Миллт жанлы


Милләт җанлы “Сәләт”.
Гасырлардан килгән олуг мирас,
Сине һәркем белә, ярата.
Дәрт-көч биреп безнең йөрәкләргә,
Һәр яшь татар сине яңарта.
Газиз татар телем, милли телем –
Утны, суны кичкән тел бит син.
Күңелемдә булган ядкарьләрне
Саклап үстерүче гөл бит син.
Һәр ел җыелып Сәләт, шул
Телемдә татар сәлкешләре берләшә.
Хакыйкатьне алга өлге итеп,
Тугры юлга безне эндәшә.
Сигезтаҗлы йолдыз күкрәгемдә,
Шул таҗларда Сәләт билгесе.
Гади генә татар кызы бит мин –
Олуг Мәрҗәниләр сеңлесе.
Әй, син Сәләт! Туган телләремдә
Хыялымны чынга ашырдың.
Синдә генә чып-чын дуслар таптым,
Үз телемдә сәлам тапшырдым.
Мең яшә син, Сәләт, бу дөньяда
Терәк булып яңа татарга.
Чынга ашып, изге хыяллары,
Язсын һәрчак алга атларга.
Әтнә районы, Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе, 8 сыйныф укучысы Садриева Энҗе Равил кызы.

Приложенные файлы

  • docx millt_zhanly
    Размер файла: 14 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий