Миллтемнен боек улы конкурска


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

«Милләтемнең бөек улы».(Роберт Миңнуллинга багышланган конкурска). Башкаручы: Яр Чаллы шәһәре 60 нчы мәктәпнең 10 нчы а сыйныф укучысы Масленкова Ксения. Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Попова Гөлниса Гаян кызы. Роберт МиңнуллинТатарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Г.Х.Андерсен , М.Җәлил , А.Алиш , Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе , күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе . “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” (Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе) Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Туган авыл урамы. Сөн буйлары. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Әтисе һәм әнисе белән Бабасы белән Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Ә малайлар шундый монда:Хикмәт кенә уйлап йөри,Япь-яшь кенә яшеннәрнеКамчы итеп уйнап йөри. Балачакның шат җырлары,Балачакның шат елларыМәңге истә калачак! Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Роберт Миңнуллин энекәшләре һәм әнисе белән Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. ӘниемКүзләре – Гел Җәүһәр!Йөзләре – Гел Җәүһәр! Һәр сүзе – Мең гәүһәр!Ә үзе – Гөлҗәүһәр! Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,Сиңа атап җырлар чыгардым.Сиңа багышланган җырлар беләнМин халкымның җанын сугардым. Иҗади эшчәнлеге.Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинче», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Ай үсәсен көн үсәсез, - Булмый сезне танып.Сезгә карыйм да сокланам, - Матур безнең халык! Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла.. “Сабантуй” сөлгесе белән Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үзе бәйрәм – балачак! 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. Роберт Миңнуллин иҗатташ дуслары белән Хәсән Туфан янында 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә. Роберт Миңнуллин Гомәр Бәширов һәм Госман Садә белән Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!Күрсеннәр дип туган ягымны.Безнең якны яратырлар аларТуган ягым — якты, ягымлы. Әхсән Баян белән туган нигездә Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. Агыйдел буенда Наҗар Нәҗми белән «Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга... Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Тукай премиясен тапшыра Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Шагыйрь яшь укучылары белән. Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. Мәскәүдә Язучылар съезды Югары даирәләрдә 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара Казанның 1000 еллыгы көннәрендә Гаилә учагында Тормыш иптәше "Татарстан" журналы хезмәткәре, улы - "Сабантуй"газете корреспонденты, кызы – студентка. Алмаз һәм Таңсылу белән Туганнар белән җыелгач 50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда Мин сагынып искә алачакмынСезнең белән үткән елларымны.Мин тагын бер тапкыр үтәр идемСезнең белән үткән юлларымны.

Приложенные файлы


Добавить комментарий