Милш тлгшлре


ТР Әлки районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Уртанчылар төркемендә традицион булмаган рәсем эшчәнлеге.
Тема:
“Миләш тәлгәшләре.”

Тәрбияче: Хайруллина И.С.
2016 ел.
Тема: “Миләш тәлгәшләре.”
Алдан эшчәнлек: кыш, бездә кышлаучы кошлар, турында рәсемнәр карау, “кошлар” дигән хәрәкәтле уен уйнау; дидактик уен “Кар бөртекләрен җый”, урамда, кардагы кош эзләрен, кошлар өчен җимлекләр, миләш агачын карау,
Материал: серле тартма, рәсемнәр, киселгән кар бөртекләре, кызыл төсле буяу, су белән савыт, салфетка, ак, миләш тәлгәше итеп киселгән битләр, аудио язма - кош тавышы, мултимедиа (слайдлар), ватманда ясалган миләш агачы, кошлар рәсемнәре., миләш тәлгәше.
Эшчәнлекнең структурасы:
Кереш өлеш: исәнләшү, ишектән серле тартма алу, табышмак әйтү, шигыр уку. Слайд карау.
Төп өлеш:
Кошлар, кызыл түш турында шигырь уку, балалардан шигырь сөйләтү.
Миләш агачы рәсемен карау. Яңа сүз белән танышу “тәлгәш”
Ял минуты “кошлар очып килде” уенын уйнау.
Бармаклар ярдәмендә миләш рәсемен ясап күрсәтү.
Балалар белән ясалган рәсемнәрне карау, агачка урнаштыру., кошның тавышы тыңлау.
Йомгаклау.
Максат: балаларны дөрес һәм пөхтә итеп буяу белән эшләргә өйрәтүне, дөрес төс сайлауны, бармак, кул чукларын, кул мускулларын ныгытуны дәвам итү. Балаларда чисталык һәм пөхтәлек тәрбияләү, эшне җиренә җиткереп башкару күнекмәләрен үстерү. Рәсемгә карата кызыксыну уяту. Яңа сүз белән таныштыру (тәлгәш)
Эшчәнлек барышы:
Хәерле көн балалар.
Хәерле көн.
Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез әле алар белән дә исәнләшик.
Исәнмесез..
Балалар, бүген иртә белән бакчага килгәндә ишек янындагы тартмага күзем төште. Ул тартмага – уртанчылар төркеменә - дип язып та куелган әле. Мин аны сез җыелып бетмичә ачмадым, менә хәзер барыгыз да җыелды, без аны ачып карарбыз.
Ачып карыйбызмы балалар?
Әйе, карыйк. (тәрбияче тартманы ача, тартмадан кар бөртеге ала)
Балалар, карагыз әле, монда кар бөртекләре, Ни өчен кар бөртекләре икән бу тартмада? Кем әйтеп карар?
Чөнки урамда кыш.
Дөрес,балалар бу кар бөртекләре тылсымлы да ахырысы, монда табышмак та язылган, игътибар белән тыңлагыз әле: ( табышмакны укый.)
Һәр җир капланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил – буран
Бу кайчак булган? (кыш) (1 слайдны күрсәтә)
Дөрес балалар, чыннан да урамга, тактага күз салыйк әле. Бөтен дөня ап – акка күмелгән, урамда матур, шулаймы?
Әйе.
Балалар ә кыш көне табигатьтә без нинди үзгәрешләр күзәтәбез?
Көннәр салкын, бөтен җир ап-ак кар белән капланган, җил-буран уйный, кешеләр калын, жылы киемнәр кияләр.
Ә сез кыш турында шигырьләр беләсезме? (Бер бала шигырь сөйли)
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре салкын,
Һәм матур була.
Афәрин. Әле монда тагын кар бөртекләре бар икән, икенчесен алып укып карыйк әле, игьтибар белән тыңлагыз:
Очып менә чылбырсыз
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз
Ул нәрсә була? (кош)
Әйе, балалар бу табышмак кошлар турында. (2 слайд). Балалар бу рәсемдә сез нинди кошларны күрәсез?
Тукран, песнәк, чыпчык, күгәрчен, кызыл түш, саескан.
Дөрес балалар, афәрин, булдырдыгыз болар безнең якта кышлаучы кошлар. Балалар, ә менә сезнең уйлап караганыгыз бармы икән, кыш көне салкында безнең якта кышлаучы кошлар ничек яшиләр, ничек тукланалар?
Аларга җимлекләр куябыз, җим сибеп ашатабыз.
Балалар, мин сезгә бер кош турында шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз әле, сүз нинди кош турында икән?
Алмагачта, күзен кысып,
Утыра бер кызылтүш.
Үзе ялт та, йолт карана,
Безне күзәтә имеш!
Кызылтүш
(3 слайд)Әйе балалар, бу кызылтүш, ул безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул безгә кышын килә. Аның түше кызыл төстә, ә башында кара бүреге дә бар. Аны шуның өчен карабүрек дип тә йөртәләр. Ул миләш, көнбагыш, бөреләр белән туклана. (4 слайд кызылтүш миләш агачында)
Балалар менә без сезнең белән кызылтүш турында да белдек, ә менә бу тактага игътибар итегез әле, монда нәрсә күрәсез?
Агач, кошлар, кызылтүшләр.
Әйе балалар бу агач, миләш агачы, аңарга миләш ашарга дип кызылтүшләр кунган, ләкин агачыбызның миләшләре юк бит, коелып беткән! Ә безнең кошларыбызга да тукланыр өчен ризык кирәк, без аларга ярдәм итәрбезме, аларны ашатырбызмы?
Әйе, ашатырбыз.
Балалар, әйдәгез әле бераз ял итеп алыйк, аннан соң кошларыбызга ярдәм итәрбез. ( төртешмичә, тавышланмыйча гына урыннардан торып басабыз һәм мин кушканнарны үтибез)
Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),
Сөенделәр алар җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап әйләнәләр).
Әй, чүплиләр җимлектән җим (башларын борып чукыган рәвеш ясыйлар)
Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә ( тыпырдыйлар)
Яхшы балалар, ә хәзер әкрен генә өстәлләр артына барып утырабыз. (утыралар). Балалар, игътибар белән мине тыңлагыз, менә минем кулымда миләш тәлгәшләре. Тәлгәш – ул миләшнең кызыл җимешләре урнашкан урын. Әйдәгез әле бергәләп тәлгәш дигән сүзне кабатлыйк:
Тәлгәш, тәлгәш.
Ә хәзер мин сезгә ясап күрсәтәм, ә аннары сез ясарсыз. (ясап күрсәтә)
Балалар бармак очын сак кына буяуга манабыз һәм алдыбыздагы миләш тәлгәшенә төшерәбез, эшләгәндә сак булырга, бер – беребезнең киемнәрен пычратмыйча пөхтә итеп эшлибез, ясап бетергәч бармакларны салфеткаларга сөртәбез. Миңа сорауларыгыз юкмы? Ничек ясарга икәнлеген аңладыгызмы? Әйдәгез алайса эшне башлап җибәрик. (балалар бармаклар ярдәмендә рәсемне ясыйлар, тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә, ясаган рәсемнәрне тактадагы миләш агачына беркетеп куялар һәм кулларын сөртәләр).
Менә балалар сез бүген кошларга зур ярдәм иттегез. Күрәсезме алар ничек шатланыша. Балалар тыңлагыз әле, кошлар сайраша.(кош сайраган тавыш тыңлау).
Әйе.
Аларның сезгә үз телләрендә рәхмәт әйтүләредер бу.
Балалар без сезнең белән бүген эшчәнлектә нәрсә турында сөйләштек?
Кыш, кошлар, кызылтүш, рәсем ясадык, һ.б.
Әйе, дөрес, бүгенге эшчәнлектә кошларга ярдәм итүебез сезгә ошадымы?
Әйе ошады.
(5Слайд) балалар менә безнең бакчада да кошларыбызга әти – әниләребез белән бергә ясаган җимлекләр бик күп. Без саф һавага чыккач аларны һәрвакыт сыйлап ашатып торырбыз. Бүгенге эшчәнлектә тырыш, акыллы булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

Приложенные файлы


Добавить комментарий