Милуш


Гафурова Миләүшә Равил кызы
«Карадуган урта гомуми белем мәктәбе», 10 нчы сыйныф укучысы***
Хәзер йоклый алмыйм:
Сине сагынам мин.
Күз алдымнан син бит китмисең.
Язгы болын кебек яшел күзләреңне
Ошатам мин,
Тик син белмисең.
Кояш батышына таба яланаяк атлыйм.
Синең янга барам мин менә.
Күңелемдә, күзләремдә, йөрәгемдә,
Бары син шул, бары син генә.
***
Салкын көздән очып китәр идем
Җылы кояшлы диңгез янына.
Бар зарымны шунда онытыр идем.
Ләззәтле ял бирер идем җаныма.
Мине дус күрмәгән танышларның
Тормышыннан юкка чыгар идем.
Салкын көздән очып китә алсам,
Йөрәгемдәге ирекне тояр идем.
Төнге хыялТөн уртасы. Тәрәзәгә карыйм.
Кап-караңгы аяз күк күрәм.
Дөге кебек чәчелеп яткан йолдызлардан
Чүпләп тәмле “ботка” пешерәм.
Төнлә генә ишетелгән серле авазларны
Тәмләткечләр итеп өстим “ботка”га.
Шәүләләрне кушам, матурлыкны,
Иртә матуррак булса да.
“Ботка”ны төн исе белән бизим,
Кош сайравы сибеп җибәрәм.
Бу “ботка”ны иң якын кешемә
Тәмен татып карарга бирәм.
Кичерсен ул минем уйларымны,
Минем кебек төнгә гашыйк булсын.
Кисәк туган төнге мәхәббәттән
Минем белән бергә хыяллансын.
***
Нәни сеңлем минем, яратканым.
Мәхәббәтем, бар күңелем, җаным,
Бары сиңа, сеңлем, бүләк итәм.
Мин сүз бирәм:
Сине ташлап китмәм!
Өйрәтермен сине барсына да.
Аңлатырмын сиңа барсын да.
Барлык өметләреңне дә аклармын.
Сеңлем, сине соңгы сулышыма кадәр
Күз карасы кебек саклармын.

Приложенные файлы

  • docx milush
    Размер файла: 15 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий