Мин — укытучы


Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Өйдә бер үзем генә калганда курчакларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып уйнарга ярата идем.
Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Шул вакытта ук мин укытучы һөнәре турында хыялландым.
Укытучы – катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Укытучы! Мин унберенче классны тәмамлагач, киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләргә булдым. Мин Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга кердем. Педагогик практикалар, уку процессы, гомумән университеттагы җанлы тормыш дөрес юлдан барганымны раслады. Минем уйлавымча, кеше гел камилләшеп торырга тиеш. Әлеге вакытта мин Казан дәүләт университетында алман теле буенча өстәмә белем алам. Анда алган белемнәр миңа эшемдә бик ярдәм итәләр. Алман теле минем өчен чит тел булган кебек рус телле балаларга да татар теле чит тел. Шулай итеп мин тел өйрәнүдәге уңай тәҗрибәмне дәресләрдә куллана алам.
Минемчә, укытучы булыр өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Укытучы – универсаль кеше, чөнки ул балага бер үк вакытта дусты да, якын сердәшчесе дә, психолог та булырга тиеш. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, аны тәмамлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы була.
Мин үземне бәхетле кеше дип әйтә алам. Балачак хыялым тормышка ашты! Өч ел инде мин татар теле һәм әдәбияты укытам. Имтиханнарга әзерлим, иң әһәмиятлесе – аларда телгә һәм әдәбиятка кызыксыну һәм мәхәббәт уятырга омтылам.
Бүгенге көндә укытучыга заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Заман белән бергә атлау мөһим. Укытучы һөнәре бер урында таптануга корылмаган, һәрвакыт эзләнүдә, яңалыкка омтылу зарури. Мин үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет ресурслардан киң файдаланам.
Методик темамны да шуңа нигезләнеп сайладым: “Татар телен чит телләрне өйрәнү методикасы буенча укыту”. Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлыларын сайлап ала белергә тиешләр. Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер-берсеннән шактый аерыла. Рус телендә сөйләшүче балаларга мәктәптә татар телен өйрәтүнең максаты шул: балага татар телен буенча системалы фәнни белем бирү, аны татар телендә ирекле аралашырга өйрәтү, аңа татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерү.
Бүгенге көндә укытучының төп максаты – укучыга әзер белемне бирү генә түгел, ә бәлки шуны табар өчен дөрес юнәлеш бирү, аны табарга өйрәтү. Бу аеруча рус телле балаларга татар телен укытканда мөһим. Рус телле балага татар телен укытуда яңа методлар куллануны, инновацион якын килүне таләп итә.
Минем педагогик тәҗрибәм зур түгел. Минемчә, укытучы элеккеге педагогик идеяләр белән бергә заманча өйрәтүләргә таянырга тиеш. Шәхсән үзем мин күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхреддин өйрәтүләренә таянам.
Бүген күп телләр белгән кеше өчен күп кенә ишекләр ачыла. Шуның өчен без рус телле балага татар телен уңышлы гына өйрәтергә бурычлы. Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турындагы закон Татарстан Республикасында дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнүне максат итеп куя. Телебезгә, аның тарихы һәм үсешенә кызыксындыру уятырга тиеш.
Без укучыларга теоретик мәгълүмат бирү белән бергә, телне гамәли яктан үзләштерү максатын куярга – аралашырга өйрәтергә бурычлы. Башка милләт кешеләренә татар теле укыту методикасының төп максаты телне система буларак өйрәтү түгел, ә бәлки аны аралашу чарасы буларак өйрәтү, фикер белдерү өчен үзләштерү. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен формалаштырганда өйрәнеләсе материалны ситуатив-тематик принциптан чыгып, укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештыру мөһим.

Приложенные файлы


Добавить комментарий