Мин буген д коту котм


“Мин бүген дә көтү көтәм.Тик сыер көтүен түгел,халык көтүенең гамен көтәм.Шул гамь, читкә сибелеп юкка чыкмасын дип,...аңа килмешәк этләр ташланмасын дип шартлатам чыбыркымны.”З.Хөснияр.
Әйе,Зиннур абый,бу юлы чыбыркыңны нык шартлаттың син.”Хуш,авылым!”романыңны укымаган,аның турында сөйләшмәгән кеше юктыр Битаман якларында.
Бу роман су эчкән кебек укыла, чөнки тарих китапларыннан, өлкәннәр сөйләгәннәрдән дә күбрәк мәгълумат аласың аннан,”безнең якның энциклопедиясе”дип тә әйтер идем әле.
“Хуш,авылым!”романының төп темасы-җир һәм аның кадерен белеп яшәгән җир кешеләре. Романның үрелеп барган сюжет сызыклары (әдәби һәм документаль), алда урнашкан эпиграф ролен үтәүче уйланулар да, Ил ,Туган як шигырьләре, фотографияләр дә, фәлсәфи уйланулар да , Коръән-кәрим аятьләре дә – бар да шушы теманы ачарга ярдәм итә. Ачып , безгә аңлатып кына калмый ,”Хуш,авылым!” дип шәһәргә киткән кешеләрнең ”Исәнме-саумы,Авылым!!!” дип әйләнеп кайтып, Җирне, туган якны гөлбакчага әйләндерүенә ышана. ”Татар авыллары бетсә, милләт бетә, татар бетсә - Рәсәй дәүләте бетә...”-ди автор. Казан артындагы татар авылларын саклау безнең төп бурыч дип тә өсти.
Безнең кебек яшьләр шәһәргә бәхет эзләргә чыгып китә. Ә ул бәхет нәкъ менә, авылда да була икән бит!
Бүген җир реформасы үткәреп яткан заманда, дилбегә җир эшкәртү осталары- “җир профессоры” Шамил Гыймадиев, безнең якташларыбыз Рәшит Забиров, Раиф абый, Рим абый, Габдрахман абый кебек егетләр кулында була икән, гөлбакча ясарга мөмкинлеген искәртә ул.
Бүген Актаныштан Илшат Фәрдиев шәһәргә киткән егетләрне кире җиргә кайтарырга йөри икән бит! Яшьләргә эш булса, кем читкә китәр икән соң?Калачакбыз без авылда, мин моны ышанып әйтәм. Без күреп үсәбез, хәзер басуларда билчән белән алабута үсә, шуңа “Җир-Әнкәнең бәгыре сызлый”, хәтта китапның тышында да сукалаган җир фонында-тигәнәк.Тирән мәгънә салган аңа Зиннур абый.”Авылдагы коллар”дигән бүлек өч урында кабатлануы да очраклы түгел. Крестьянга җир Александр 1 патшалык иткән чорда-19 гасыр башында бирелергә тиеш була. Гасыр ахырында Петр Столыпин общинаны җимереп, авылда шәхси крестьян хуҗалыкларын булдыру кирәклеген әйтә. ”Ниһаять, бүген без дә шуңа килеп җиттек бугай”, -ди автор. Ләкин Столыпинны атып үтерәләр, 1917 елның инкыйлабы Рәсәйне тау башыннан түбән таба тәгәрәтеп җибәрә. ”Әле һаман да тәгәрибез!”- ди автор, ачынып. Ә 1931 нче еллар-кешеләрне кулак тамгасы тагып, Себергә сөргән ел.
Романда Тәкәнеш районы Өскебаш авылынан Баһавиев Әхматша һәм аның гаиләсе тарихы гыйбрәтле. Аларны Чиләбегә сөрәләр, ләкин алар анда да югалып калмыйлар. Әхматша сөрген вакытын тутырып,гаиләсен исән-сау килеш Урал якларыннан кайтып(сиксән кулак гаиләсен ияртеп) Можгадан ерак түгел Вала елгасы буенда яңа тормыш башлап җибәрәләр.Яңадан тегермән коралар. Авылдашлары ачлыктан интегеп үзләре үк куып җибәргән Әхмәтша янына барып егылалар.Әхмәтша аларга үпкә сакламый, ашата-эчертә, он да бирә. Бу изге йөрәкле кеше-Рөстәм Миңнехановның әнисе ягыннан бабалары Җиһаншаның бер туган энесе була.
Әсәрдә Байтимер дә кытай дусты белән Ашкын белән Илләт җирләрендә ат заводы ачу турында, аэродром, асфальт юллар төзү турында хыялланалар.
“Әйе, һәр аршын җирнең төгәл хуҗасы булырга тиеш. Мин үз җиремдә мул уңыш үстердем, мин-бәхетле кеше, гаиләм дә бәхетле”- айның фәлсәфи уйланулары аша Зиннур Хөснияр романның идеясен ачып бирә.
Безнең як табигатенең илаһи матурлыгына соклану әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам итә. Ашыт елгасы Ашытбаш авылыннан башланып, безнең төбәк җирләрен сугара-сугара Илләткә коя. Нәкъ шул урыннан тагын икенче бер елга башлангыч ала һәм бөтенләй икенче якка-көнчыгышка таба юл тота икән, романны укыгач кына белгән яңалык бу минем өчен.
Данлыклы мари урманнары Бикнаратка, минем туган авылым Кече Битаманга ук”сыенып утырган”ләбаса.Тик 90-нчы елларда аны таладылар,кистеләр,актардылар.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали ага эшләгән елларда Саба урманнары 30 ел эчендә “Татарстан тайгасына”әйләнгән. ”Икесен дә шул ук адәм баласы эшләгән”, -ди автор.
Казан куенына сыенып утырган районын җылы район дип атый ул. Биектау бүген дә данлыклы, без морзалар токымлы, баш бирмәс кыпчак бабалар кавеме, Сөембикә яраннары нәселеннән.
“Биектауның бөеклеге Садри Максуди, Сәйдәш, Шәфи Алмас, Габәши ,Барудилар белән генә түгел, нәкъ менә бүгенге көндә анда яшәп яткан хезмәт кешеләре белән”,-ди автор. Бертуган Вахитовлар, олы йөрәкле Дөбъяздан Венера ханым, Ямаширмәдән Илгиз Кәримулла улы, Хәнәфи ага, Әмир Низамиев, Рафис Корбан, Ринат Абзалов кебек ир-егетләребез бар безнең. Шул ук вакытта имәндәй егетләрнең аракыдан кырылуына җаны әрни авторның.
Үзен укыткан укытучылары турында бик җылы итеп искә ала З.Хөснияр.
“Ул чакта(70 нче елларда)укытучы Аллага тиң шәхес иде. Аның дәрәҗәсе, абруе зур иде ул чакта.Әйбәт тәрбиянең дә, яхшы белемнең дә төп сәбәбе шуннан килә. Әйдәгез,укытучының шул чактагы абруен кайтарыйк”,-ди ул. Нияз абый, Фәрит абый, Флера апа, Сөмбелә апа, Әминә апа, Дания апа, Фәния апа, Ләлә апа, Илгизә апаларны ул бөек шәхесләр дип атый.
Романның башыннан ахырына кадәр Мәхмүт хәзрәт образы аеруча яратып сүрәтләнгән. Бу аңлашыла да, ”тормышта кыйнала-кыйнала соңгы чиктә без, адәм балалары, үзебезнең кыргыйлана башлаганыбызны сизмибез.Кешелек сыйфатларын югалта башлыйбыз, бер-беребезне таптыйбыз, изәбез, сытып үтәбез”,- дип ачына автор.Халык капка эченә кереп бикләнгәч, күңелләр дә бикләнде дип өсти.Мәхмүт хәзрәтнең төп нияте һәм кылган гамәлләре- “адашкан адәмнәрне тәүбә кылырга инандырып, иман китертеп,турылык юлына бастыру”.
Әһлаксызлык аркасында Илбирнең малае мутант булып тууы, романдагы өч исерек образлары да Абрек Хәллиевнең кыланмышлары да күңелгә җәрәхәт салалар , укучыны уйланырга мәҗбүр итәләр.
Нәсел шәҗәрәңне җентекләп өйрәнергә, балаларга сөйләргә кирәклеген искәртә З.Хөснияр.”Шәҗәрә чылбырында бала кайчандыр зыян күргән туганының язмышын үз өстенә алырга тиеш түгел. Һәр бала Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән туа”,-ди автор.
Әйе,”Һуш, авылым!” романын укыгач,аңлыйсың, автор нинди генә темага алынса да, проблемаларны психологик тирәнлек белән ача. Күңелдә туган ягың өчен горурлык хисе уяна, тормышны мәгънәле итеп яшисе килү теләге, Җирнең иң кадерле әйбер икәне һәрбер күзәнәгеңә сеңә. Рәхмәт сиңа, якташым ,бу романың өчен, аның дәвамын түземсезлек белән көтәбез. Ә Сиңа Аллаһы тәгалә саулык һәм зиһен ачкычлары бирсен.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
Олы Битаман гомуми урта белем мәктәбе.






Мин бүген дә көтү көтәм.
Инша.








11 сыйныф укучысы Я.Р.Мохтарова.
Укытучы : Р.Г.Багавиева.












Битаман — 2012

Приложенные файлы


Добавить комментарий