Мин булышчы


Казан шәһәре Мәскәү районы 94 нче гимназия
“Мин – булышчы” темасына коммуникатив дәрес
3 нчесыйныф
(рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)
Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча
Укытучы: Мухтарова Гөлүсә
Фирдинанд кызы
2014 ел
Дәрес планы:
Дәреснең темасы: Мин – булышчы.
Дәрес тибы: ЛГКК
Максатлар:
1.Боерык фигыль, хикәя фигыльнең затланыш формаларын практикада куллануны камилләштерү.
2. Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Эшчән, ярдәмчел булырга, әти-әниләргә, өлкәннәргә хайваннарга игътибар күрсәтергә, булышырга теләк уяту.
Дәрес барышы:
1Слайд
1.Оештыру
– Карагыз әле, безне бүген ике кояш сәләмли: урамдагы кояш һәм экрандагы кояш. Бүгенге дәресебезгә кунаклар да килгән. Әйдәгез, аларны да матур итеп, елмаеп сәламлик әле. Хәерле көн барыгызга да! Исәнмесез, укучылар, утырыгыз.
2.Актуальләштерү
Дәресебезне башлыйбыз. Кем бүген дежур? Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Дәрестә барыбыз да бармы? Урамда һава нинди? Өй эше бармы?3мин.
3.Өйгә эшне тикшерү
Укучылар өйгә эш нәрсә иде? – шигырьләр ятлап килергә. Әйдәгез, тыңлыйк әле шуларны. (Давайте их послушаем)
“Алсу хәзер зур кыз инде,
Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.”
“Өй бурыйлар абыйларым,
Оча гына йомычка.
Шуны җыеп өя барам –
Мин дә ярыйм йомышка.”
Балалар, ә бу шигырьләр барысы да нәрсә турында? – хезмәт, булышу турында. О чём все эти стихи? – о помощи детей родителям и родным. 3мин
4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Әйе, укучылар, без бүгенге дәрестә хезмәт, булышу турында сөйләшербез.Темабыз “Мин – булышчы” дип атала. Да, ребята. Наша сегодняшняя тема называется “Я помощник”. Яңа сүзләр белән ташышабыз:
2.Слайд: Мин – булышчы.
Булышчы – помошник
Булышу – помощь
Булыша – помогает
(Сүзләрне укып, алар белән берничә сүзтезмә һәм гади җөмләләр төзибез) Укучылар, сез үзегез “булышчы” сүзен ничек аңлыйсыз? (Как понимаете слово “Помощник”) Тот кто кому-то приходит на помощ, помогает. Кем булышчы була ала? (Кто может быть помощником?) – Һәркем (Каждый человек может стать кому-то помощником) Балалар да мы? (И дети тоже?) Әйе. Ә алар кемгә булышчы була алалар? (А кому они могут стать помощниками?) – Әтигә, әнигә, әбигә, бабайга, энегә, сеңелгә... (Для папы, мамы, бабушки, дедушки, братьям и сёстрам, друзьям, одноклассникам, птицам, животным ) Ә без аларга ничек булыша алабыз соң? (А как мы им можем помочь?) Давайте, посмотрим.
3 слайд. Әти-әнигә булышу.(Помощь родителям) А как мы им помогаем?
4слайд
Ул тузан сөртә
Ул идән юа
Ул савыт-саба юа
Ул гөлләргә су сибә
Сез үзегез дә бу эшләрне эшлисездер әле, әйеме?(җаваплар тыңлана)
5слайд Мы с вами читали текст об этом. Давайте, откроем 64 стр. Әйдәгез, хәзер дәреслекләрнең 64 нче битен ачабыз. Монда әнисенә булышучы малай турында тест бар. Бу текстны без укыган идек. Текст кем турында? – Рөстәм исемле малай һәм аның әнисе турында. Текст нәрсә турында? Булышу турында. Рөстәм булышчы малаймы? – Әйе, ул булышчы. Ул нишләде? – идәнне юды. Димәк, ул нинди малай?66 битне ачабыз, 3 нче күнегүне телдән эшлибез. Аны бәялик әле: Рөстәм, әдәпле, тырыш, эшчән, ярдәмчел, яхшы малай.Ул ялкау түгел, эш яратмый түгел...(бәяләү барышында укучыларның бер-берсен тыңлавы, аңлавы контрольдә тотыла)
6Слайд
Бүген безгә кунакка белмәмеш килгән (Сегодня к нам в гости пришёл незнайка) Без аны да булышчы булырга өйрәтербез. (Научим незнайку быть помощником)Он тоже хочет помочь маме.
7слайдДавайте подскажем незнайке как можно помочь маме:
Син тузан сөрт
Син савыт-саба ю
Син идән ю
Син гөлләргә су сип
8слайд. Тагын без кемгә булыша алабыз? Әби-бабайга булышу.
9слайд
Ул идән себерә
Улюл аша чыгара
Ул урын бирә
Ул су сибә
10слайдӘйдәгез, Белмәмешне дә өйрәтик әле. Бу биремне мөстәкыйль рәвештә парлап эшлибез.(Карточкалар таратам)
Ул идән себерә – Син идән себер
Ул юл аша чыгара – Син юл аша чыгар
Ул урын бирә – Син урын бир
Ул чәчәкләргә су сибә – Син чәчәкләргә су сип
(укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр, соңрак дөреслеген тикшереп үз-үзләрен бәялиләр)
11слайд Физ.минутка
Яхшы, укучылар, ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык:
Оста иртән үк эшкә кереште
Эш кораллары сагынган эшне.
Сөенде ышкы: ыш-ыш-ыш, ыш-ыш
Шатланды пычкы: тыр-рый, тыр-рый
Очынды чүкеч: шап-шап, шап-шап
Талпынды балта: шалт-шалт, шалт-шалт.
12слайд. Дәресебез дәвам итә. Ә тагын кемнәргә булыша алабыз? (Кошларга, хайваннарга булышу.)
13слайд
Ул кошларны ашата
Ул җимлек ясый
Улпесиләрне ашата
Ул этләрне ашата
14слайд Белмәмеш сезнең кебек үк яхшы укучы. Ул инде сезнең киңәшләрегезне үти башлады. Ул нишли, нинди эшләр башкара хәзер, әйтик әле.
– Син кошларны ашат – Ул кошларны ашата
– Син җимлек яса – Ул җимлек ясый
– Син этләрне ашат – Ул этләрне ашата
– Син песиләрне ашат – Ул песиләрне ашата
15слайд Карыйк әле киңәшләребез өчен Белмәмеш безгә нәрсә әйтте?
– Рәхмәт сезгә, укучылар!
16слайдУкучылар ә сез үзегез булышчымы? Сез кемгә булышасыз? (Кому вы помогаете?)
– Мин әнигә булышам: савыт-саба юам...(Маша русча әйт әле, Артём әнисенә ничек булыша? – моет посуду)
– Мин әбигә булышам: кибеткә барам, автобуста урын бирәм..(Данил русча әйт әле, Ярослава кемгә булыша)
– Мин кошларга булышам: җимлек куям...
Молодцы, балалар, сез чын булышчылар икәнсез. (Вы, оказывается, настоящие помощники) Әйдәгез, бер-беребезне мактыйбыз: син бик тырыш, ярдәмчел, эшчән, яхшы...(Максим, русча әйт әле, Ксюша Ангелинага нәрсә диде?)
Әйдәгез, тагын бер биремне эшләп алабыз. Бу эшләрнең кайсын әти-әнигә, өлкәннәргә, кошларга һәм хайваннарга булышканда эшлибез?(биремнәр таратыла укучылар парлап эшлиләр, соңыннан үзләрен бәялиләр)
17слайд Дөрес җаваплар чыга
18слайд Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк инде. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек: ничек булышчы булырга, ярдәмчел булырга. (Чему мы сегодня научились? Быть для кого-то помощником) Без кемнәргә булышабыз? (Әнигә, әтигә, әбигә, бабайга, кошларга, хайваннарга)То есть, если присмотрется, вокруг много людей, животных, птиц, которые нуждаются в нашей помощи. Давайте, прежде всего будем радовать близких нам людей, также не будем проходить мимо если кому-либо необходима наша помощь. 3мин
19 слайд. Без аларга ничек булышабыз?
Без идән юабыз
Без савыт-саба юабыз
Без гөлләргә су сибәбез
20слайд.Өйгә эш бирү
Көндәлекләрне ачып, өйгә эшне язып куябыз:
1. Белмәмешкә киңәшләр язарга
2. Булышчы нишли? Соравына җавап бирергә
3.“Мин – булышчы” темасына хикәя язарга. 2мин
21слайд. Билгеләр кую,саубуллашу.2мин

Приложенные файлы

  • docx min_bulyshchy
    Размер файла: 26 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий