Мин иминлек телим


Мин иминлек телим, кешеләр!
Кем яратмый кояш баешларын,
Каршыларга алсу таңнарны?!
Табигатьнең һәр сулышын тоеп,
Каршылаган без лә аларны.
Шөкер, бездә һәркөн күкләр зәңгәр,
Болытлары була- тарала.
Гөрселдәүләр - күк күкрәве генә.
Бу – яңгырга! Яңгыр – дәва ла.
Тик кайдадыр тоташ гөрелдәүне
Алыштырмый яңгыр тавышы...
Анда ачу, әрнү, күз яшьләре...
Ана зары, Ана каргышы.
Ятимлекләр сеңгән бала күзе...
Яшен сөртеп, кем соң кадерләр?
Сез уйнаган гөлбакчалар кайда?
Анда үлем, анда каберләр...
Чәчен йолкып, анда Ана сыктый.
Юатырлык көчләр кем табар?!
Шул ананы кабат яшәтерлек,
Терелтерлек сүзләр кемдә бар?
Кем яратмый кояш баешларын,
Офыклары тыныч, аяз булса.
Чәчәк атса гөлбакчалар язын,
Кошлар кайтып, анда оя корса.
Озакламый, әйе, язлар килер
Күк тә күкрәр, яшен яшеннәр.
Яңгырдан соң балкып кояш чыксын,
Мин иминлек телим, кешеләр!
Әнисә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий