Мин ни очен тукаыны ойрнм нурислам


Сәхипгәрәев Нурислам.
2 нче лицейның
5Б сыйныфы укучысы
Мин Тукайдан үрнәк алам...
Дөньяда бик күп төрле халыклар яши. Һәр милләтнең үзенең бөек шәхесләре бар. Ул бөек кешеләр үз халкының тормышын, яшәешен, хыялларын дөрес һәм ачык итеп иҗатларында күрсәтеп, бөтен дөньяга танытканнар.
Мин дә Тукайлы татар халкының бер улы булуым белән горурланам, татар телендә аралашам, чөнки бу тел - әткәм-әнкәм теле һәм киң мәгънәсендә Тукай теле дә ул.
Күк йөзендәге сибелгән йолдызлар кебек җир шарының һәр почмагында татар халкы яши. Барысын да, инде татар халкының гимнына әйләнгән -Тукаебызның “Туган тел”шигыренә җырлана торган
“И, туган тел, и матур тел,
Әткәм – әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы” - җыры ничәмә еллар берләштерә, туганлаштыра,йөрәкләрен якынайта. Әйе, Тукай әнә шундый сихри көчкә ия булучы талант һәм халык күңелендә мәңгегә урын яулаган шәхес. Менә ни өчен аның турында күбрәк беләсем, өйрәнәсем килә минем.
Аның шушы бер “Туган тел” шигыре генә дә нинди тирән мәгънәгә ия!
...Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
Кеше иң беренче ана телендә бишек җырларын, әкият-хикәятләрен тыңлап, халык моңнарында тирбәнеп үссә генә – ул шул халыкныкы була. Шул чакта гына аның үзен дә халык аңлаячак, ул да халыкка хезмәт итәчәк.
... И,туган тел, синдә булган
Иң элек кыйлган догам.
Ярлыкагыл дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, ходам!
Кеше дөньяда яшәү мәгънәсен аңлап яшәргә тиеш. Мин кем? Каян килдем? Ни өчен? Минемчә, бу сораулар кешене гомере буе озатып бара. Әгәр кеше шул сорауларга җавап эзләмәсә, яисә табарга тырышмаса, гомере бушка уза дигән сүз.
Әйе, Тукайның егерме җиде яшьлек кыска гына гомерендә тормышның яхшысы, төчесеннән ачысы бик күпкә күбрәк булган шул! 27 яшьлек шагыйрь ничек итеп бөтен җир шарында яшәүче татарлар һәм башка милләт халыклары арасында чиксез киң танылу тапкан икән?
Бу миндә зур кызыксыну уятты. Һәм мин киләчәктә дә сорауга җавап табу өчен Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәчәкмен.

Приложенные файлы


Добавить комментарий