Мин ниг укытучы хонрен саыладым


Мин нигә укытучы һөнәрен сайладым?
Укытучы һөнәрен
Нигә, дисез, сайладың?
Күрмәдеңме аларның
Ничек арып-талганын?
Бик җаваплы һөнәр бит,
Әллә ничек куркыта.
Компьютер каршында да
Төннәр буе утырта.
Нәрсә диеп башлыйм икән
Сезгә сөйләр сүземне?
Кечкенәдән укытучы итеп
Күрә идем үземне.
Бик яраттым туган телне,
Матур әдәбиятны.
Такташ шигырьләре белән
Ничәмә таңнар атты!
Әдәбият белән шулай
Башланды чишмә башым.
Бәлки шунда язылгандыр
Укытучы буласым?
Институтны тәмамлап
Диплом алдым кулыма.
Укытучы булдым менә –
Мең рәхмәт язмышыма!
Балаларга белем бирәм
Йөрәк җылысы белән.
Матурлыкны күреп, тоеп
Үссеннәр алар, диям.
Укытучы – кешелекнең
Балкып торган кояшы.
Әни кебек кадерләп
Иркәләүче, назлаучы.
Һәр дәрестә, һәр чарада
Омтылам хәзер шуңа:
Хөрмәтле дә, яраткан да
Укытучы булырга.
Мин бәхетле укучылар
Бер очкын алып миннән
Яшәсәләр горурланып:
“Мин татар милләтеннән!”
Һөнәремдә бу әле
Бары тик чишмә башым.
Яңа юллар яра-яра
Алга омтылган чагым.

Приложенные файлы


Добавить комментарий