Мин татарча сойлшм мкал


Мин татарча сөйләшәм.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе - татар телен үстерүнең иң кирәкле һәм кызыксыну уяткан чараларның берсе булды.
Акция кысаларында үткән чаралар ярдәмендә килеп чыккан нәтиҗәләрнең күрсәткечләре түбәндәгечә булды. Акциядә барлыгы 408 кеше катнашты.Шулар арасыннан 280е- укучылар, 8е-татар теле һәм әдәбияты укытучылары. 120се –шәһәрдәшләребез. 49% шәһәрдәшләребез татарча аңлыйлар, 31% иркен аралашалар, ә 20% татарча бөтенләй белмиләр. Аларның әйтүенчә, элек татар теленә караш башкача булган, дәресләрдә дә өйрәнмәгәннәр, шуның аркасында алар сөйләшмиләр. Телнең үз республикабызда чәчәк атуына алар теләктәшлек белдерәләр.Телгә рус халыклары гына түгел, ә башка милләт халыклары да уңай карашта.
Мәктәбебездә дә 21 нче февральдән “Мин татарча сөйләшәм ” акциясенә әзерлек эшләре башланды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары 1-11 сыйныф укучылары белән берлектә татарча җырлар өйрәнделәр, татар телендә флэшмоб, ”Татарча хатасыз” дип аталган фотомарафон, “Татар телендә 150 сүз” дип исемләнгән буклет - сүзлекләр төзеделәр. Бу акция чараларына укучылар һәм аларның әти-әниләре дә бик теләп булышлык күрсәттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Әлеге көндә дә төрле эшләр дәвам итә...
Димәк, безнең уйлавыбызча, мондый акцияләр үткәрү халыкта уңай нәтиҗә тудыра. Татар һәм рус телләре Татарстаныбызда тигез хокуклы булдыру өчен, телнең өйрәнү масштабын киңәйтергә, телнең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр бирә. Җирле шагыйребез Фазыл Шәех язганча:
Татарымның күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, җил, су, ут алмас!
Мәгърүр таулар юкка чыксаларда,
Туган теле аның югалмас!
Туган теле таңың югалмас!
Садыйкова Ф. М., Алабуга шәһәре, 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Приложенные файлы


Добавить комментарий