Мин татарча сойлшм-стсенарий-2013


Безнең зәңгәр Җир шарыбыз.
Ул 71% судан тора.Бу бик күп кебек. Тик бу суның 3% гына тозсыз, эчәргә яраклы.
Һәм шул чиста суның да 0,6 процентын гына кешелек файдалана ала, калганы бозлыклар, пар рәвешендә.
Кешеләр, уйланыйк: Җир шарында һәр көнне 2 млрд ка якын кеше сусызлыктан интегә.
Минем кулымда бер чынаяк кахфә. Бәләкәй генә бер чынаяк. Тик бу бәләкәй чынаяк кофе безнең өстәлебездә булсын өчен 140 литр су сарыф ителгән. 140 л!!!
Бу бер футболканы ясар өчен 3000 литр су.
1 кг шоколад өчен -24 000 литр су тотылган.
Җир шарында тереклек суда туган, судан башка яши алмый. Чиста суны, тереклек чыганагын җиргә чишмәләр бирә. Без чыгышыбызны да “Чишмәләр җыры тынмасын” дип атадык.
-җыр “Яшьлегем чишмәләре»
-Шигырь “Көмеш чишмә”
Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр. Чишмә суларын эчеп дәваланганнар. Чишмәләр янында кешеләр сафланып, чистарып киткәндәй була.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Ә җырлары, көйләре...
Шигырь “Чишмә”
Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә аның исемен биргән.
Бездә андый чишмәләр күп.
Мәсәлән: 12 чишмә, Базар чишмәсе...
Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң?
Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз. Безнең тирәбезгә рәшәткәләр кирәк. Төбебезнең дә ел саен чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә бара.
Ярларыбызга, тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдә су булмый.
Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә мохтаҗ
Чишмәләр белән татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән.
Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр чишмә юлында очрашкан.
Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган һәм кавыштырган да.
Шуңа еллар үткәч тә су буйларын, анда үскән талларны сагынып кайталар.
-җыр “Талларым”
Чиста су запаслары җирдә чиксез түгел, ә кешеләр саны арта бара.
Киләчәк турында уйлыйк!
Безгә бар матурлыгын, бар байлыгын биргән табигатькә сакчыл карыйк!
Кеше булып калыйк!
-җыр “Адым саен елмаю”.
Киләчәк буыннарга да чиста сулы, саф һавалы планетабызны калдырыйк.

Приложенные файлы


Добавить комментарий