Миназетдинова резеда


Минем гаилә.
Безнең гаилә дүрт кешедән тора:әтием,әнием,апам һәм мин.Гаиләбез бик тату ,тыныч һәм тырыш.Гаиләдәге һәрбер кеше үзенең эшен яратып башкара.Әнием балалар табибы булып эшли.Мин бу эшне бик авыр дип уйлыйм,чөнки бала кеше үзенең авыруын сәйләп бирә алмый бит.Әнием һәрвакыт үз өстендә эшли,күп укый.Ул балаларны дару белән генә түгел,ә йомшак сүзе ,көләч йәзе һәм шифалы куллары белән дә давалый.Мин аның кирәкле һәм дәрәҗәле эшендә уңышлар телим, авыру балалар саны азрак булсын иде.Хәзер бераз әтием турында язасы килә.Ул минем тыныч холыклы,тәртипле,кайгыртучан әти.Кирәк вакытта миңа математика фәненнән булыша,чөнки у л физико-математика фәннәре докторы. Ул безне тәртипле булырга,эшне азагына кадәр эшләп бетерергә һәм үзеңнең көченә ышанырга куша.
Апам минем Мәскәү каласында эшли.Мин аны бик яратып,сагынып яшим, чөнки ул минем тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур.Үзенең фикер йөртүе белән, киңәшләре белән,эшчәнлеге белән,тырышлыгы белән күпләрне үзенә тарта. Шушы сыйфатлары булганлыктандыр Мәскәү Университетын кызыл дипломга бетерде.Әни белән әтигә бик зур куаныч булды. Минем дә апама охшысым килә һәм шулай булыр дип уйлыйм.
Безнең гаиләбезнең буш вакытлары сирәк булса да, театрга барабыз,атна саен урманга төшәбез,табигатьнең һәр чорына сокланабыз, күңелне сафландырып ял итәбез.Ял көне, әбидән калган гадәт буенча, әниебез камыр ашлары пешерә һәм матур итеп өстәл әзерли , тәрле-төрле тәмле салатлар да һәм аш та була.Минем дә вазыйфаларым бар:өй җыештыру, идәннәрне һәм табак-савытларынюу.Әлбәттә, төп эшем -тырышып уку.
Әнием һәм әтием укытучы гаиләсендә туып,тәрбияләнеп үскәннәр,шуңа күрәдер, икесе дә бик тәртипле ,түземле,намуслы кешеләр. Алар һәрбер эшне киңәшләшеп эшлиләр.Туганнарының хәлен белешеп, булышып яшиләр.Әни безгә кешене тормышны яраткан кебек яратырга кирәк ди.Һәрвакыт чиста күңел,намус белән,ярдәмчел яшәгез, ди.Бу язмада гына барысын эйтеп бетереп булмый...Мин гаиләмне бик яратам ,хөрмәт итәм һәм горурланам! Җир йөзендә тынычлык булсын иде.Сау-сәләмәт булып,шатланып яшәсәк иде!
Минәҗетдинова Резедә, 7 нче класс, 78 нче лицей,
укытучысы Сираева Р.Г.

Приложенные файлы


Добавить комментарий