Минем бабам шигыре


Минем бабам.
Минем бабам Асылгәрәй
Сугышта булып кайткан.
Күкрәгенә бик күп төрле
Орден-медальләр таккан.
Орден-медальләр сөйлиләр
Аларның батырлыгын.
Илгә булган тугрылыгын,
Җиңүгә ышанычын..
Бабам булган пулеметчы
Һәрвакыт постта торган.
Иптәшләрен ул көн саен
Җиңүгә рухландырган.
Төннәрен каты салкындаОкопта үткәргәннәр.
Иртән торып,ач карыннанТагын сугышка кергәннәр.
Җиңү көне килгән бер көн,
Май ае иртәсендә.
Бабам башын иеп тора Һәйкәл янәшәсендә.
Чәчәкләр салабыз ел да,
Батыр истәлегенә.
Күкләр аяз булсын һәркөн!
Сугышлар бетсен илдә!.Шакурова Гөльназ, Киров урта мәктәбе, 6 сыйныф.

Приложенные файлы


Добавить комментарий