Минем бием —


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

МИНЕМ ӘБИЕМ –ТЫЛ ВЕТЕРАНЫ. Әлки районы Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы НасыйбуллинаӘлфинә Сугышка газиз ирен озаткан солдат хатыннары, солдат аналары ,көнне төнгә ялгап,ару-талуны белми эшләгәннәр.Бөек Җиңү көнен якынайтуда аларның өлеше бик зур булды.Әлеге хатын-кызларыбыз ирләре сугышта һәлак булып калгач, гомер буена аларны көтеп яшәделәр.Уч төбе кадәрге йөрәккә күпме хәсрәт, авырлык, түземлек, сабырлык сыйгандыр.Җыелалар кичен солдаткалар,Безнең өйдә җылы-бишле лампа .Күз яшләре белән тыңлый аларКөйләп мин укыган һәр китапны.Кулларында –орчык, кем җеп каткан,Биш инәсен кемдер алып килгән.Атар өчен җайлы автоматтан-Бияләйләр бәйли солдат өчен. Сугышка газиз ирен озаткан солдат хатыннары арасында минем карт әбием –әниемнең дәү әнисе -Дәүләтшина Мәмдүдә Нәбиулла кызы да бар.Дәүләтшина Мәмдүдә Нәбиулла кызы Дәүләтшина Мәмдүдә Нәбиулла кызы 1914 нче елның 24 нче декабрендә Әлки районы Иске Баллыкүл авылында туа.Тормыш иптәше Мөбәрәкша белән эш вакытында кырда танышалар.1937 нче елда өйләнешәләр.Мәмдүдә әби колхозда эшче була, ә тормыш иптәше Мөбәрәкша тракторчылар бригадиры булып эшли.1938 нче елда уллары –минем дәү әтием Солтан дөньяга аваз сала.Шулай матур гына яшәп ятканда ,дәһшәтле сугыш башлана. Мөбәрәкша Ватанны сакларга сугыш кырына китә һәм аңа кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый.Авылда хатын-кызлар,бала-чагалар, карт-корылар гына кала.Ничек булса да, авылдагы эшләрне алып барырга кирәк була.Нинди эш кушсалар, шуны эшли әбием.Башка хатын-кызлар белән беррәттән ,тимер тырма тартып, җир тырмалый, салам өяргә, кар көрәргә йөри.Носилка белән чуерташ ташып, юллар төзиләр, уракка да йөриләр. 3 ай окоп казыйлар,урман кисүдән дә читтә калмаган әбием. 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы.Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән һәм көрәшкән.Озак көттергән уң Җиңү көне килгән.Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килә.45 тә кайтмый калганнарның Исемнәре кайтты әйләнеп.Толлар өчен авыр газап булдыКөтеп алган Җиңү бәйрәме.Тол хатыннар, сөеп туймас ярларӘле һаман сагынып көтәләр.Яу кырыннан кайтмый калганнарныңКайтуларын өмет итәләр. Минем карт әбием дә ,иренә тугры калып, гомер буе аны көтеп яшәде.Тик ул кайтмады. “Ачлык еллары бик авыр иде, кычыткан, алабута ашап, тормыш иттек.Без барысын да күрдек, түзем, сабыр булдык.Инде хәзер тормышлар матур, яшәүләре рәхәт.Дөньялар тыныч , имин булсын.Без күргән авырлыкларны сезгә күрергә язмасын иде” – дип изге теләкләр тели иде әбием.Карт әбием балалары, оныклары белән бергә яшәде, бәхетле картлык кичерде.94 яшендә бакыйлыкка күчте.Урының җәннәттә булсын, кадерле әбием.Сугыш чорында көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангачлыкны күреп ,җилкәләрендә ирләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы, балаларына җылы наз бирүче хөрмәтле әби-апаларыбызга олы рәхмәт.

Приложенные файлы

  • pptx minem_biem_-
    Размер файла: 1 MB Загрузок: 0

Добавить комментарий