Минем бием 0


Әбиемә көзләр ки
Көмеш кырау чәчендә
Тик күзеннән әле һаман
Яшьлек нуры чәчелә.
Минем әбием Зәкиева Мәймүнә 1937 елда Дусым авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Ибраһим, әнисе Маһитап үз көчләре белән хезмәт итеп тапкан хәләл маллары хисабына яшәгәннәр. Әбием сөйләгәннәрдән : әтисе колхозда ветврач булып эшләгән, әнисе колхозда атлар караган. “ Сыерлы гаилә- сыйлы гаилә” дип сыер асраганнар.
Сугыш башлангач, ил өстенә килгән афәтһәрбер гаиләгә дә зур сынауга әверелде. Ул елларда заем түләү булган, терлек асраган кешеләр ит, май , сөт җыеп тапшырганнар. Ә бәрәңгенемичтә киптереп тапшырганнар, үзләренә ашарга да калмаган. Мичкә ягарга утыннары булмаган,көлтәләп салам якканнар.
Сугыш чорында урамда каравылчылар йөргән. Кичләрен бер кешенеңдә йортыннан урамга яктылык күренергә тиеш булмаган. Яктылык күренсә, каравылчылар өйгә кереп кисәтү ясаганнар.
Әбием кечкенәдән әнисе белән землянкада зур казанда бәрәңге пешерергә йөргән. Ул пешкән бәрәңгене атларга, дуңгызларга, сарыкларга ашатканнар. Атларны колхозда тотарга урын булмагач әбиләремнең лапасында тотканнар. Ул вакыттагы ачлыклар, хәзерге көнгәчә хәтердә.
“ Әбием яшьләр исән- сау булсыннар, илләр тыныч булып, шул тынычлыкның кадерен бездән соңгы буын да белсен иде” - ди

Приложенные файлы

  • docx minem_biem_0
    Размер файла: 13 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий