Минем ессе


Мин – укытучы!
   Иң   бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.
Ул – укытучы, елмайганда каршысында Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.

Белемгә омтылып караучы нурлы күзләр, хөрмәт тулы җылы караш, сабыйларча самимилек һәм шул ук вакытта олыларча җитдилек... Көн саен иртән мәктәпкә килеп кергән саен үз-үземә: “Әгәр укытучы һөнәрен сайламаган булсам? – дигән сорау бирәм.
Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлап, дипломымны тотып “Кая барырга?” дип берничә юл чатында торган кыз бала кабат мәктәп бусагасын инде укытучы буларак атлап кереп, рус балаларына татар телен укытыр дисәләр, ышанмаган да булыр идем! Балаларны татар телендә бер-берсен аңларга, аралашырга өйрәтү, татар теленә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җиренең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.
Ә шулай да, укытучы һөнәрен сайламасам, кем булыр идем икән мин бүген? Кем генә булсам да, тормышымда кызыксынучан, омтылучан һәм шул ук вакытта таләпчән укучыларым булмаса, дөньям түгәрәк булмас иде кебек... Укучы ул – ачылмаган бөре кебек. Ягымлылык, төпле киңәш, ныклы терәк – һәм менә ул – бөтен Җир шарын яктырта алырдай өметле, ялкынлы караш. Бу караштан да җылырак нәрсә була ала икән соң?! Балада укуга, матур тормыш алып баруга теләк, әйләнә-тирәдәге бар нәрсәгә мәхәббәт уята алу – үзе бер тылсым түгелме соң? Аларга салган тырышлык бөртекләренең шытып чыгуын, үсеп китүен күрү, әлеге хезмәтне бәяләп, яныңа килеп рәхмәт әйтүләре укытучы эшенең изге булуын, дөрес сайлау ясавыңны дәлилли.
Ә укучыда сүнмәс ялкын кабыза алырлык укытучы нинди булырга тиеш соң?
Иң беренче чиратта, ЧЫН УКЫТУЧЫ үз һөнәрен яратучы кеше. Ләкин үз һөнәреңне ярату гына бик аз. ЧЫН УКЫТУЧЫ булыр өчен үз эшеңнең остасы булу да кирәк. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дигән. Үз белемеңне үстерү, яңалыкка омтылу, иҗади фикер йөртү, эзләнү, үз фәнең белән кызыксындыру максатыннан яңа технологияләр кулланып экспериментлар ясау, нәтиҗәләр чыгару һәм алар арасыннан уңышлы элементларны аерып алып үз системалы эшчәнлегеңне булдыру – болар барысы да укытучы һөнәренең нигез ташлары булып тора. Бүгенге укытучы – техникасыз тормышын күз алдына китерә алмаган бала. Аны фәнең белән кызыксындыруның төп коралы да инновацион технологияләр. Шуңа күрә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – иң якын дустым. Интернет аша мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксыну тудыру- минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.
Укытучы уңышлы дип тапкан алымнарын оста кулланып, тәҗрибәсе белән уртаклашмаса, ул югарылыкларга ирешә алмый. Шуңа күрә ЧЫН УКЫТУЧЫ булуның тагын бер мөһим шарты булып тәҗрибә белән уртаклашу тора. Шәһәребездә үткәрелгән семинарларда катнашырга, курсларда белем алырга тырышам, алган белемнәрем белән коллегаларым каршында чыгышлар ясыйм, ачык дәресләр күрсәтәм.
Минемчә, әгәр дәресеңә килеп утырган бала синең тырышлыкларыңны бәяләми икән, болар барысы да юкка чыга. Иң югары бәя – түрә, методист, директор, жюри бәясе түгел, ә укучы бәясе. Иң мөһиме – укучы алдында ЧЫН УКЫТУЧЫ була белү. ЧЫН УКЫТУЧЫ беркайчан да онытылмый, укучы күңелендә изге урын алып яши. Моннан да олырак хөрмәт юктыр, минемчә. Әле яңа гына мәктәпкә килгән яшь укытучы өчен дә, үзен укытучылыкка багышлаган тәҗрибәле укытучы өчен дә укучы хөрмәте төп маяк булырга тиеш дип уйлыйм. Мин укучыларыма чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.
Мин – укытучы! Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул – Укытучы. Әлегә олы тәҗрибәм булмаса да, иң мөһиме, ЧЫН УКЫТУЧЫ булу теләгем бар. Әлеге теләкне миңа ышанган укучым дөрләтеп торганда, хыял-максатлар туа. Димәк, алга! Якты хыялларны чынга ашырырга!

Приложенные файлы

  • docx minem_esse
    Размер файла: 15 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий