Минем ин яраткан уенчыгым 0


Устимова Юлия Валерьевна, 5 сыйныф
Минем иң яраткан уенчыгым. (хикәя)
Минем иң яраткан уенчыгым – көчек Твикс. Миңа аны бәләкәй чакта бүләк иттеләр, шунда ук ул минем иң яраткан уенчыгым булды.
Бервакыт әбием белән бакчада булганда, мин борыным белән алмагач ботагына бәрелдем. Бик нык бәрелмәгән сыман идем, ләкин икенче көнне борыным бик нык авырта башлады. Мине хастаханәгә салдылар һәм операция ясадылар.
Операциядән соң ятып торганда ишек ачылды. Ишектә кара көчек борыны күренде. Көчектән соң минем иң якын дустым Регина керде:
Мин синең яныңа килгәндә, ишек төбендә кечкенә көчекне күрдем, - диде ул.
Син кая барасың ? – дип сорады көчек миннән.
Үземнең иптәш кыз янына барам, аңа операция ясадылар, - дидем мин.
Ал мине үзең белән, мин иптәшеңне башыннан сыйпыйм, авырткан җирен ялыйм һәм ул бүтән чирләмиячәк, - диде көчек.
Мин аны үзем белән алдым, - диде Регина. Һәм көчекне миңа бирде. Көчеккә мин исем бирдем – Твикс. Шунда ук мин көчеккә ышандым, кочакладым һәм борынымның авыртканын онытып йоклап киттем.

Приложенные файлы


Добавить комментарий