Минем кхонерем мустафина с. 7в


Минем һөнәрем.
Кая илтер – кая алып барырБу катлаулы тормыш юлларыМатур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары,-
дип җырлый Зөлфия Минһаҗева.
Әйе, мәктәпне тәмамларга бик аз вакыт калып бара. Җылы өең, кайнар ризыгың, әти-әниең, туган авылыңнан аерылып мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәндә сынаулар күп булачак. Үземә һөнәр сайларга да вакыт килеп җитәр. Шулай булса да, һөнәр әле ул кием түгел. Ошамаса, аны еш алыштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди килергә тиеш.
Кем булырга? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Ләкин теләү генә аз, аның өчен мәктәптә үк тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк.Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Мин танылган тикшерүчеләр турында китаплар, газета-журналлардан җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы да күз уңыннан читтә калдырмыйм, үземне чыныктырам. Юрист кеше һәр көтелмәгән хәлгә әзер булыра тиеш.
Хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханы бар,шуңа күрә мин бу көннән шушы факультетка керер өчен ихлас йөрәгемннән әзерләнәм. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыныбыз да бар.
Әти-әниемнең туган авылы –Хәсәншәех авылыннан, бүгенге көндә район прокуратурасында прокурор ярдәмчесе булып эшләгән Алмаз абый Сәгыйтҗановтан мин үрнәк алам. Алмаз абыйны мин таләпчән,белемле,гадел булуы белән хөрмәт итәм.
Минем күзаллавымча, тикшерү, хөкем, җәза органнарында эшләүче һәр кеше -иң югары дәрәҗәдә әхлаклы яшәргә тиеш. Намуслылык, тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек, әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки гаепләнүчеләрдә дә кешечә караш яшәр.
Мин үземнең классташларыма да ныклык, сабырлык, татулык телим. Ак юл сезгә, юлыгызда яхшы кешеләр очрап, туры юл күрсәтсеннәр һәм үзегезнең күңелегезгә охшаган һөнәр сайласагыз иде.
ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомумбелем мәктәбе.”
Минем һөнәрем
Башкарды: 7 нче В сыйныфы укучысы Мостафина Сөембикә Дилүс кызы
Укытучысы:Хәйретдинова Фәнзилә Тәбрис кызы



Арча, 2014 нче ел
заявка
Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исемеУку урыны, сыйныфыУкытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исемеУкытучысының эш урыны, вазифасы
Элемтә өчен телефон, адрес
Электрон почта
Мостафина Сөембикә Дилүс кызы Арча 1 нче гомумбелем урта мәктәбе
7В класс Хәйретдинова Фәнзилә Тәбрис кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
fanzila1964@mail.ru,
3-19-63





Приложенные файлы


Добавить комментарий