Минем методик табышларым-ессе


Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Круглое Поле урта гомумбелем бирү мәктәбе”
Минем методик табышларым темасына
эссе
Эшләде: Вагыйзова Гөлия Наил кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Круглое Поле, 2011
Мин әдәбиятны ихлас яраткан шәхес буларак, баларда да кызыксындыру, ярату хисләрен тәрбияләргә һәм әдәби әсәрләрне анализлау аша сәнгатьле укырга өйрәтергә тырышам. Әлбәттә, әдәби әсәрне анализлап кына сәнгатьле укуга ирешергә була дип уйлыйм мин.Чөнки әсәрнең асыл нигезен аңламый торып, бала берничек тә сәнгатьлелеккә төшенә алмый.Иң беренче чиратта, түбәндәге бурычларны нигез итеп алырга кирәк:
- төрле жанрдагы әсәрләрне анализларга өйрәтү;
- сәнгатьле уку серләренә төшендерү һәм аны практикада кулану.
Сәнгәтле укуга кемне өйрәтергә соң?
Хәлбуки, без балаларны сәләтле һәм сәләтсезгә аера алмыйбыз. Аларның һәрберсе кечкенә генә булса да билгеле бер тормыш тәҗрибәсенә ия, төрле эмоцияләрне белдерергә сәләтле. Акылы һәм хисләре нормаль хәлдәге һәр бала сәнгатьле укуга сәләтле була дип раслыйбыз. Ләкин сыйныфта сәнгатьле уку буенча өстенрәк торган аерым балалар булуы укытучыларга билгеле, әлбәттә. Алар кемдер үрнәгендә индивидуаль шартларда уңышлы гына укырга, сөйләргә өйрәнгән булалар. Бигрәк тә хәзер радио, телевидение һәм башка төрле информация чыганаклары аша укучылар танылган күренекле сәнгать осталарының чыгышларын күреп, ишетеп үсәләр. Бу исә балаларда әлеге осталарга охшау теләге тудыруы мөмкин. Ләкин моңа ничек ирешергә икәнен бала белми. Минемчә, биредә аңа тел-әдәбият укытучысы ярдәмгә килергә бурычлы һәм бу эш бик кирәкле дип уйлыйм мин.
Замана үзгәрә, балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер, интернет белән эшләү шарт. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә, түгәрәккә дә йөртергә тырышам. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнәбез.Интернетка килгәндә, рус төркемнәрендә эшләгәндә бик җайлы. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Укучыларымның күбесенең өендә компьютер булганга, бу эшчәнлек ярыйсы ук дәрәҗәдә куелган. Шуңа күрә дәресләремне әлеге технологиягә нигезләнеп төзим дә. Укучының мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль карточкалар бенча эш эшләтү; сәләтлеләргә үтелгән тема буенча чыгыш ясау; укучы тарафыннан дәрескә йомгак ясау һ.б.ш. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар телендә иркен, җиңел аралашу- читен эш ул. Күп вакытта, дәресләрдә укучылар белән дөрес әйтелеш нормаларын искә төшерергә туры килә. Әгәр сөйләмдә хата бар икән, нинди сәнгатьле сөйләм турында сүз барырга мөмкин? Моның өчен тел һәм әдәбият дәресләрендә, предмет түгәрәкләрендә өстәмә эшләр алып барыла: аудио һәм видио тасмалар аша, карточкалар, өстәмә әдәбият белән эш, грамматик уеннар, махсус күнегүләр һ.б. ш. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә зур куаныч. Әлеге моментлар проблемалы укыту алымын куланганда да күзәтелә. Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Ә татар төркемнәрендә эшләү үзе бер куаныч: үз телеңдә иркенләп дәрес бирү үзе ни тора! Мин укучылар белән эшемне,гадәттә, халык әйтеменнән башлыйм: « Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә». Тагын Бернард Шоу болай дигән: «Әйе» сүзен әйтүнең 50, ә «юк» сүзен әйтүнең 500 юлы бар».
Сәнгатьле укырга әзерләнү, әсәрне уку процессы иҗат дип саналырга тиеш.Тик торганда гына бала укытучыны канәгатьләндерерлек итеп әйбәт укып китә алмый.Ләкин сәнгатьле укуның теориясе, закончалыклары белән даими таныша торгач, шуның өстенә көндәлек практик күнегүләр ясау нәтиҗәсендә аның аңында, үзәгендә сүз сәнгатенең рәтенә төшенү, тәмен белү процессы бара һәм ул көннәрдән бер көнне – Бер елдан, ике елдан. бәлки, тагы да соңрак, үзенең эчке мөмкинлекләрен ачачак һәм аларны эшкә җигәчәк. Сәнгатьле уку күнекмәләре укучының фикерләвен дә үстерә.
Сәнгатьле уку тыңлаучыга юнәлдерелгән. Минемчә, укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү ике юнәлештә барырга тиеш:
- үзләре эмоциональ укырга;
- башкалар укыганны кабул итәргә өйрәнергә.
Тыңлый белү шулай ук бик әһәмиятле. Тормышның үзендә дә нәкъ менә шул сыйфатлар җитенкерәми бит. Сөйләшүче әңгәмәдәшеңне аңларга тырышу, гомумән, кеше өчен кирәкле әйбер. Сәнгатьле уку аркылы мин балаларда шушы сыйфатларны да тәрбияләргә тырышам.
һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң беренче анализ, шуннан соң гына сәнгатьле укуга ирешергә мөмкин.
Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү, минемчә, баланың бик күп якларын ача: үз өстендә эшләү, үзбәя, контроль, ихтыяр көченә тәрбияли, бәйләнешле сөйләм үсә, үз-үзен тотарга,оялмаска өйрәнә, аралашучанлыгы арта, чөнки ачык, сәнгатьле сөйләүчене һәркем тыңлый, хөрмәте арта. Бәлки баланың таланты да ачыла. Хәзерге замана балалары сәхнәне бик яраталар, бәлки сәхнәне ярату, чыгыш ясау теләге, аларны мина бәйлидер дә.
Укытучының сөйләве – монологик сөйләм үрнәге. Анда иң мөһиме- эчтәлек, мәгънә. Шуңа күрә төп фикер, укучы исендә калдырырга тиеш өлеш, сүзләр аерым басым, интонация белән әйтелергә тиеш. Бу, бер яктан, әлеге өлешләргә укучының игътибарын юнәлтеп, истә калдырырга мәҗбүр итсә, икенче яктан, бала үз сөйләмен дә шулай корырга күнегә. Мин һәр укучыда таблицалар булдырдым. Бу таблицалар белән дәреснең 3-5 минутын алуның нәтиҗәсе гаять зур дип уйлыйм:
-кабырга һәм диафрагмалар катнашында сулыш алу;
- интонация.
Текстны кулга алганда без кимендә ике сорау куярга тиешбез:
-бу әсәрне башкалар өчен укып, нәрсә әйтергә телибез?
- анны ничек үтемлерәк итеп җиткерергә?
Ничек итеп әйтү нәрсә әйтергә теләгәнеңне анык белгәндә генә мөмкин.
Сәнгатьле укучының төп бурычы үзеңдә барлыкка килгән фикерләрне, хис - кичерешләрне, мөнәсәбәтне башкаларга җиткерергә омтылу.
Сәнгатьле уку – авыр хезмәт. Тыңлаучы бу хезмәтнең бары тик нәтиҗәсен генә күрә.Тыңлаучы каршысына чыкканчы күпме эш башкарыла.
Һәр очракта да иң мөһиме: астекстны тирән аңлап эш итү таләбен иң беренче планга куярга кирәк. Нәрсә соң ул астекст ? Моны әдәбият белгечләре үз файдасына хезмәт иттерергә тиешләр.
Сәнгатьле укуның иң мөһим шарты- әсәрне бик тирән төшенгән булу, «подтекст» ягъни «эчке мәгънә»не чишә белү. Димәк, сәнгатьле уку, әсәргә анализ ясаганнан соң булса отышлырак. Берсүзсез, башта укытучының үрнәк укуы шарт.
Әгәр дә укучы әсәргә тирән анализ ясый ала икән, димәк ул үзе дә сәнгатьлелеккә ирешәчәк.
Әдәби төрләрнең һәркайсына карата укучыларда анализ калыбын булдырдым. Бу эш бигрәк тә татар сыйныфында системалы бара.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк:

- укытучының сәнгатьле укуы әсрне анализлауны ачып жибәрә һәм аның эчтәлеген аңлауга ачкыч булып тора.
- укучының сәнгатьле укуы тикшерү процессын йомгаклый, анализлауга нәтиҗә ясый, әсәрне аңлауны һәм шәрехләүне практик гамәлгә ашыра.
Минем укучыларым сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, иркен аралашалар. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым район күләмендәге татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлар казандылар, нәфис сүз остасы бәйгеләрендә дә призлы урыннарга лаек булдылар.
Нәкъ менә шуның өчен генә булса да тырышу кирәклеген аңлап, мин канәгать елмаеп, җиңел сулап куям. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмаячак, уңышларым укучыларымда чагылыш табачак. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.

Приложенные файлы


Добавить комментарий