Минем педагогик философиям


Минем педагогик философиям
Минем һөнәрем-Укытучы!
1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим.Туган мәктәбемнән мин бары 4 ел гына (институтта укыган чорда) аерылып тордым. Калган бөтен гомерем мәктәп белән бәйле.
Мәктәп - ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел - ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкин-лек юк. Бу илдә әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакытта да кызыклы булу өчен һәрчак ашыгырга, аларга үзеңнең энергияңне, белем-әреңне һәм күнекмәләр-еңне бирергә кирәк. Шуңа күрә бу илдә иң нык, түзем, эчкерсез, җаваплы, шәфкатьле,кызыклы һәм гаҗәеп кешеләр яши.
Аларны педагоглар дип атыйлар.
XXI гасыр укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбән-дәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән булу һәм әдәп кагый-дәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату.
Үз белемеңне, тәҗрибәңне укучыларыңа җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә җиңел түгел, шуңа күрә укытучы һөнәре авыр һөнәрләрнең берсе. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы була ала. Салкын, ваемсыз, каты күңелле, үз–үзен генә яратучы кешенең укытучы булырга хакы юк.
Җәмгыять яңа заман укытучысына югары таләпләр куя. Заманукытучы-сының максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Укытучы укучының мөмкинлек һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Ул үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.
Яңа заман укытучысы - кайгыртучан кеше. Җитди мөгаллим дәрестән, соңгы тормышта да һаман укучылары белән бергә. Төрле түгәрәкләр, класс-тан тыш үткәрелә торган чаралар сәләтле һәм талантлы балалар тәрбияләүгә ярдәм итә. Укытучы аларның шатлык–борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьә-ләләрдә булыша, төрле бәхәсләрне чишә-һичкайчан ярдәмсез калдырмый, хаталардан курыкмаска, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтә. Бик түземле, нечкә күңелле укытучы укучылары белән җиңел аралаша, һәрберсенең хәленә керә. Аңа укучылар белән аралашу, бергәләп уйнау, эшләү кызык.
Укытучы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Ул кайвакыт мактый, кирәк чакта ачулана. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә; халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли.
Чын укытучының бөтен яшәеше мәктәп белән бәйләнгән һәм ул үзенең киләчәген мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый.Үз хезмәтен яратып башкара, эш нәтиҗәсе аңа канәгатьлек тойгысы китерә. Укытучы бик тирән белемле, укымышлы, хезмәтенә чын күңеленнән бирелгән, үз эшен яратучы педагог, шуңа күрә укучыларында укуга карата кызыксыну уята ала . Ул балаларга үрнәк һәм үзе артыннан ияртә. Аның тормышы өзлексез хәрәкәттә: һөнәри осталыгын камилләштерү, белемен тирәнәйтү өстендә, укучылар, ата – аналар белән эшли, фәнни китаплар укый, практик семинарларда, конкурс-ларда катнаша, иҗади эзләнә, һәрвакыт яңалыкка, профессиональлеккә омтылып яши. Бер кешедә шулкадәр күп яңа уй – фикерләр, искиткеч идея-ләр җыйналган булуына ышанасы да килми. Ләкин шулай булганда гына, талантлы һәм сәләтле балалар тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Мәктәп дигән илдә яшәүчеләр.
Әлбәттә бу илдә яшәүче кешеләр-ул балалар. Безне,укытучыларны, нәкъ менә мондый булырга алар этәрә дә инде. Мин аларга моның өчен бик рәх-мәтле. Мине алар “чыныктырды” һәм бик күп нәрсәгә өйрәтте. Башкаларның ялгышларына карата түземлерәк,үз-үзеңә карата таләпчәнрәк булырга да мине алар өйрәтте. Аларны тәрбияләп мин үзем дә үзгәрдем.
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җавап-лылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъ-екты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохитта яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш.
Мин өйрәнәм,һәр җирдә өйрәнәм,һәрчак өйрәнәм,һәм миңа өйрәнү ошый.
Кешенең ышаныч символы булып аның тормыш кредосы тора. Кредо сүзенең мәгънәсе “ышанам “ дигәнне белдерә. Ә мин нәрсәгә ышанам соң?
Мин һәр баланың сәләтле булуына ышанам.Һәр бала үзенчә сәләтле. Педагог аңа ачылырга,барлык мөмкинлекләрен күрсәтергә булышырга гына тиеш.
Һәм мин педагог буларак үз алдыма һәрчак шундый максат куям: балада булган һәр яхшылыкны күрергә,т аба белергә, югалтмаска!
Минем карашларым түбәндәгеләр:
-Шәфкатьлелек,күңел байлыгы,сизгерлек,яхшылык,баланың уңышлы язмышына ихлас ышаныч,балаларны ярату.
-Укыту-тәрбия процессында партнерлар буларак укытучы һәм баланың тигезлеген тану һәм хезмәттәшлек.
-Баланың индивидуаль булырга хакы барлыгын тану.
-Укучылар һәм аларның ата-аналары белән эшләгәндә чыдамлы булу.
-Янау,кычкыру,әрләү,тавыш күтәрү,педагогик үч кебек укыту-тәрбия процессына зарар китерүче методларны кире кагу.
-Баланы тәрбияләү һәм укыту процессында шәхескә юнәлтелгән алымны куллану.
Тормыш ике нәрсә белән матур, математика белән шөгыльләнү һәм аны укыту белән.
Менә 32 нче ел мин мәктәптә эшлим, математика укытам.
Минем өчен математика белән шөгыльләнү - шатлык. Әгәр дә математика фәнен ярата торган, яки,һич тә булмаса,математиканы кызыксынып укый торган укучы тәрбияли алсам,минем куанычым тагын да зуррак була.
Минем укучыларым...
Алар ничек төрле-торле!.. Аларның күз карашлары да торле: бар уйчаннары, шатлык нуры чәчеп балкып тора-торганнары....Тагын шундыйлары да бар: битараф,киеренке,ваемсыз...Андый балаларга ничек булышырга соң? Аларда укуга теләкне ничек уятырга? Фән белән кызыксынуны ничек саклап калыр-га? Бу максаттан дәресләр үткәрүнең төрле формаларын (лекция,семинар, группаларда эшләү, уен элементлары белән дәрес) һәм укучыларның дәрес-тәге эшчәнлегенең төрле торләрен кулланырга тырышам. Болар барысы да дәресләрне кызыклырак итеп үткәрергә мөмкинлек бирәләр. Дәресләрдә уңай эмоциональ халәт булдырырга тырышам һәм бу укучыларның фән белән кызыксынуларын үстерергә ярдәм итә.
Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати техноло-гияләрдән башка үстерешле була алмый.
    Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксын-дырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имита-цион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.
Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану яңа материал аңлату, мультимедияле технологияләр куллану ,тест үткәрү, кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру, укучыларның иҗади эшләрен башкару, реферат һәм чыгышлар өчен информация эзләү, үткән материалны тикшерү максатыннан файдаланыла һәм дәресләрнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Ноутбуклар булу, дәресләрдә презентацияләрне еш кулланырга мөмкинлек бирә.
Беренчедән, бу алым БДИ имтиханнарына әзерлек булса, икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Интернет -тестларга әзерләнү мөмкинлеге дә ала укучы. Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Бүлекләрне кабатлау, өй эшен тикшерү, яңа теманы кабул итү күләмен тикшерү максатыннан дәресләрдә тест эшләре эшләүне кулланырга тырышам.
Дәресләрдә техник чаралардан куллану:
-дәрескә жанлылык кертә;
-эшнең нәтиҗәсен яхшырта, яңача эшләргә мөмкинлек бирә;
-укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә;
-укучыда белем алуга теләк уята;
-күбрәк материалны өйрәнергә була;
-дәрес вакыты экономияләнә.
Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучы-лар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштырсак, без бурычы-быз үтәлгән дип саный алабыз.
Мәктәптә беренче эшли башлаган елларымда балаларның бик гади һәм аңлаешлы нәрсәләрне дә кабул итә һәм аңлый алмаулары минем өчен бик гаҗәп тоела иде. Моны аңлау һәм тою өчен вакыт кирәк булды. Шулай итеп укучылар миңа биргән беренче сабак шундый булды: чын укытучы булу өчен үзеңнең белем югарылыгыңнан белеме түбән булган укучы түбән-легенә тошеп,аның белән яңадан күтәрелергә кирәк икән. Һәм бу минем беренче принцибым булды, мин аны хәзер дә педагогик эшчәнлегемдә кулланам.
Укытучы буларак беренче адымнарымны атлаганда укучылар биргән икенче сабак(дәрес) мондый: укыту,белем бирү,өйрәтү ихлас булырга тиеш. Чөнки үзеңнең доньяны танып белүен,үзеңнең күңел байлыгың, тирә-юньдәге бөтен нәрсәгә үзеңнең мөнәсәбәтең аша гына шактый коры булган программа материалы салават күперенең барлык төсләре белән ялтырап торучы могҗизалы кристаллга әйләнеп, яңа ачышларга әйди ала. Шуңа күрә минем икенче принцибым – балалар алдында ихлас һәм гадел булу.
Ушинский болай дип язган : “Бернинди кызыксыну булмаган өйрәнү укучы-да өйрәнүгә булган кызыксынуны сүндерә” . Шуңа күрә мин үземнең укучы-ларым күзендә күңел сүрелү чаткыларын булдырмаска тырышам.
Кызыксыну - белемнәргә ачкыч ул.Шуңа күрә бу сыйфатны балаларда булдырырга кирәк дип саныйм мин. Укучыларны үз фәнең белән кызык-сындыра белү –педагогик осталык менә шул инде ул. Без һәрчак шуңа омты-лабыз.Һәм бу минем педагогик философиямнең 3 нче принцибы булып тора.
Мин мактауга саран түгел.Һәр баланың кечкенә генә уңышын да күрергә, мактап ,канатландырып җибәрергә яратам.”Икеле”гә укучы-лар арасында да һәр баланың мактауга лаек булган нинди дә булса бер әйбәт ягы бар.
Уңышсызлыклар арасында кечкенә генә булса да уңышны күрү, ярдәм итәргә омтылу,укучыны аңларга тырышу- болар барысы да балаларда үз мөмкинлекләренә ышаныч һәм укыйсы килү теләге уята – бу минем 4нче принцибым.
Математика дәресләрендә математик белемнәр бирү генә җитми, ә чын Кеше тәрбияләргә дә кирәк.Саннар һәм формулалар теле белән булса да, тормыш авырлыкларын җиңә белүче ,нык һәм кыю кеше булырга өйрәтү дә минем бурычым. Яңага өйрәткәндә тәрбиялә - бу минем 5нче принцибым.
Ни өчен мин мәктәптә эшлим?
Мин укучылар белән тулы класска керергә, үз укучыларымның сөйкемле йөзләренә карарга, ягымлы тавышларын ишетергә , балаларның “фәннәр патшасы” булган математика фәне белән көннән-көн ышанычлырак арала-шуларын тоярга яратам.
Минем өчен математика-ул формулалар һәм исәпләүләр генә түгел, ә уйлау ысулы һәм аралашу ысулы да әле.
Ул җыйнак,ышандыручан,эзлекле,төгәл.
Гомумән, математика уйлар һәм фантазияләрнең очышы ул.
Еллар үтеп ,эш тәҗрибәсе арта барган саен минем эшчәнлегем башка эчтәлек белән тула, әмма дәрес бирү өчен класска керү- минем өчен зур шатлык ,һәм моның өчен мин укучыларыма бик рәхмәтле.
Һәм мин шуны төгәл беләм, минем призвание –ул мәктәп, укучылар. Бары тик аларга гына мин математика фәненә булган мәхәббәтемне һәм аралашу шатлыгын бирәм!

Приложенные файлы


Добавить комментарий