Минем педагогик осталыгым 0


Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
“Починок Кучук авылы урта мәктәбе”
Эссе
Минем педагогик осталыгым

Беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сафина Минзилә Рәҗәп кызы
2017
Укытучы!
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере,заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында.
(Клара Булатова)
Үсеп килүче яшь буынга акыл-тәрбия бирүдә,аларны актив тормышка сәләтле шәхесләр итеп әзерләүдә ,гаиләдән кала ,икенче урында мәктәп тора.Укытучы,тирән белемле булу өстенә сабыр,күркәм холыклы,йомшак сүзле,шәфкатьле,әмма тәләпчән дә булырга тиеш.Укытучыга,чыннан да әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән.
Һәр бала беренче чиратта шәхес.Минемчә,әлеге гыйбәрә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш.Шуңа күрә,мин һәр укучыма аерым якын килеп ,аңа шәхес итеп карарга тырышам. Р.Фәхретдин хезмәтләрен дә еш кулланам. Аның хезмәтләре- миһербанлылык,игелеклелек, инсафлылык,әйләнә-тирәгә игътибарлылык тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә. “ Хәлбүки, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле”-ди Р. Фәхретдин.
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин -укытучы. Укытучы,беренче чиратта,ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек,сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.
Минем омтылышым-һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү,үзенең көченә ышандыру.Минем максатым-балага аның барлык эшләрне булдыра алучы шәхес икәнен күрсәтү. Үземнең педагогик практикама шәхесне иҗади үстерү, үстерелешле һәм проблемалы укытуның алымнарын кертергә тырышам.
Дәресләремне балаларның уйлау сәләтен активлаштыру юнәлешендә оештырам. Стандарт һәм стандарт булмаган дәресләрне чиратлаштырып үткәреп барам. Еш кына дәресләрем лекцияләр, семинарлар, диспутлар, дәрес-әңгәмәләр формасында уза.
Укыткан балаларымны шәхес буларак аңларга тырышам. Бу юнәлештә төрле чыганаклардан мәгълүматлар җыям һәм аларны эш практикамда кулланам. Мәктәп психологы белән тыгыз бәйләнештә эшләү, психология өлкәсендә үзбелемемне күтәрү өстендә эшләү, психологик мәгълүматлар җыю өстендә эшләү татар теленә өйрәткәндә балаларымда психологик уңайлыклар булдырырга ярдәм итә.
Балалар эшчәнлеге һәм алар үзләштергән материал минем тарафтан даими контрольдә тотыла. Контроль төрләрен һәрвакыт үзгәртеп торам. Күбрәк заман таләпләренә туры китереп төзелгәннәрен кулланырга тырышам.
Шәхси һәм һөнәри җаваплылыгым зур дип саныйм. Педагогик эшем барышында, хезмәттәшләрем белән ничек якын аралашып эшләсәм, балалар һәм әти-әниләр белән дә шулай ук җылы мөнәсәбәттә яшим.
Шулай ук балаларны татар телендә аңлашырга,аралашырга өйрәтү.Шуның белән беррәттән үзләре яшәгән җиргә мәхәббәт уяту,туган җиренең тарихын өйрәтү,анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну,аларга карата ихтирам тәрбияләү тора.Минем фикеремчә татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы-укучыда матурлыкка омтылыш тәрбияләү,әйләнә-тирә моһиткә,дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү,үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.
Бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы төрлечә җавап бирәдер.Мин үзем дә бу сорауга һәркөн җавап эзлим.Үз эшеңнең остазына әйләнү
өчен еллар дәвамында гел үсеп камилләшеп торырга,үз югарылыгыңа күтәрелеп ,шул дәрәҗәне саклап торырга кирәк дип саныйм. Заман тәләбе буенча,фәнгә,телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә.Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә укытучы укучыларга үз фәненә мәхәббәт уята,тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.
Бүгенге көндә хезмәттәшләрем,укучыларым һәм әти-әнилә арасында ихтирамга иямен.Шулай булгач,ничек итеп бар көчеңне кызганмыйча эшләмәскә?!
Балаларыбызга туган тел серләрен ачуда әле озак еллар хезмәт итәргә әзермен.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм сине хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен укытуга бик җаваплы карыйм.Бүген рус телле балаларга татар телен үзләштерүдә тиешенчә ярдәм итү,аларның тел өйрәнүгә теләген сүндермәү өчен нәтиҗәле чаралар күрү мөһим.Шул максаттан дәрес материалын да,класстан тыш чаралар эчтәлеген дә мөмкин кадәр кызыклырак,мавыктыргычрак итү балаларның белемен арттыра,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерә.Укучыларны кызыксындыру юлларын эзлим:күнегүләрне җентекләп сайлыйм,иҗади фикер йөртү төрендәге эшләргә өстенлек бирәм.Башлангыч һәм урта сыйныф укучылыры белән уен-дәрес ,рольгә кереп төрле темаларга сөйләшү уздыру,читтән торып сәяхәт үткәрү,һөнәр ,китап яклау кебек күнегүләр сөйләм телен үстерүдә нәтиҗәле була.Югары сыйныфта дәрес-дискуссия,конференция,семинарлар үткәрүне отышлы дип саныйм. Һәр дәрестә фонетик күнегүләр үткәрәм,сүзлек диктанты яздырам.Балаларга шулай ук кроссворд һәм ребуслар чишү дә бик ошый.Укучыларга өй эше биргәндә дә индивидуаль якын киләм.Дәреслектәге биремне балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә мөмкин.Күпме генә тырышсак та без балаларга белемне бертөрле бирә алмыйбыз.Татар теленнән кагыйдәләрне ,ә әдәбияттан биографияне белми дип кенә без балага начар билге куярга ярамый.Бәлки ул җырларга,рәсем ясарга,биергә остадыр.
Минем укучыларга төп педагогик сүзем ”Син барысын да булдырасың ,балам”.Баланың күңеле үсеп китә,аның тагын да яхшырак итеп эшлисе,яхшы билгеләр аласы килә. Ул мәктәпкә шатланып,канатланып килә.Минем уйлавымча,укытучы укучыларның дусты булырга тиеш.Ул алар белән бергә кайгырып һәм бергә шатланып яшәсен ,укучыларның шәхесен хөрмәт итсен.
Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым,миңа алга таба да эшләргә көч,дәрт өсти. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм.
Куйган хезмәтем бушка китмичә,игелек кылып шатланып эшләргә,уңышларга ирешергә язсын!
Миңа сорау бирсәләр:
-Сөенечең ни?-дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр
-Шатлыгың ни?-дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.

Приложенные файлы


Добавить комментарий