Минем педагогик осталыгым 2016


Минем педагогик осталыгым(эссе)
Таныш сукмак буйлап мәктәбемә атлыйм. Тирә-юнь аклыкка күмелгән. Көчле суыклардан соң, күңелләрне җилкендереп, кояшның көттереп, саранланып кына сипкән нурлары яктылыгында җемелдәп, берсен-берсе куа-куа, ак кар бөртекләре әкрен генә юлыма төшә. Тирә-юнь сихри тынлыкка чумган. Тик баштагы уйлар гына тынгылык бирми: тикшерүләр ничек узар, бер өем дәфтәрне дә тикшереп өлгерергә кирәк, фәнни-гамәли конференция җитә, бәйгегә инша җибәрелмәгән, методберләшмә утырышын ничек кызыклырак итеп үткәрергә, унберләр имтиханны ничек бирер, Айрат теманы йомшак үзләштергән, Айгөл никтер кәефсез күренде, Айзатны ничек итеп хатасыз язарга өйрәтергә?.. Шундый уйлар белән көн артыннан көн үтә. Әй бу гомер дигәнең! Бөтенләй сизелми. Ә бит, укытучы дигән зур исемне күтәреп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнем бүген генә кебек. Баксаң, ул көннән алып 32 ел узып киткән. Чәчләр чаларган, маңгайга да сырлар сызыла башлаган. Тик йөрәк кенә һаман унсигездә… “Исәнмесез, Флёра Гыйльмразиевна! Хәлләрегез ничек?” дигән тавышка башымны күтәрәм. Каршымда, елмаеп, элекке укучым Радис басып тора. Башымнан “Син укыткан балалар күптән әти-әни булдылар. Әнә, Радисың үзе өч бала үстерә, йөрәк унсигездә, дисең. Картайганыңны белмисеңмени?” дигән уй йөгереп уза. Чыннан да, күпме вакыт үткән, күпме сулар аккан! Мәрхүмә әнием (ул да укытучы иде): “Кызым, гомер ничек тә уза, аны файдалы һәм үкенмәслек итеп үткәрергә кирәк”, – ди торган иде. Аның сүзләрен уйлыйм да гомер йомгагын сүтәм. Кешеләргә файдам тигәнме? Үкенгән чакларым күп булдымы икән?
1983 нче ел... Ниһаять, зарыгып көткән хезмәт юлын башлыйм. Шатлыгым эчемә сыймый, ләкин бераз шүрләтә. Ник дисезме? Минзәлә педагогия училищесын бетергән 20 яшьлек кызны Тукай районы Иректаң авылына (ул элек Минзәлә районына керә иде) берничә ел элек ябылган мәктәпне ачарга җибәрсеннәр әле! Менә шулай куркып кына килдем мин Иректаңга. Утырырга урындыгы, партасы, язарга кара тактасы, ягарга (мәктәп ягып җылытыла иде) утыны булмаган “мәктәп”тә эшне каян башларга? Кемнән ярдәм сорарга? Шулай аптырап торганда, мәктәп бусагасында кояшта янып беткән дүрт малай һәм кечкенә генә бер кыз бала күренде. “Әллә мәктәп ачыла? Безне син укытачаксыңмы? Син кем исемле?” – дип, араларында зуррак күренгәне сүз башлады. “Йә Хода, болар минем булачак укучыларым икән бит. Исәнләшә дә белмиләр, бу балаларны ничек укытырмын?” – дип уйларга да өлгермәдем, теге зуррагы: “Курыкма, хәзер мәктәп ясыйбыз. Абдулда кара такта күп, шуннан алып кайтырбыз. Парта булмаса, идәнгә утырып укырбыз. Безнең әбиләр шулай укыган, берни дә булмаган. Урманда утын бетмәгән. Минем әти лесник Гафур белән дус, утынны шуннан сорарбыз. Мәктәп кенә булсын. Алайса бер ел Абдулга йөреп укыдым. Ара ерак, җиде километр... Көтү кайткач, әти-әниләрне дә алып килербез, мәктәпне дә, бакчаны да чистартырбыз”, – дип, бөтен проблеманы “чиште”. Мин авыз ачып сүз әйтергә, балалар белән танышырга да өлгермәдем, теге кыю малай, күзләрен тутырып, миңа карады да: “Апа, ачыйк инде мәктәпне!” – дип, күкрәгемә капланды һәм сулкылдап елап җибәрде. Мин малайны күкрәгемә кыстым, күзләремә яшь килде. Шунда малайның нәни йөрәге белән үземнең йөрәгем кушылгандай тоелды. Шушы эчкерсез сабыйның зурларча фикерләвенә, проблемаларны чишү юлларын табуына шаккаттым. Бар көчемне җыеп: ”Борчылма, акыллым, мәктәпне ачарбыз. Туган авылыгызда рәхәтләнеп укырсыз”, –дип, аның күзләренә карадым. Минем сүзләрне ишетүгә, баланың күзләре очкынланып китте. Шул күзләрдәге очкын һәм моңа кадәр тыныч кына торган балаларның шатланышып сикергәләве минем күңелемне җылытты, көч-куәт бирде. Шунда мин үземне бик кирәкле кеше итеп тойдым. Ә малай сүзендә торды: әти-әниләр көче белән мәктәпне тергездек, ташландык агачлыктан гөлбакча ясадык. Балалар да сынатмады: яхшы укыдылар, тәртипле, актив булдылар.
...Уйларга бирелеп, мәктәпкә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Мәктәп эченә үтәм. Ә анда инде тормыш кайный. Классыма юнәләм. Ишекне ачып керүгә, шау-гөр килеп, укучыларым каршы ала. Аларның шат йөзен күрүгә, бар борчуларым тарала, үземне яшәреп киткәндәй хис итәм. 32 ел укыту дәверендә куанычлар да, борчу-кайгылар да аз булмады. Укучыларым белән бергә шатландым, бергә көендем. Ничек тә күңелләрен күтәрергә, аз гына уңышларын да бәяләргә тырыштым. Ә бала күңеле бик сизгер бит ул: барысын да күрә, белә, аңлый, юктан да хәтере кала. Сәләтен үстермәсәң – йомыла, читкә этәрсәң – үз эченә бикләнә. Тайгак юлга кереп китәргә дә күп кирәкми. Баланы ничек бар, шулай кабул итсәң, аны үзең белән тиң күрсәң генә, ул йөрәген ача, киңәш сорый, сине ярты сүздән аңлый. Минемчә, бала белән укытучы арасында эчкерсезлек, дустанә мөнәсәбәт булса гына, көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә укучыларның күңел кылларына сак кагылырга, алар белән уртак тел табып, бер җан булып яшәргә омтылам, чын КЕШЕ булсыннар, тормышта үз урыннарын таба алсыннар дип тырышам.
И гомер... нигә шулай тиз үтә икән ул!? Уку елы төгәлләнер вакыт та җитә. Тиздән, бик тиздән унберенчеләр, мәктәп белән саубуллашып, төрле якларга таралыр. 2 ел рәттән республика олимпиадасында призер булган, регионара олимпиадада һәм бик күптөрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Илвинам да мәктәпне тәмамлап чыгып китә. Шуларны уйлап, күңел йомшара. Уйларымны бүлеп, кыңгырау чылтырый. Класс җиденчеләрнең шат тавышына күмелә. Мин балаларның очкын чәчеп торган күзләренә карыйм да сокланып туя алмыйм. Бик тә самими, беркатлы шул алар. Шул чагында эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне тагын бер кат искә төшерәм. Әйе, бик күп нәрсә укытучыдан тора. Фәнгә кызыксыну уяту да, илеңне, телеңне, халкыңны ярату кебек сыйфатлар тәрбияләү дә, бала күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салу да укытучыга бәйле. Укытучы – кешегә җылы бирүче кояш, кеше хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак ул. Ә кояш нурлары һәркемне тигез җылыта, шуңа күрә укытучы-кояш та укучыларны бер-берсе белән чагыштырмаска, һәр баланың мөмкинлеген күреп, төрле эш алымнары кулланырга тиеш.
Озак еллар эшләү дәверендә мин шуңа төшендем: укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, уку-укыту процессында яңа технологияләрдән файдалану баланың фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә, үз-үзенә ышанычын арттыра. Шул очракта гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Хаталар ясый-ясый, эшли-эшли, осталыкка өйрәнә барасың. Бүгенге көндә Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укып елый алган 7 нче класс укучысы да, үземнән ике башка зуррак 11 нче класс егет-кызлары да бик кадерле миңа. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, дипломнар, ике ел рәттән Грант алуым, “Хезмәттәге уңышлары өчен” күкрәк билгесенә ия булуым балалар белән берлектәге тырыш хезмәт нәтиҗәсе турында сөйли. Уңышларым өчен мин укучыларыма бурычлы. Әгәр ябылган мәктәпне тергезүдән куркып, хезмәтемне ташлаган булсам, нишләр идем икән? “Сайлау мөмкинлеге булса, Сез укытучы булыр идегезме?” дигән сорауны еш бирәләр миңа. Әйе, һичшиксез, УКЫТУЧЫ булыр идем. Мин бик бәхетле: яраткан хезмәтем, укучыларым, гаиләм, сөекле балаларым бар. Тагын шунысы куанычлы: олы кызым, ТДГПУны тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә рус балаларына татар телен өйрәтә. Укучыларым арасында да минем юлдан китүчеләр шактый. Димәк, гомерем бушка узмаган. Шушы һөнәрне сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Моннан утыз ике ел элек, күкрәгемә башын салып, елый-елый, мәктәп ачуны сораган укучым бүген дә миңа бик рәхмәтле. Укучыларыңның, әти-әниләрнең чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре бәхет түгелмени?!



Приложенные файлы


Добавить комментарий