Минем педагогик осталыгым хмтшина а.ф


Минем педагогик осталыгым
(эссе)
Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы,
Алабуга муниципаль районы
“2 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбе”нең беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы! Бөек исем! Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык – борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары – һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Әйе, кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Менә шул минуттан ул синең янәшәңнән атлаучы, белем нигезләренә төшендерүче, шәхес буларак сине тәрбияләүче олуг бер зат. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык, сабырлык, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү...
Мин тумышым белән Мамадыш районының Рәхмәтулла Аланы дип аталган кечкенә бер авылдан. Авылыбызда мәктәп булмау сәбәпле, күрше Түбән Сөн авылы мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Әле дә хәтеремдә, биредә беренче тапкыр кояштай елмаеп, укытучым каршы алды. Менә белем дөньясына әйдәп, беренче дәрескә кыңгырау чыңлады. Дәрес башланды. Мин укытучымның һәр әйткән сүзен игътибар белән тыңлыйм, карашын, хәрәкәтләрен күзәтәм. Укытучымнан уңышларым өчен мактау сүзләре ишетү мине тагын да канатландырып җибәрә. Беренче укытучым күңелемдә һәрвакыт үрнәк булып сакланып калды, ә аңа булган хөрмәт хисләре кечкенәдән үк миндә әлеге мактаулы хезмәткә карата кызыксындыру уятты. Әнә шул балачак хыяллары, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине, 14 яшьлек кызны Казан педагогия көллиятенә китерде. Дүрт ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштергәч, кулыма кызыл диплом алып, борынгы Алабуга шәһәрендә мөгаллимлек хезмәтемне башлап җибәрдем. Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. 17 ел дәвамында хөрмәткә лаек булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәтен бик яратып башкарам. Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, аларда милләтемә, туган халкыма карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, татар халкының бай мирасы, гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында һәр укучымның йөрәгенә җиткерү. “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”- дип яза Галимҗан Ибраһимов. Минем дә педагогик фәлсәфәм – балада иҗат һәм эзләнү мөмкинлекләрен ачу, аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Бурычым - укучыларны танып- белү процессы белән кызыксындыра алу, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтү, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру. Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен һәрвакыт эзләнү, педагогик осталыкны һәм иҗади эшчәнлекне үстерү өстендә эшләү таләп ителә. Бу процесста вакыт, рухи һәм ихтыяр көче булу бик мөһим.
Мин күбрәк әдәби китаплар, газета–журналлар укыйм, үземнең фәнни-методик китапханәмне баетам, гомумән, үз белемемне үстерү өстендә даими эш алып барам. Тырышлыгым уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә: IV Халыкара укытучылар фестивалендә мастер-класс күрсәтәм, Бөренрәсәй “Каурый каләм” иҗат бәйгесендә, V Бөтенрәсәй “Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” бәйгесендә түгәрәк өстәлдә актив катнашучы. Татарстан Республикасы һәм Алабуга шәһәре күләмендә казанышларым да аз түгел: мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең XI һәм XIII республика педагогик укуларында чыгыш ясап диплом белән бүләкләнәм, регион һәм шәһәр методик семинарларында педагогик осталыгым белән уртаклашам. Укытучы берникадәр артист сәләтенә дә ия булырга тиеш, бәлки шуңа да миңа еш кына сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә. Мәктәп күләмендә оештырылган төрле бәйрәм – кичәләрне алып барам.
Иҗади эшчәнлегемнән тыш, иң беренче баскычта яраткан татар теле һәм әдәбияты дәресләрем тора. Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы артты, шуңа күрә дәресләремне заманча технологияләр кулланып укытам. Мәсәлән, дәресләрне оештыру дәверендә компьютер технологияләрен куллану бик отышлы дип саныйм, чөнки компьютер ярдәмендә бик күп эшләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, интерактив уеннар, төрле тестлар, схемалар. Интерактив мультимедияле “Бала” китапханәсен, татар телендәге мультфильмнарны, “Ана теле” проектын дәрестә актив кулланам, башка шәһәрдәге хезмәттәшләрем белән татар телендә аралашыр өчен үземнең сайтымны булдырдым.
Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча аралашырга өйрәтү максатыннан чыгып, дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырам. Бу технологиянең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. “Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була”, – дип белдерә профессор Ә.Рәхимов. Чыннан да, төркемнәрдә эш барышында укучыларым бер-берсен тыңларга, контрольдә тотарга һәм белемнәрен бәяләргә, нәтиҗә ясарга, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр.
Сөйләм телен үстерү белән беррәттән укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе - проектлар технологиясен татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, традицияләрен өйрәнү дәресләрендә куланып, уңай нәтиҗәләргә ирешәм. Бу төр дәресләрне оештырганда “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Алабуга нуры” газеталарындагы материаллардан файдалану шулай ук отышлы.
Укыту процессында викторина, сәяхәт, тәрҗемәчеләр конкурсы, зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы, рольле уеннар оештыру, кроссвордлар, ребуслар чишү, күренекле шәхесләр, ветераннар белән очрашу, татар телендә заманча җырлар өйрәнү, төрле бәйрәмнәр оештыру укучыларымда татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну уята. Сәләтле укучыларым Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга районы күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә яратып катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Укучыларымның иҗат уңышларына педагогик осталыгымны дөрес кулланып, һәр укучыма индивидуаль якын килеп эшләү, алар белән яхшы мөгамәләдә булу, уртак тел таба белү, аларның ярдәмчесе һәм киңәшчесе булу да уңай йогынты ясый дип саныйм.
Билгеле, рус мәктәбендә татар телен дәүләт теле буларак укыту җиңел түгел, шулай да бик тә кызыклы. Аһәңле, моңлы телебезнең барлык нечкәлекләрен саклап өйрәтү, аның кирәкле, актуаль булуын һәр укучы күңеленә җиткерү, тормышта куллана белергә өйрәтү – татар теле һәм әдәбияты мөгаллименең зур вазифасы. Димәк, илебездә тынычлык, милләтара дуслык, башка халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итү, гомумән, сәламәт фикерле җәмгыять тәрбияләүдә тел белеме укытучыларының роле бик зур.
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү-яхшы һөнәрдер, -
дип язган Дәрдемәнд. Әйе, күп телләр белгән кешенең аңы, фикерләү дәрәҗәсе үсә, хәтере яхшыра, эчке дөньясы байый. Менә шул хакта без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары яшь буынның аңына сеңдерергә тиешбез. Шул вакытта гына милләтебез, телебез, мәдәниятебез яшәр һәм киләчәгебез якты, өметле булыр.
Мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе буларак, хезмәттәшләрем белән бергә укыту эшчәнлегендә барлыкка килгән кайбер сорауларны, мәсьәләләрне чишәргә, төрле авырлыклардан чыгу юлларын эзләргә туры килә. Хәзерге көндә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру юнәлешендә актив эшлибез. Бердәм булу, бер-беребезгә ярдәмләшеп, тәҗрибәбез белән уртаклашып хезмәт итү эшемдә стимул булып тора.
Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, шөкер, сулар һавам, эчәр суым, табын тулы ризыгым, газиз балаларым, сөекле ирем, әти-әнием, туганнарым һәм чын күңелемне биреп башкарган эшем бар. Тәрбияләгән укучыларымда әдәпле, гадел, кешелекле, ярдәмчел булу кебек уңай сыйфатлар күрү минем өчен икеләтә бәхет. Аларның җәмгыятькә яраклы, файдалы шәхес булып үсүенә, тормышта үз урыннарын таба алуларына иманым камил. Бүген яшьлегемдә укытучы һөнәрен сайлаганым өчен сөенеп туя алмыйм. Әйе, мин җир йөзендәге иң җаваплы, изге һәм саваплы эш башкаруым белән горурланам! Алдагы көнемдә сәламәт хәлемдә яраткан укучыларым, хөрмәтле хезмәттәшләрем арасында эшләп, һөнәр юлында уңышларга ирешергә насыйп булсын!

Приложенные файлы


Добавить комментарий