Минем педагоглык осталыгым. Ессе 0


Минем педагоглык осталыгым
Эссе
Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар дип, уза көннәрем.
Мин укытучының хезмәтен агач белән чагыштырыр идем. Агач аска да, өскә дә үсә. Ул аска-җиргә, тирәнгәрәк тамырларын җәеп җибәрә. Тамырлары тирәнгәрәк үтеп кергән саен, өскә дә ныграк күтәрелә.
Мәктәп – безнең тамырыбыз. Баланың белеме нык, яхшы булса, киләчәктә хыялларын тормышка ашыру да җиңел булыр. Ә өскә, белем үрләренә күтәрелгәндә балалар өчен укытучы – сабыйларның җанын җылытып, педагогик сәләте, психологик осталыгы белән аларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче остаз.
Үзем башлангыч сыйныфларда укыганда укытучыны, беренче чиратта, бөтен нәрсәне дә булдыра ала торган, ниндидер фантастик көчкә, иң зур хөрмәткә һәм дәрәҗәгә ия булган кеше дип күз алдыма китерә идем.
Мин Ютазы районы Кәрәкәшле авылында белем алдым. Бер гасырлык тарихы булган Кәрәкәшле мәктәбен язучы Рафаэль Мостафин юкка гына “Кече академия” дип атамаган. Чөнки туган авылым Кәрәкәшле – галимнәр ватаны. Безнең авылдан 17 галим, 131 атказанган кеше чыккан. Галимнәр Мирфатыйх Зәкиев, Нариман Хаҗипов, Фәһимә Хисамова, Нил Габбасов, Әнвәр Шәрипов, Илбарис Надиров һәм башкалар – барысы да Кәрәкәшле мәктәбендә белем алган. Ә мәктәпнең тарихы исә 1907 нче елга барып тоташа...
Балачак хыяллары мине Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогия факультетына алып килде. Аны уңышлы гына тәмамлап, кулга диплом алып, туган ягыма эшкә кайттым. Мин педагогик эшчәнлегемне башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. Хезмәтемнең бу еллары миңа тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итте. Ә кечкенәдән үк туган телемне ярату, әдәбият белән кызыксыну мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга дигән ныклы карарга китерде. Һәм бүгенге көндә мин - Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 30 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ике югары педагогик белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысына мәктәптә аеруча зур бурычлар йөкләнә, чөнки ул белем бирүне милли тәрбия белән дә үреп барырга тиеш, нәкъ менә ул татар балаларында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләргә бурычлы. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысы тирән белемле, һәрьяктан гармоник үсешкә ия булырга тиеш. Ул үз фәне буенча укучының теләсә нинди соравына да җавап бирергә әзер булырга, башка өлкәләрдә дә хәбәрдар булып, төрле темага сөйләшә һәм әңгәмә кора белергә тиеш.
Замана үзгәреп тора. 30 ел мәктәптә эшләү чорында мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр, яңалыклар булды. Ләкин укыту процессы никадәр үзгәрсә дә, бала белән турыдан-туры аралашу, җанлы сөйләшү – зарур. Чөнки бернинди техник чаралар да укытучының җанлы-эмоциональ сүзен алыштыра, балага рухи-әхлак тәрбиясе бирә алмый.
Интернет бүгенге көн өчен кирәкле мәгълүмат чарасы булса да, мин үзем күбрәк китап-журнал уку, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Укучыларымны да шуңа өйрәттем. Нәтиҗәләре дә озак көттермәде – бик күп укучыларым районкүләм, Республика һәм Бөтенроссиякүләм бәйгеләрдә уңышларга ирештеләр. Мәсәлән, Гафиятуллина Әдилә Казан Федераль университеты үткәргән “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә 3 ел рәттән дипломант булды. Әдиләнең доклад өчен әзерләгән темалары да кызыксыну уятырлык иде: «Азнакай төбәге авылларының топонимиясе”, «Халык педагогикасында зәвык тәрбиясе» “Татар фамилияләренең ясалыш үзенчәлекләре”.
Ә “Марсель Галиев исемендәге Беренче Республикакүләм укулар”да укучым Зиннурова Диләрә 3 нче призлы урынга лаек булды. Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган Арча районы Яңа Кырлай авылында уздырылган “Без – Тукайлы халык” IV Республикакүләм Тукай укуларында укучым Әхмәтшина Азалия дипломант булды.
Укучыларымны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә дә өйрәтәм. Нәтиҗәләребез дә куанычлы: “Туган телем – серле тел” исемле Республикакүләм бәйгедә укучыларым Сафина Азалия 1 нче дәрәҗә, Мәхмүтова Гүзәл 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Сафина Азалия шулай ук Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең “Нәфис сүз” номинациясендә дипломант булып, гала-концертта чыгыш ясады. Азалия халкыбызның сөекле шагыйре Г. Тукай иҗаты белән дә кызыксына. “Без – Тукайлы халык” исемендәге IV Республика конкурсында һәм «Тукай замандашлары» исемендәге V Бөтенроссиякүләм сәнгатьле сөйләм бәйгесендә дипломант булды. “Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә дипломант булды.
Укучыларым арасында каләм тибрәтүчеләр дә бар. “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә укучым Хафизова Нәргизә диплом белән бүләкләнде. Ә Клара апа Булатова премиясен тапшыру конкурсында Тинбакова Рәйлә катнашучы дипломына ия булды.
2015 нче елда Борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышлап укучылар арасында үткәрелгән Республикакүләм рәсем конкурсында укучым Вәлиева Гүзәл 1 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Бүләкләнү дә истә калырлык булды, чөнки дипломны һәм рәхмәт хатын Минтимер Шәймиев һәм мәгариф министры Энгель Нәвәп улы Фәттахов Казан Кремлендә тапшырдылар.
Бик күп укучыларым районда үткәрелгән конференция һәм бәйгеләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Үзем дә, укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, һәрвакыт эзләнүдә. 2014 нче елда Халыкара фәнни-гамәли конференциядә алган почет грамотасы, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең дипломы, 2015 нче елда X Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә алган Рәхмәт хаты, “Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсының Рәхмәт хаты, 2016 нчы елда “Тукай укулары” исемле Республикакүләм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясенең дипломы, “Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен” дип бирелгән Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау Грамотасы (2013), “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте өчен” дип бирелгән Азнакай муниципаль район башлыгының Мактау Грамотасы (2015) соңгы еллардагы тырыш хезмәтемнең нәтиҗәләре.
Ирешкән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйча, мин бүген дә хезмәтемнең алгы сафында. 2014 нче елда “Ачык дәресләргә анализ” исемле район семинарында яшь укытучылар алдында «Фигыльләрне кабатлау» темасына ачык дәрес биреп, 2016 нчы елның август конференциясендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына “Татар теле дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү алымнары” темасына мастер-класс күрсәтеп, эш тәҗрибәм белән уртаклаштым. Шул ук елның ноябрь аенда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында “Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес” дигән темага багышлап үткәрелгән директорларның Төбәкара семинарында “БРТ әзерлек чорында Тукай мәсәлләрен куллану” темасына 9 нчы сыйныф укучылары белән мастер-класс үткәрдем.
Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларым белән дәрестән тыш төрле чаралар үткәрәм. Якташыбыз Илдус абый Гыйләҗев белән очрашу, “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Гаилә бәйрәме”, “Чәй яны – гаилә җаны” һәм башка төрле кичәләрдә ата-аналар да катнашып, туган телебезнең сафлыгына сокланып, балаларының ана телен яратып өйрәнүләренә шатланалар. Ә Казанга барып, Камал һәм Тинчурин театрларында караган спектакльләр, Петербург шәһәренә экскурсия укучыларымның хәтерләрендә озак сакланыр дип уйлыйм.
Йомгаклап шуны әйтәм, укытучы исемен һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, иман кирәк.
Укытучы! Ул бала күңелендә игелекле, гаҗәп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.

Приложенные файлы


Добавить комментарий