Минем тату гаилм


Муниципальное автономное дошкольное общеобразовательное учреждение «Детский сад №185 комбинированного вида»
Советского района города Казани.
Открытое занятие с родителями и с детьми старшей группы
(5-6 лет)
Тема: «Минем тату гаиләм”
Открытое занятие в рамках МАДОУ №185
Подготовила: воспитатель по обучению
детей татарскому языку Вахитова М.В.
Казань-2016
Зурлар төркемендә әти –әниләр белән ачык дәрес.
Тема: “Минем тату гаиләм”
Максат. Гаиләнең татулыгы нәрсәгә бәйле икәнен аңлату, бер-береңә игътибарлы булу, ярдәмләшү, олыларга хөрмәт тәрбияләү, эне һәм сеңелләрн карау. Туган сүзенең мәгънәсен аңлату һ.б.
Ярдәмлек. Гаилә чәчәге (гаилә әгъзаларының фото сурәтләре белән)
Тәрбияче. Гаилә ул-бик олы сүз. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Апа-абыйларыгыз сезнең өчен кайгыртсалар, эне-сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Гаиләдә кешеләр бер берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш.
Хәзер без сезнең белән үзебезнең гаиләләребез турында сөйләшербез. Сезнең гаиләләр турында ниләр сөйли аласыз?
(Балалар үз гаиләләре турында сөйлиләр, гаилә чәчәген курсәтәләр. Гаилә чәчәген балалар әти-әниләр белән бергәләшеп ясаганнар, чәчәкнең һәр таҗында гаилә әгъзасының фотосы.)
Гаиләдә иң олы һәм хөрмәткә лаек булган кешеләр кемнәр алар? (Балалар җавап бирә)
Әйе, дөрес, бу безнең әби белән бабай. Алар олы яшьтә, күпне күргән. Без һәрвакыт әби-бабайларга ярдәм итәбез, аларны бик яратабыз. Ә хәзер, Роберт Миңнуллинның “Бабай кебек” –дигән шигырен тыңлап үтәбез.
Бабай кебек.
Бабай әйтә: “Мин гел күрәм
Кояшның туганын,- ди,-
Кояш чыкканын күргәнгә
Бәхетле булганмын!”-ди.
Мин дә бабайга охшаган,
Соң торганым юк минем-
Кояш чыкканын карыйм да
Аннан тагын йоклыймын!
Р. Миңнуллин “Бабайлар нинди була?”(Бу шигырьне кыз белән малай сөйли)
-Бабайлар нинди була?
-Алар сакаллы була!
-Бабайлар нинди була?
-Алар мыеклы була!
-Бабайлар нинди була?
-Алар күзлекле була!
-Бабайлар нинди була?
-Алар таяклы була!
-Юк шул, юк, алай булмый,
Юк, андый бабай булмый!
Менә минем бабамның
Сакалы да юк аның,
Мыегы да юк аның,
Күзлеге дә юк аның,
Таягы да юк аның!
Әби белән бабай башкаруында кызыклы бию. (балалар башкара)
-Балалар, ә сез дәү әниләрегезне, әбиләрегезне яратасызмы? Алар нинди?
(Балалар җаваплары)
Флера Тарханова “Син, дәү әни, шундый ягымлы”
Син, дәү әни шундый ягымлы:
Әллә синдә йолдыз балкыймы,
Әллә инде кайнар кояшның
Җылы нуры кереп калдымы?
Син аркамнан мине сөясең,
Чәчләремне сыйпап үбәсең,
Бәбкәччәем минем, күз нурым,
Оҗмах кошым минем диясең.
Зур кыз булгач, сине карармын,
Чәчләреңне сыйпап тарармын.
Картайма да, читкә дә китмә,
Минем үскәнне көт, ярармы?!
Һәрвакытта да әби-бабайларыбызны хөрмәтлик, яратыйк, ихтирам итик, балалар.
Балалар, ә сезнең гаилә башлыгы кем? (балалар җавап бирә)
Әти кеше – гаиләдә иң зур, баш кеше. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, акча эшли. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти кеше башкара. Ул-өйнең төрәге, таянычы.
Әтиегез эштән кайтып кергәндә, аны беркайчан да,”Миңа нәрсә алып кайттың?” дигән сорау белән каршы алмагыз, балалар. “Әтием, хәлең ничек? Арымадыңмы?”-дип сорагыз, кочаклап алыгыз. Шулай әйтсәгез, әтиегез шатланып, бөтен арыганнарын онытыр.
Әтиегез-әниегез һәрвакыт сезнең янда- авырганда да, борчылганда да, шатланганда да. Алар сезнең иң якын дусларыгыз.
Әйдәгез әле , яраткан әти –әниләребез белән татар халык уены “Йөзек салыш” уйнап алыйк.
( Әти-әниләр урындыкка утыра, 1 бала йөзек сала, уен берничә тапкыр уйналына) Кемдә йөзек, шул әти-әни җәза үти (бии, җырлый....)
Балалар, ә кем безгә тәмле ашлар пешерә? Чәчләрне тарап матур күлмәк кидерә, ягымлы сүзләр әйтә, әкиятләр укый.
Балалар җавабы.
Әйе, дөрес, бу безнең яраткан әниләребез.
Әниләр турында җыр.
Иң якын кешем. (Ләйлә Хисматуллина)
Мин сине бик яратам әнием,
Минем иң якын кешем әнием,
Әкиятләр сөйлисең әнием,
Миңа елмаеп көләсең әнием.
Кушымта:
Әнием, әнием матурым,
Әнием, әнием күз нурым,
Әнием, әнием былбылым,
Әнием, әнием алтыным.
Матур җырлар җырласаң әнием,
Яңгыр да туктап кала әнием,
Хәерле иртә дисәң әнием,
Кояш чыккан күк була әнием.
Кушымта:
2 тапкыр кабатлана.
Әнием, әнием матурым,
Әнием, әнием күз нурым,
Әнием, әнием былбылым,
Әнием, әнием алтыным.
(Бер бала шигырь сөйли “Минем гаиләм”)
Минем гаиләм.
Әби-бабай, әти-әни,
Мин, нәни кыз, Наилә.
Менә нинди сокландыргыч
Безнең тату, матур гаилә.
Балалар, ә тату гаилә нинди ул? (Балалар җаваплары)
Дөрес. Тату гаиләдә яшәү бәхет ул балалар. Гаиләдә кешеләр бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Сез дә өйләрегездә тату,бердәм, бер-берегезгә булышып яшәгез. Әти-әниегезгә, әби-бабайларыгызга игътибарлы булыгыз.
Безнең гаилә бәйрәмебез ахырына якынлашты, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!
Кулланылган әдәбият:
Ф.Ю Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Борханова. Гөлбакча.Балалар бакчалары өчен хрестоматия.
Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма 3-4 яшь.
Закирова К.В. Балачак аланы.Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.
Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик кулланма.
Йолдыз. Колакчын кигән кояш.
Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Туган телдә сөйләшәбез.Методик кулланма. 5-7 яшь.
Миңнуллин Р.М., Әни, мин көчек күрдем.
Тарханова Ф.Г., Карлыган белән чия.
Миңнуллин Р.М., Мин мактанчык түгел.

Приложенные файлы


Добавить комментарий