Минем яраткан шагыйрем г 0


Чистай муниципаль районы
1 нче урта мәктәбе Тема: «Минем яраткан язучым» Г.Тукай Эшне үтәде:
4 «А» сыйныф укучысы Решетникова А.
Укытучы:Мифтахова Г.М.

Чистай- 2016 ел.
Кулланылган әдәбият:
Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. VII том. ТаРИХ- 2002.
«Ялкын» журналы 2006 ел, апрель.
- Минем яраткан шагыйрем Г.Тукай. Тукай ул безнең өчен гади шагыйрь генә түгел. Ул - зуррак. Ул сәясәтче генә дә, дипломат кына да түгел. Ул, гомумән, безнең рухи маягыбыз. Инде ничә дистә еллар шулай...
Танылган татар шагыйре Илдар Юзеев аның турында түбәндәге юлларны яза:
«Сәнгатебез күкләрендә-Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!»
Дөрес, без аны чорына карап, үзебезчә файдаланырга тырышабыз. Аңа төрлечә бәя биреп карыйбыз. Совет чорында – бер төрле, демократияләштерү чорында икенче төрле бәя. Шигырьләренә дә төрлечәрәк карашлар булды. Социализм дәверендә аларны социалистик реализм күзлегеннән карап тикшердек, 30нчы елларда буржуаз милләтчелек рухы белән сугарылган иҗат диючеләр дә булды шикелле. Ә хәзер исә Тукай, аның иҗаты бөтенләй башка яңгыраш ала бара.
Ләкин, ни генә булмасын, нинди генә заманнар килмәсен, Тукай барыбер үзе булып кала. Тукай безгә һәрвакыт кирәк булды, бүген дә кирәк һәм киләчәктә да шулай булачак. Гомумән, һәрбер халының үзенең Тукае булырга тиеш. Әнә шул бер Тукай һәрбер татарның үз Тукае була алса гына ул - бөек Тукай! Әлбәттә, һәркем Тукайны үзенчә аңлый, үзенчә ярата, аңа үзенчә бәя бирә. Тукай, рәссамнар күзлегеннән караганда да, бер төрле генә түгел. Бер карасаң, Тукай пәһлеван кебек, икенчесе - моңсу, кәләпүштән, өченчесе бөтенләй татарга да охшамаган…Минем өчен Тукай барыннан да элек - бөек балалар шагыйре. Безнең бик зур балалар шигъриятебез бар. Һәм ул, әлбәттә, Тукайдан башлана. Аның балалар өчен язылган шигырьләре - халыкка, балаларга иң якын шигърият. Бала өчен кирәкле¬ген аңлап, балачагына яңадан кайтып язылган шигърият ул. Тукай балалар шигъриятен бик тирәнтен өйрәнгән һәм аның күп кенә шигырьләре рус, Европа авторларыннан тәрҗемә итеп тә язылган.
Һәм шунысы: аның нәкъ менә балалар өчен язылган шигырьләре бүгенге көн теле белән язылган. Балалар күңеленә барып җитсен өчен, аңлаешлы тел белән язган ул. Аңа кадәр дә балалар өчен язучылар булуын булган, әмма балалар өчен профессиональ шигъриятне Тукай башлап җибәргән.
Ул бит шигырьләр генә язмаган, дәреслекләр төзегән, дәреслекләр өчен махсус хикәяләр, әкиятләр иҗат иткән. Балалар дөньясыннан, аларның үз тормышыннан шигырьләр яза башлаган. Кечкенә шәкертләр тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сурәтләгән.
Аннары Тукай бит ул халык авыз иҗатын яхшы белгән. Фольклорга таянып та балалар шигърияте үрнәкләрен тудырган, шуңа да аның иҗаты - халыкчан, шуңа да ул - бөек!
Г. Тукай, мәхәббәт турында язганда да, җирдән аерылмый, серлелеге белән ымсындырып торган күккә ашмый. «Хур кызына» шигырендә ул оҗмахтагы хур кызының гүзәлллегенә соклану ихтималын белгертеп, аны:
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың; Матурларның матурыннан матурсың,—
дип бәяләсә дә, «шулай да җир кызы синнән сөеклерәк» дигән нәтиҗә ясый. Әйе, оҗмах кызы матурдыр да бит, ләкин кайда ул? Бармы ул? Ә җир кызы менә монда, янәшәдә. Аны күрергә, гүзәллегенә сокланырга, сүзләрен тыңларга, икәүдән-икәү калып, сөйләшергә дә мөмкин. Ул аңлаешлырак, якынрак, шуңа күрә, шагыйрь әйтмешли, сөеклерәк тә. Күрәбез, Г. Тукай борынгы шигъриятебездән килә торган бай мәхәббәт лирикабызга да кыйммәтле өлеш керткән, аны үз аңлавы һәм хисләре белән баеткан.
Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. «Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала»,— ди халык. Г. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны «Сәмави сүз» («Күк сүзе»н) сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Чөнки:
Шагыйрь булып җитлегү чорында Г. Тукайның төрки һәм башка Көнчыгыш әдәбиятларыннан үрнәк алуы, алардагы үзе кирәк дип тапкан байтак якларны иҗади кулланганлыгы турында инде без беләбез.
Мәдрәсәдә укыган Г. Тукай, әлбәттә, иң әүвәл Көнчыгыш шигърияте белән азыклана.
Г. Тукай иҗатының зурлыгы, аның шигъри әсәрләрендә генә түгел, бәлки тәнкыйть һәм әдәбиятка, тарихка караган фәнни хезмәтләрендә дә күренә.
Ул үзенә кадәрге шагыйрьләр иҗаты белән яхшы ук таныш булган һәм аларга карата шәхси мөнәсәбәтләрен дә әйтеп барган. Мәсәлән,
«Тагын да яңа Тукайлар туармы?» дигән сүзләр еш ишетелә. Тукай башкача булмаячак, ул бер генә. Әнә шул берәү булган өчен дә ул безгә бик кадерле дә. Егерме җиде ел гына яшәп киткән Тукай безгә әллә ничә гасырга җитәчәк әле.
- Чорлар охшаш, дидек. Димәк, Г.Тукайның «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!» һәм «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» кебек сүзләре бүген дә үз көчендә кала?
- Г. Тукай, үлемсез мирас калдырган. Г. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.



Приложенные файлы


Добавить комментарий