Минем яраткан укытучым гумарова енже 78 школа


Казан шәһәре Идел буе районы
Сочинение
Минем яраткан укытучым
Эшне башкарды: 78 урта белем бирү мәктәбенең 4 нче “Б” сыйныфы укучысы Гөмәрова Энҗе Наил кызы
Җитәкчесе: 78 нче урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Лилия Ринат кызы
2014 ел
Минем яраткан укытучым.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сез иң күркәм кеше иткәнсез.
(Фәнис Яруллин)
Укытучы... Бу сүз, чын мәгънәсендә бөек, тылсымлы көчкә ия. Һәр кешенең укытучысы була. Укытучы ул инженерны да, табибны да, президентны да олы тормышка озатучы кеше. Мин үземнең киләчәктә кем буласымны белмим әле. Кем генә булсам да, укытучымның өлеше зур була. Укытучыда барлык һөнәр ияләренә җитәрлек иң яхшы, кирәкле сыйфатлар тупланган.
Минем дә бик яраткан укытучым бар. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Ринат кызы. Ул безнең мәктәптә күптән эшли. Мәктәпнең җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша. Лилия Ринат кызы дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Теманы җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ә без аны үз чиратыбызда “4”ле һәм “5” ле билгеләре белән сөендерергә тырышабыз. Шулай ук, ул укучыларны төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерли. Мәсьәлән, ЦВР да бөек Ватан сугышына багышланган шигырь конкурсы узды. Мин ул конкурста М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләдем һәм Идел буе районы буенча призлы урын алдым. Бу уңышка ирешүем белән мин укытучыма зур рәхмәтлемен, чөнки ул мине сәнгатьле һәм матур итеп шигырь сөйләргә, сәхнәдә үземне тотарга өйрәтте.
Лилия Ринатовнаны барлык укучыларда яраталар. Укытучылар коллективында аның үз урыны бар.
Ул дәресләрне яхшы бирә, аңлата белә, урыс балаларында татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Укытучым бик пөхтә, матур, заманча киенә.Үзе дә бер кыз һәм бер малай үстерә. Менә шушы сыйфатлары өчен мин укытучымны яратам. Аңа ныклы сәламәтлек һәм авыр эшендә сабырлык телим!
Балаларның теле-кыңгырау,
Гел чаңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Приложенные файлы


Добавить комментарий