Мингаян мозаффарова


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

* Үсеш таләп итүче факторлар һәм аларның үзенчәлеге Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы, педагогика фәннәре кандидаты, Профессионал үсеш кысаларын таләп итә торган документлар РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Педагог» профессиональ стандартны раслау хакындагы боерыгы:№544. 18.10.2013Гамәлгә керә: 1.01.2015 «РФ мәгарифе хакында»гы федераль закон№ 273-ФЗ. 29.12.2012Гамәлдә:1.09.2014 Үзгәреш кичерергә тиешле эчке документлар (1.01.2016 кадәр) УставВазифа (должность) инструкцияләреКоллектив шартнамәсеЭчке тәртип кагыйдәләре Хезмәткә түләү нигезләмәсеСтимуллаштыручы түләү нигезләмәсе Педагогның портфолиосы * . Профстандартларны өйрәнү (үзлектән, методик берләшмәләрдә, педколлективтаҮсеш резервын –проблемалы мизгелләрне ачыклау (үзанализ, үзара анализ) Ачыкланган проблемалы мизгелләрне төзәтү буенча комплекслы эшчәнлек планлаштыру- проблеманы хәл итү юлын, ысулын билгеләү БЕРЕНЧЕЛ БУРЫЧ – профстандарт таләпләренә тәңгәл булу (педколлективның һәм һәр педагогның) Профессионализмны ассызыклаучы иң әһәмиятле күрсәткеч – укыту-тәрбия процессында федераль дәүләт стандартлары таләпләрен максималь тәэмин итү Укыту-тәрбия процессының көтелгән нәтиҗәлелеге : махсус белем күнекмәләр универсаль гамәлләр Универсаль гамәлләрнең төрләре РЕГУЛЯТИВ ТАНЫП-БЕЛҮ предметара Универсаль гамәлләр Шәхес буларак коммуникатив Шәхес буларак үсеш күрсәткече Тормышта үзбилгеләнүгә әзерлек;мораль нормаларны үтәргә әзерлек;гомумкешелек кыйммәтләренә адекват мөнәсәбәттә булырга әзерлек. Регулятив гамәлләр уку мәсьәләсен кую (мин нишләргә тиеш?), чишү юлларын билгеләү (ничек эшләп була? болай да, болай да була, тагын башкача эшләп булмыймы икән? дип улый белү); эффектив булганын (нәтиҗәгә җинел илтә торганын, уңаен) сайлап ала алу, куелган мәсьәләне чишү; үз эшенә контроль ясый (нишләргә тиеш идем әле, ничек эшләдем? дип кабат уйлый) белү (үзконтроль); бәя бирә (ничек булды? яхшымы, начармы? акмы,карамы? дигән сорауларга җавап бирә) белү ; үз эшенә адекват бәя (үзбәя) Танып-белү гамәлләре Уку мәсьәләсе чишелешенең гомуми ысулын формалаштыру; үзләштерелгән эчтәлекне һәм чишелешнең гомуми ысулын модельләштерү (предметлды, график, символлы). Коммуникатив гамәлләр Укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүе . «Эшчәнлек - Деятельность». Эшчәнлек– танып-белүгә һәм субъектның үз-үзен үзгәртүгә юнәлдерелгән психик активлык формасыЭшчәнлек эчтәлеге: максат, мотив, ысул, шартлар, нәтиҗә «Эшчәнлек оештыру - деятелностный подход», Эшчәнлек чишү ысуллары эффектив ысулны сайлау проблем аерып алу үзконтроль Үзбәя пробел өстендә эш «эшчәнлек» уен уку хезмәт РЕПРОДУКТИВ КОНСТРУКТИВ ИҖАДЫЙ ЭШЧӘНЛЕК эшчәнлек төрләре ЭШЧӘНЛЕК ФОРМАЛАРЫ Уку эшчәнлеге Уку эшчәнлеге (учебная деятельность) – укучыны белем алу субъекты итеп үзгәртүгә юнәлдерелгән укытучы һәм укучылар хезмәттәшлеге Укытучы = S укучылар = ss S ↔ s sВ.В.Давыдов:«УД недолжна пониматься как проявление интеллектуально-понавательной активности детей. Это – момент целостной и полнокровной жизни ребенка в школьный период развития.. Взаимосвязь УД с другими видами деятельности детей служит психологической основой единства и неразрывности их обучения и воспитания» Уку эшчәнлеген оештыруның классик формасы – ДӘРЕС ЭЧТӘЛЕК КОНТРОЛЬ ЭШЧӘНЛЕКФОРМАСЫ ЧАРАЛАР МЕТОД МАКСАТЛАРЫ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛЕЛЕК Мирза Исмагилович Махмутов «Дәрес - белем, тәрбия бирү, үстерү бурычларнын хәл итеп, укытучы һәм укучылар катнашында, системалы һәм билгеле бер вакыт аралыгында кулланыла торган укучы эшчәнлеген оештыру формасы. Дәрестә укыту-тәрбия процессының барлык педагогик элементлары катнаша: максат, эчтәлек, чаралар, методлар» Дәрес эчтәлеге Укытучының тематик планы таләп иткән махсус Б, К һәм ББУУГ күләме. Планлаштырылган нәтиҗәлек Качественный показатель планируемого объема ЗУН и УУД Максат Ирешелергә тиешле нәтиҗә фаразы. Максат эшчәнлеккә юнәлеш бирү функциясен үти. Чаралар белем чыганаклары (дәреслек, белешмә сүзлекләр;интернет ...); техник чаралар, күрсәтмә һәм тарату материалы; такта ( 20 нче гасыр яисә 21 нче гасыр тактасы);укучының эш дәфтәре. Танып-белү эшчәнлеген оештыру методлары (уку-танып белү процессын оештыру характеры буенча, бу бүленеш авторы М.И.Мәхмүтов): аңлатмалы-күрсәтмәле (объяснительно-иллюстративный )–(у1); репродуктив (репродуктивный) - (у1-у2);өлешчә эзләнүле (эвристический) - (у2);проблемалы ситуация тудыру(проблемной ситуации) (у2-у3);Тикшерүле (исследовательский )(у3); Уку эшчәнлеген оештыру формалары Фронталь;төркемдә;индивидуаль. Формы контроль һәм бәя формалары Укытучы контроле һәм бәясе; укучыларның үзара контроле һәм бәясе; укучыларның үзконтроле һәм үзбәясе. Педагогик технология «Технология – это совокупность приемов, применяемые в каком-либо деле»Технология – многосоставной процесс, в нем каждая составляющая работает на результат . Чуть технология нарушена – и результат будет не тот, что планировался.«Технология – это совокупность знаний о способах и средствах организации УД, ведущих к качественным изменениям в личности обучаемых и достижению заданных результатов» А.З.Рахимов Көтелгән нәтиҗәлелекне тәэмин итә торган дәрес структурасы I.Ориентлашу, мотивация этабы( мотивация - динамический процесс физиологического и психологического управления поведением человека, определяющий его направленность, организованность, активность и устойчивость.) II. УМ адымлап чишү этабы.III. Рефлексия, бәяләү этабы. (рефлексия познавательная - обращение назад, самонаблюдение) Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?2. Белемнәрне тигезләү - актуальләштерү, ягъни бүгенге тема­ны үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште­релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле бе­лем, күнекмәлерне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Укумәсьәләсе = дидактик максат). I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. 1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм би­ремнәргә бүлә) адымлап чишү оештырыла:2. {һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып}нәтиҗәләр гомумиләштерелә; Нәтиҗә →бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә сөйләнә. Укытучы критерий бирә. Укучылар үзбәя куя.Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү. III. Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу. Ягъни, нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә); ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.Искәрмә. Универсаль критерий:Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларгаа) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйлиалса - «4»;в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».Әмма бу универсаль критерий белән бәя бирүгә әкренләп өйрәтү зарур...3. Өйгә эш алу. (Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә):репродуктив эшчәнлеккә, ягъни класстагы эшкә охшаш,үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш (бу эшмәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәмкүнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу би­рем ихтыярый;иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир­лектә куалану өчен бирелә; бу эш ихтыярый. Институт развития образования Республики Татарстан * Выготский Лев Семенович (1896-1934):«Для того, чтобы просто преподавать, можно знать чрезвычайно мало, а для того, чтобы направлять собственную деятельность ученика, учитель должен знать чрезвычайно много». Галимҗан Ибраһимов: «Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәлле, иң җимешле орлыктыр» ( «Әдәбият дәресләре» китабында, кадимчеләрне тәнкыйтләп язган сүзләре; 1916 нчы ел ). Ризатдин Фәхреддин: «...Кадими укыту балаларның гомерләрен генә түгел, остазларныкын да зая итүдер. Әмма үзгәрешләр кертүгә рөхсәт юк. Аз гына тайпылыш та мәдрәсәләргә дәүләт тарафыннан төшерелгән низам (устав) бозу һәм хыянәт дәрәҗәсендәге җинаять булып исәпләнәчәк». (Р.Ф.Гарәп лөгате вә аның галимнәре.);Фатих Әмирхан: «Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә тәлкыйн итү (төшендерү) мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә генә ярыйдыр, Милли рух кертү. милли рухта тәрбия итү шәкерткә «Менә син милли бул, үзең әнсат иткән милләтне сөй, аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!» Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!! Ихтирам беләнМозаффарова Мингаян Гаяз кызы, педагогика фәннәре кандидаты, мәгарифтә менеджмент кафедрасы доценты. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты А.Г.Яхин методологиясе А.Г.Яхин методологиясе түбәндәге белем һәм күнекмәләрнең комплекслы үзләштерелүен тәэмин итә: 1) дидактик яктан - Автор белән Укучы (читатель) мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген – темасын, күтәрелгән проблеманы, ул проблема чишелешенең автор тәкъдим иткән вариантын, әсәрнең идеясен табу; халык авыз иҗатын, әдәби әсәрләрне, әдип иҗатын, әдәбият тарихын бөтенлек итеп өйрәнү күнекмәсе формалаштырыла, танып-белү ысулыөйрәтелә; ( Башлангыч сыйныфлардата: әдәби әсәрне укый белү – катнашучыларны табу, аларның сыйфатларын һәм гамәлләрен аерып алу, гамәлләреннән чыгып бәя бирү күнекмәсе формалаштырыла.Урта баскычта: халык авыз иҗатына, әдәби әсәрләргә, әдип иҗатына, әдәбият тарихына анализ ясый белү күнекмәсе, профиль алды әзерлеге мәсьәләләре хәл ителә.Югары баскычта: хәзерге заман әдәбиятына анализ ясый белү күнекмәсе, профильле белем үзләштерелүе өчен җирлек булдырыла).2) үстерешле, психологик яктан: фәнни һәм иҗади фикерләү күнекмәсе үсеше тәэмин ителә; моның өчен фикерләүнең барлык формалары (чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) даими кулланышка куела; шул рәвешле игътибарлылык, зирәклек, тапкырлык, кызыксынучанлык, һ.б. мөһим шәхси сыйфатлар формалашуы өчен җирлек булдырыла; 3) тәрбияви яктан (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалашуы): татар халкының рухи кыйммәтләрен чагылдырган әдәби әсәрләргә – геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау процессы нәтиҗәле алып барыла. Сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту өчен җирлек булдырыла.. Нәтиҗәдә: россия гражданины (күп мәдәниятлылык һәм күп теллелек шартларында башкаларның кыйммәтен белеп, танып, ихтирамлы булып үзе булып кала белгән шәхес, милләт вәкиле) үсеше өчен җирлек булдырыла. Рухи тәрбия – әсәрләргә анализ ясау нәтиҗәсе. Укыту-методик комплексының эчтәлегендә үгет-нәсихәт юк! Программага яхшы, ягъни, кимендә ике (объектив һәм субъектив яки объектив һәм өстәмә) эчтәлекле әсәрләр генә кертелгән. Башлангыч сыйныфта А.Яхин концепциясе нигезендә нинди махсус белем үзләштерә соң? Беренче сыйныфта әсәрнең катнашучылары кешеләр, хайваннар, кош-кортлар, төрле предметлар, сүзләр, авазлар, тыныш билгеләре дә (теләсә нәрсә) була алуын, әмма әсәр кешеләр, аларның әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәте турында гына булуын үзләштерәләр. Икенче сыйныфта «Персонаж», «Автор», «Укучы», «күренеш», «эпизод» «вакыйга», «сюжет», «әсәр эчтәлеге» терминнары актив кулланышка кертелә. Әсәрне язган кешенең “Автор”, әсәрне укучы кешенең “Укучы” дип аталуын; Авторның Укучысы белән сөйләшүе әсәр булуын үзләштерәләр; әсәрнең персонажларын таба белү, авторның ничек итеп катнашуын, укучының нинди үрнәк, яисә гыйбрәт алуын аңлатып бирү күнекмәләре формалаштырыла. Төрле жанр («жанр» терминын кулланмый гына) әсәрләрнең сюжетын үз сүзләре белән сөйләп бирү күнекмәләре формалаштырыла.Өченче сыйныфта «жанр», «табышмак», «мәкаль», «әйтем» «мәзәк», «әкият», «мәсәл», «шигырь», «хикәя», «халык авыз иҗаты әсәрләре», «әдәби әсәр» терминнары актив кулланышка кертелә. Өченче-дүртенче сыйныфларда төрле жанр әсәрләрне өлешләргә бүлү күнекмәләре формалаштырыла. Әсәр өлешләрен бәйләүче чараларны (каршылык, охшашлык, кушылу) һәм авторның иҗадый фикере әһәмияте үзләштерелә. «ЭШ» Габдулла Тукай. Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә көн; Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;Тынма, эшлә. Торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.Күр ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,Көнозын күктә йөзә һәм көн буена яктыра.Соңра, арган төсле ул ирнеп кенә тауга бата,Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата..Син кояштан үрнәк алсаң, тырышлык итсәң һаман,Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман. 3 нче сыйныфта А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иңади үсеш технологиясенә корылган дәрес Тема: Әсәр эчтәлеге Дидактик максат: 2 нче сыйныфта үзләштергән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.Кулланылган әсәр: Габдулла Тукай. «Эш».Чыганаклар: Дәреслек. 2 сыйныфтагы эш дәфтәрләре.I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.1. Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү). Төркемнәрдә киңәшеп, үткән елгы эш дәфтәрләрендәге язмаларны файдаланып искә төшерегез:? Әдәбият дәресләрендә ни белән шөгыльләнәбез? Көтелгән җавап: Әсәрләр укыйбыз.Әсәр уку ничек була?Көтелгән җавап: Әсәрнең эчтәлеген табу – әдәби уку була. Әсәр эчтәлегенә сюжет, тема, Авторның Укучыга әйткән фикере керә. 2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру. ? Бүгенге дәрестә безгә Габдулла Тукайның «Эш» әсәрен өйрәнергә кирәк. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?Көтелгән җавап (Әдәби әсәрне уку ысулы искә төшерелә): Әсәрне гөжләп тиз һәм аңлап укырбыз.Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итәрбез. Авторны истә калдырырбыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз (Ничек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән; Татарча-русча сүзлектән файдаланып, яисә синонимнарын табып, яисә бер-беребезнең аңлатмасын тыңлап). Катнашучыларны табарбыз.Аларның гамәлләренә бәя бирербез.Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез. Әсәрнең ни турында булуын -темасын ачыкларбыз.Авторның Укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.Искәрмә: Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела. Балалар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.Үзбәя өчен критерий:Әсәрне өйрәнү ысулынтерәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;терәк конспекттан файдаланып сөйләпбирә алса - «3»;терәк конспектка бераз гына караклап сөйли алса - «4»;терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5». II.Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. ?.Габдулла Тукайның «Эш» әсәрен укыйбыз. Катнашучыларны табабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп бирергә әзерләнәбез.Көтелгән эш : гөжләп укыйлар; Сүзлек эше оештырыла:тәңре – Аллаһы Тәгалә, тынарсың – ял итәрсең, җомга көн – безнең әби-бабаларыбыз җомга көнне ял иткәннәр, ә безнең заманда ял көне - якшәмбе; кояш күк – кояш кебек, ялтырарсың – ерактан күренерсең, сине ихтирам итәрләр.Катнашучыларны табалар (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә): Модель КАТНАШУЧЫЛАР УКУЧЫ(әсәрне укучы) САБЫЙ(кечкенә бала) КОЯШ АВТОР Катнашучыларның гамәлләре: Сабый. Тыңлап кына тора. Кояш. Бик иртә тора, таң аттыра, көн буе күктә йөзә, җир өстен яктырта, кичен тау артына китеп ял итә, җир шарын – кешеләрне дә ял иттерә.Автор. Кояшның ниләр эшләвен Автор сөйли. Автор сабыйга аңлата: Аллаһы Тәгалә көнне эшләр өчен, төнне йокы өчен биргән. Шуңа күрә иртә торгач та эшеңә кереш. Синең эшең уку һәм язу. Атна буе тырышып укы, яз. Ял көне генә ял итәргә гадәтлән, д Автор әсәрдә катнашучы сабыйга әйткән булып безгә – Укучысына киңәш бирә: Әгәр син кояштан үрнәк алсаң, үскәч тә кояш кебек кешеләргә файда китерә торган эшләр эшләсәң, сине дә кояшны яраткан кебек яратырлар, хөрмәт итәрләр. Моның өчен кечкенәдән тырышып укырга кирәк, ди.Без. Авторның киңәшен рәхмәт әйтеп кабул итәбез Әсәр нәрсә турында булды? Көтелгән эшчәнлек һәм җавап: Эш, үзеңә һәм кешеләргә файда китерә торган эш турында. Чөнки әсәрнең исеме дә «Эш» . Сюжетта персонажларның файдалы эше турында сүз бара. Сабыйның файдалы эше - тырышып белем алу. Кояшның эше - көн буе җир шарын яктырту, аннары төн тудырып кешеләрне ял иттерү. Модель КАТНАШУЧЫЛАР УКУЧЫ (әсәрне укучы) САБЫЙ(кечкенә бала) КОЯШ АВТОР Файдалы эш эшли тыңлый Кояшны мактый. Киңәш бирә Киңәшне рәхмәт белән кабул итәбез КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ГАМӘЛЛӘРЕ Үзбәя өчен критерий: Габдулла Тукайның «Эш» әсәре эчтәлеген а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;б) терәк конспектка бераз гына караклап сөйли алса - «4»;в) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «5». III. Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия. Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә); ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);нинди нәтиҗә ясадык?2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.Искәрмә:Универсаль критерий:Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларгаа) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».3. Өйгә эш алу.Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:репродуктив эшчәнлеккә, ягъни класстагы эшкә охшаш, үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш (бу эш мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый;иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый. Тема: Табышмак Дидактик максат: Халык авыз иҗаты әсәре «табышмак» жанрын үзләштерү .Кулланылган әсәр: татар халык табышмаклары.I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.1. Актуальләштерү.? Балалар, сез табышмаклар беләсезме? Искә төшерегез әле. Балалар бакчасына йөргәндә үк бик күп табышаклар өйрәнәләр, барлык балаларга да сүз бирергә тырышабыз. Берсе әйткән табышмакны кабатламау мөһимлеген искәртәбез. Табышмакларны тактага язабыз. 2) Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру. ? Киңәшегез әле, нинди әсәргә «табышмак» дибез инде?Көтелгән эш һәм җавап: Төркемнәрдә киңәшәләр. Әлбәттә җавап булмый. Нәтиҗә: димәк, бүгенге дәрестә без «табышмак»лар турында өйрәнербез. ? Искә төшерегез әле, әсәр белән ничек эшлибез? Көтелгән җавап (ысул искә төшерелә):Әсәрне гөжләп тиз һәм аңлап укыйбыз.Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итәбез. Авторны истә калдырабыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыклыйбыз (Ничек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карап; Татарча-русча сүзлектән карап, яисә синонимнарын табып, яисә бер-беребезнең аңлатмасын тыңлап). Катнашучыларны табабыз.Аларның гамәлләренә бәя бирәбез.Сюжетын үз сүзләребез белән сөйлибез. Әсәрнең ни турында булуын -темасын ачыклыйбыз.Авторның Укучысына җиткерергә теләгән фикерен табабыз.Үзбәя өчен критерий:Әсәрне өйрәнү ысулын терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып та сөйләп бирә алмаса - «2»;терәк конспекттан файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;терәк конспектка бераз гына караклап сөйлиалса - «4»;терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5». II.Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы. ?. Табышмакны укыйбыз: Бездә бар, сездә бар, илдә юк. Катнашучыларны табабыз, алар турында үз сүзләребез белән сөйләп бирергә әзерләнәбез.Көтелгән җавап: Персонажлар: сүзләр («без», «сез», «ил»). Чагыштырабыз: «без» һәм «сез» сүзләренең икесендә дә «е»хәрефе бар, «ил» сүзендә юк. Димәк, җавап: «е». Автор безне сынады.Авторның исеме язылмаган. Без алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне кулланып, автор соравына җавап таптык - табышмакны чиштек. ? Ачыклыйк әле, табышмак ничек тәзелгән?Көтелгән нәтиҗә: бер үк предметның яки күренешнең үз эчендә каршылык тудырып яки бераз гына охшаш бер предметның яки күренешнең сыйфатларын икенче предмет яки күренеш сыйфатлары белән алыштырып төзеләләр.?Бу табышмак ни турында булды? Ничек белдек? Көтелгән җавап: Персонажларны таптык. Персонажларның охшаш һәм аермалы якларын таптык. Нәрсә турында булуы ачылды. Нәтиҗә: Табышмакның эчтәлеге җавап табылгач ачыла. Бу табышмак «е» хәрефе турында.? Дәреслектән укып белегез: Ни өчен авторы язылмаган икән табышмакның?Көтелгән җавап:Табышмак - халык авыз иҗаты әсәре. Ул телдән-телгә күчеп яши торган ( әби-бабайлар балаларына, балалар үз балаларына өйрәткәннәр) әсәрләр халык авыз иҗаты әсәре дип атала III. Рефлексия, бәя этабы. 1.Рефлексия. ? Нәрсә эшләргә тиеш идек? ( Табышмаклар турында өйрәнергә тиеш идек);ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә: персонажларны табабыз, аларның охшаш һәм аермалы якларын табабыз);нинди нәтиҗә ясадык? ( Табышмак - халык авыз иҗаты әсәре. Табышмакның эчтәлеге җавап табылгач ачыла)2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.Укытучы критерий бирә:Табышмаклар белән эшләү ысулын, аларның авторы кем булуын а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып кына сөйләп бирә алса - «3»;б) терәк конспекттан бераз гына файдаланып сөйли алса - «4»;в) терәк конспекттан файдаланмыйча алса - «5».3. Өйгә эш алу.Өйгә эш: 2 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:1)репродуктив эшчәнлеккә: табышмаклар хакында белгәннәрне әти-әниләргә дә сөйләргә; 2)конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, гаиләдә табышмаклар чишү оештырырга.

Приложенные файлы


Добавить комментарий