Тема: "8 март - әниләр бәйрәме".
Максатлар:
I. Белем бирү максаты:
1) Яз, әниләр бәйрәме, өй хезмәтенә караган лексиканы активлаштыру, уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.
2) [ә] авазын дөрес әйтү күнегүләре өстендә эшләү.
II. Фикер үстерү максаты:
1) Фикерләү операцияләреннән чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.
2) Обучать умению воспринимать музыкальные образы посредством изобразительного искусства.
III. Тәрбия бирү максаты:
1) Хатын-кызга хөрмәт, олылау хисләре тәрбияләү, котларга өйрәтү.
2) Формировать нравственно-эстетическое восприятие музыки.
3) Воспитание любви и уважения к музыки .
Дәресне җиһазлау: компьютер, проектор, экран, синтезатор, карточкалар, Р.З. Хәйдәрованың 3 нче сыйныфы өчен “Татар теле һәм уку китабы” дәреслеге.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше. (тат. теле)
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.
У: Исәнмесез, укучылар!
Б: Исәнмесез.
У: Кәефләрегез ничек?!
Б: Бик яхшы, кояшлы иртә кебек.
У: Сез дәрескә әзерме?
Б: Әйе, әзер.
2. Дежур укучы рапорты:
У: Бүген кем дежур?
У: Дәрестә кем юк?
У: Бүген ничәнче март?
У:Атнаның нинди көне?
2. Өй эше.
1. 8 нче Март белән котлау язып килергә.
2. Написать сочинение «Любимая музыка мамы»
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик зарядка. (тат.)
[ә] авазы. Әби, әни, әти, бәби, бәйрәм, бүләк.
2. -Хәзер елның кайсы фасылы?( муз.)
- Яз айларына нинди айлар керә?
3. Экранда яз турында рәсемнәр күрсәтү.
-Яз билгеләрен әйтегез (Кояш җылыта, балкый. Түбәдән тамчылар тама. Елгада боз китә. Кошлар җылы яктан кайталар. Көннәр озайды, төннәр кыскарды.)
Дөрес балалар, әйдәгез әле тагы бер тапкыр яз билгеләрен җыр аша тыңлап узабыз.
4. "Язгы тамчы"көен тыңлап узу. (муз.)
-җырда язның нинди билгеләрен тыңлап үттегез?
-бу музыка сездә нинди кәеф уята?
Әйдәгез яз турында җыр җырлыйбыз.
5. “Яз җыры” җырлау. (Наилә Яхина сүзләре, Луиза – Батыр Болгари музыкасы)
III. Дәреснең максатын белдерү. (тат. теле)
1. Март аенда нинди бәйрәм була?
2. Без бүген әниләр бәйрәме темасына караган сүзләрне кабатларбыз. Әниләрне, апаларны, әбиләрне котларга өйрәнербез, укырбыз, әниләр турында җырлар җырларбыз.
IV. Төп өлеш. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
1. Без әниләр турында хикәяләр төзегән идек, хәзер укып китик (2-3бала).
2. Безнең әниләр матур да, акыллы да, уңган да, белемле дә, мәрхәмәтле дә икән.
3. “Кояш гомере” җырын тыңлап узу. (Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев музыкасы) (муз.)
4. – Бу җыр кем турында? ( әни турында)
- Кыз бала кемне котлый? ( кыз бала әнине котлый)
- Бу җыр сездә нинди хисләр уята? (бу җыр миндә күңелле хисләр уята)
- Бу җырның характеры, үсеше турында әйтегез? ( Бу җырның характеры ягымлы, үсеше дулкынландыргыч)
2. Төркемнәрдә эш (Ситуатив күнегүләр)
Җырда кыз әнисен бик ярата, без дә әниләрне бик яратабыз, без әниләргә, әбиләргә, апаларга бүләк бирәбез, аларга ярдәм итәбез.
1.Сезнең алдыгызда карточка. (Бер укучы җава)п бирә.)
I төркем: - Спроси у друга, что ты делаешь дома? (Син өйдә нишлисең?)
II төркем: - Докажи, что ты хороший помощник. (Мин яхшы булышучы, чөнки мин идән, савыт-саба юам).
III. төркем: - Как ты скажешь том, что 8 Марта – праздник мам, бабушек, сестер, девочек? (8 нче Март – әниләр, әбиләр, апалар, кызлар бәйрәме)
6. Физминутка (муз.)
Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп алыйк:
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Без инде хәзер зурлар,
Без идән дә юабызБез инде хәзер зурлар.
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбезБез әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык!
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык!
4. Сүзлек эше. (тат. теле) (слайдларда)
Гомер – жизньШатлык – радостьСәламәтлек – здоровье
Уңышлар – успехи
Дөя – верблюд
Булышу – помощь
Энә – иголка
5. Текстны уку.
Укучылар китапларыгызның 102 нче битен ачыгыз. “8 Март – әниләр бәйрәме!” текстын табыгыз.
Укытучы укый.
Укучылар пышылдап укыйлар.
Укучылардан чылбырлап укыту.
Котлауны уку.
Сорауларга җавап бирү.
1) Малайлар кемгә бүләк бирә?
2) Балалар кемгә бүләк бирә?
3) Әтиләр кемгә бүләк бирә?
4) Кызлар кемгә бирә?
3. Ныгыту. "Кояш җылысы" уены. (муз.)
1) Мин сезне "Кояш җылысы" уенын уйнарга чакырам. Музыка кабызу белән сез, бу матур кояшны бер берегезгә тапшырырга тиеш буласыз, музыканы туктату белән сез үзегезнең осталыгыгызны күрсәтергә тиешсез. Кем нинди матур котлаулар әйтер?
2) Әниләрне котлау турында диалог (2 )
Өстәлләрегезгә игътибар белән карагыз, анда күпме кояш сезне җылыта, ул сезнең билгеләрегез.
8. Йомгаклау.
1) Дәрестә нәрсә эшләдек?
2) Ә хәзер без килгән кунакларны хатын - кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшләрендә уңышлар телибез. Без сезгә музыкаль бүләк әзерләдек рәхим итеп тыңлагыз.
3) "Әниләр бәйрәме" җырын башкару.