Творчество деятеля родного края


Туган җиремнең күренекле шәхесе.
Максат: Карабаш бистәсендә яшәүче Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт шәхесен өйрәнү.
Мин - яфрак
Учларыма алам туфрагыңны
Ах,исләре лә аның исләре...
Зәй буенда сандугачың сайрый,
Әй, хисләре лә аның хисләре...
Тауларыңа күтәрелеп карыйм,
Ах, нинди саф аның җилләре,
Тауга басып авылыма карыйм,
Ах, матур да шул аның өйләре...
Колачыма сыйсаң кочар идем,
Туган җирем, сине, Карабашым,
Син мәһабәт олы имән кебек,
Ә мин – яфрак,синең ябалдашның...
Мәшһүр татар шагыйре Сибгат Хәкимнең атаклы “ Фазыл чишмәсе “ дигән шигыре бар. Милләт аны халык җыры итте. Карабашта яшәп иҗат иткән журналист, фотосурәт остасы, төбәк тарихчысы һәм милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәтнең дә үз чишмәсе бар. Ул – Бөгелмә – Бәләбәй калкулыгында урнашкан Карабаш төбәге һәм аның халкы.
Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт 1955 елның 14 мартында Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә дөньяга килә. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлап, элемтә монтёры булып эшли. 1973 – 1975 елларда Совет Армиясе сафларында Германиядә танкист булып хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайткач,нефть чыгару предприятиеләрендә слесарь, рәссам - бизәүче булып эшли.
1977 елда гаилә кора. Җәмәгате Минзилә белән өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. 1987 – 1991 елларда мәктәптә укыта,шул чорда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.
1991 елдан “Бөгелмә авазы” газетасында фотохәбәрче, соңрак хәбәрче булып эшли. Милләт азатлыгы өчен үзе дә актив көрәшче буларак, язмаларында милли – тарихи теманы киң яктырта. Татарстан мөстәкыйльлеген яклап, 1991 елның май аенда – Казанда, 1993 елның апрель аенда Бөгелмә шәһәрендә узган ачлык акцияләрендә катнаша.
2004 елда Карабашта әтисенең йортында музей – китапханә оештыра һәм аңа якташыбыз күренекле мәгърифәтче Һади Атласи исеме бирелә. Карабашта 2006 елда – Габдулла Тукайгага, 2007 елда – җәлилче – карабашларга, 2011 елда сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлләрнең проектлары авторы һәм җитәкчесе дә ул. Һади Атласи исемендәге премия лауреаты. “Мизгелләр” фотоальбомы, “Еллар кайтавазы” китабы авторы.
Карабаш болай да җир өстенә чәчелеп сибелгән чишмәләр йолдызлыгы, алар, шушы чишмәләр, Фазыл Вәлиәхмәт ихтыяры белән кешеләр – һәркайсысы үзе бер иҗади һәм рухи чишмәне тәшкил иткән булып сынландырылганнар. Әйе, Фазыл абый сурәтләгән язмышлар, ул тотып алган фотомизгелләр, шигъри багышлаулар Карабашның моңа кадәр билгеле булган рәсми тарихына кабатланмас өстәмә булып тора. Ул үз тарихын тудырган.Мондый янәш тарихны барлыкка китерү өчен теләк кенә җитми , Туган илне, Ватанны, Милләтне, Тормышны яратырга, сөяргә, аның өчен җаныңны да, тәнеңне дә кызганмаска, ашаган азык , эчкән сулар хакын кояш энергиясенә әверелдереп, кире кешеләргә бүләк итәргә кирәк.
Без Фазыл абыйны котлый алабыз – ул Татарстан милләтпәрвәрләре, гомумән, татар халкы масштабында гыйбрәтле үрнәк тудырган: туган – үскән җиреңне, халкыңны, милләтеңне менә ничек яратырга кирәк!
“Мин Фазылны инде егерме биш елга якын беләм,- ди язучы Айдар ХӘЛИМ. Ул беркайчан үзгәрми: кояштан алган энергиясен, мәңгелек генератор кебек, җанында яңадан яңарта һәм замандашларына бүләк итә. Бер караганда, Бөгелмә район газетасында чыгып килгән язмаларын һәм фотоларын бергә туплап биргәч, ул туган җирнең уңган, яхшы, зирәк, кирәк кешеләре турында гомуми бер поэма рәвешенә кергән. Икенче яктан, Фазыл үзе дә поэма һәм легенда: син үз авылыңда дүрт һәйкәл, атаңнан калган туган нигезеңдә милләт каһарманы, даһи тарихчы Һади Атласига тоташ бер музей оештырып кара әле! Берәү булса, туган йортын эһ тә итмичә сатып җибәреп,кечкенә генә булса да, капитал туплар иде. Фазыл өчен төп капитал – милләт һәм аның барлыгы. Бу барлык Карабаш халкының якты күңелендә һәм актан – ак сөтендә чагыла. Мондый кешеләр турында аның манарасы көндез дә, төнлә дә янып тора, диләр...”
Һәр фикер иясе кебек, Фазыл Вәлиәхмәт – бәхетнең үз төшенчәсен ачкан сирәк патриот.Аныңча, кеше язмышында бәхет биш маддәдән тора: беренчесе – туган җирең, икенчесе – туган халкың белән нинди мөнәсәбәттә торуың, өченчесе – сәламәт булуың, дүртенчесе – бар дөньяны танып белүең, бишенчесе – рухи ачышка омтылып яшәвең. Менә шушындый гармония булганда гына милләт, адәм баласы бәхетле була һәм туфрагы, чишмәләре, җырлары, дастаннары белән Муса Җәлилнең көрәштәше, җырчы һәм язучы Гарәф Фәхретдинов, тел-әдәбият белгече Шәрифҗан Асылгәрәев, атаклы нефтьче Гаделбәр Сәетгәрәев, Карабаш тарихын язган сугыш ветераны, “Идел – Урал” легионы сугышчысы Гомәр Сәйфиев белән Солтан Асылов, күренекле производство җитәкчесе Сәгадәт Гәрәев кебек сирәк шәхесләрне үстерә ала...
Безнең кулда бәхетнең ни икәнен аңлаган һәм шул символик ачкычлар үз кулына эләккән мизгелләрне тотып ала, кадерен белә торган искиткеч тыйнак та, соклангыч дәрәҗәдә тырыш та һәм бер үк вакытта гади дә, самими дә, әмма, үзе кешеләрне бик яратса да, күңел түренә теләсә кемгә үтеп керергә юл куймый торган үҗәтлеккә ия булган үзенчәлекле зат – авылдашыбыз Фазыл Вәлиәхмәтнең “Еллар кайтавазы” дип исемләнгән китабы. Биредә авторның “Бөгелмә авазы”нда хәбәрче булып эшләгәндә һәм аннан соңгы елларда язган мәкалә - язмалары, әдәби иҗат үрнәкләре, 400гә якын фотосурәте урын алган.
Бу китап – Бөгелмә төбәгендә өч дистәгә якын ел дәвамында бер дөрләп , бер пыскып, бер балкып иҗат итә килгән “Моңсар” әдәби – иҗат берләшмәсенең татлы да , әче дә булган тагын бер җимеше. Татлы – чөнки яхшыны яманнан аера, матурлыкны күрә белгән, рухияте бай кешенең китап тикле китап бастырып чыгаруы һәрчак олуг вакыйга ул. Әче – чөнки чынлыкта хак кыйммәтләр асылын җуймаса да, дөньяның әлегә бик буталган чагы, күпләр, кыйбласын таба алмыйча, адашып, матди байлыкка гына табынып яшәгән бу заманда кешенең шәхсән үз хисабына китап бастырып чыгаруын аңлап бетермәүчеләр табылуы да бик ихтимал.
Ә Фазыл Вәлиәхмәтнең моңа исе китми. Ул җемелдекләре иртәгә коелып бетәчәк гламур тормыш ялтыравыгына алдана торган зат түгел. Ул чын кыйммәтләрнең бәһасен белә, аңа бүгенге көннең әһәмиятле мизгелләрен тарих битенә теркәп калдыру мөһим. Шуңа күрә дә аның язма геройлары – гади хезмәт кешеләре һәм алар турында бик гади, әмма чиксез олы мәхәббәт белән язылган да. Күбесен тәгаен Карабашның үзеннән үк эзләп табарга мөмкин булган әнә шул тыйнак һәм тырыш аерым кешеләр үрнәгендә автор татар милләтенең асыл сыйфатларын күрсәтеп бирергә омтыла. Телебезне, йолаларыбызны саклап калу “милләт!” дип шәрран ярып йөргәннәр кулында түгел , ә нәкъ менә үз урынын, үз эшен яратып башкара торган, ата – баба йолаларын сакларга тырышып яшәгән гади җир кешесе кулында икәнлеген белә һәм нәкъ шундыйларны олылап, һәркайсысын җәүһәргә тиңләп, “милләт һәм төбәк елъязмасы” на теркәп тә куя.
Бу китап шулай ук Карабаш җәмәгатьчелегенең милләтебезнең олуг шәхесләре белән даими элемтәдә яшәвенә һәм киң карашлы автор – бу фани дөньядагы төп миссиясе үз милләтен саклауга һәм үстерүгә кулдан килгәнчә булышу дип санаучы Фазыл Вәлиәхмәтнең еш кына якташлары белән милләтпәрвәр шәхесләр, язучылар, артистлар арасында элемтәче ролен башкаруына да бер дәлилдер. Фазыл Абдулла улы үзе: “Китабымда ачыкланып бетмәгән нәрсәләр киләчәк буын вәкилләренә әзләнергә этәргеч бирер”,- ди. Табигать белән тулы гармониядә яшәргә омтылучы һәм күпмедер дәрәҗәдә шуңа ирешкән затның шушы оптимистик фикеренә кушылып, без дә бу китапның кыйммәте һәм кадере еллар узган саен арта гына барыр дигән өметтә калабыз.
КАРАБАШЫМ
Мәһабәт тау янында,
Ямьле Зәй буйларында
Урнашкан безнең авыл,
Исеме матур аның.
Бик иркен мәктәпләрең,
Елмая урамнарың.
Шатлыктан балкып тора
Йөзләре балаларның.
Уты килгән, газы кергән,
Суы тәмле ягымның.
Иман нуры сибеп тора
Гүзәл мәчете аның.
Зур таулардан көч алып,
Күл, елгада коенып,
Монда үстек чыныгып,
Кояш нурында ныгып.
Урманым, болыннарым,
Сездән мин илһам алдым.
Авылым – туган йортым,
Сиңа мин тугры калдым.
ФАЗЫЛ ВӘЛИӘХМӘТ
2004 нче елда “Шәфәгать иясе”, 2006 нчы елда “Мәгърифәтче”исеменә лаек була.”Мизгелләр” дигән  фотоальбомнар сериясе һәм читтән бер тиенлек ярдәм алмыйча тулысынча үз хисабына Карабаш эшчеләр бистәсендә музей-китапханә ачуы һәм аңа тарихчы-галим Һади Атласи исеме биргән өчен бүләкләнә.
    Ул  Республикабызның мөстәкыйльлеге өчен көрәшнең алгы сафына басучылардан була .Туган милләтенең мәнфәгатьләрен яклап,пикетларга да чыга, сәяси ачлык игълан итү кебек адымнарга да бара. Җыеп кына әйткәндә ,җаны-тәне белән милләтпәрвәр  ул! Туган милләте өчен утка-суга керергә әзер кеше ул-Фазыл Вәлиәхмәт.
   2004 елны әтисеннән калган йортны җәмәгать  файдасына музей-китапханә итеп корып,хәйран итә Фазыл Вәлиәхмәт. Ул музей –китапханәгә атаклы тарихчы-галим, мәгърифәтче, күренекле дин эшлеклесе, гомеренең иң җимешле  елларын Бөгелмәдә һәм Әлмәттә яшәп һәм хезмәт итеп үткәргән Һади Атласи исемен бирә.Монда ул Һади Атласиның искиткеч бай китапханәсе булуын, анда тупланган китапларның  узган гасырның утызынчы ел вандаллары 5-6 ат олавына төяп алып китеп,яндырганнарын истә тоткан. Китаплар белән бергә Һади Атласиның әле кульязма хәлендә генә булып дөнья күрергә өлгермәгән үз әсәрләре дә көлгә әйләндерелеп җилгә очырыла.
    -Әтидән калган  мирас  йортны музей-китапханә  итеп җиһазлауга Һади Атласиның  шул китапханәсен символик рәвештә генә булса да торгызу, шулай итеп, олы галимебезнең хөрмәтле исемен халкыбызга кайтаруга үземнән өлеш кертү теләге дә этәрде,- дип аңлата Фазыл  Вәлиәхмәт .Ул китапханәне баету өстендә даими эшләп килә .Бүгенге көндә биредә  4000 ләп китап бар.
   Татар милләтенең, аерым алганда, Карабаш төбәге халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен күз алдына китерердәй экспонатлар бирегә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп тора. Монда аерым бер урында шашка-шахмат уйнап утырырга,пионинода уйнарга , төрле темадагы әдәбият белән танышырга була. Гомумән, Фазыл Вәлиәхмәт музей-китапханәгә бигрәк тә балаларны , яшьләрне тарту өчен төрле-төрле ысулларны файдалана, кызыклы чаралар оештыра.Монда күптөрле  мәгълүмат  алырга әсбаплар җитәрлек. Аларның һәрберсен, районда һәм Карабашта узган вакыйгалар турында  кино дисеңме, фотостендлар  дисеңме, Фазыл Вәлиәхмәт үз куллары белән булдырган.
Туган якка, газиз халкына тугры ул14.03.2012 08:26 | Мәдәният Принтерга  “Куәте барында изге гамәл кыйлмаган кеше зәгыйфь вакытында катылык күрер”.
Каюм Насыйри.
Үзеңнең тормыш юлыңны исән-имин узып чыгу җиңел түгеллеген тарих һәрдаим исбатлап тора. Яшәү дәверендә һәркемгә меңләгән киртә-каршылыклар һәм авырлыклар белән бил алышырга туры килә. Ә инде кеше үз тормышын көйләү белән генә чикләнмичә, башкалар турында да кайгырта, аларга сизелерлек ярдәм итә, дөньяга яңалык кертә белә икән, ул кешенең гамәлләре икеләтә мактауга лаек дигән сүз. Бу язмам шундый мөхтәрәм затларның берсе – Фәрит Мәсабих улы Нәбиуллин турында.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.Карабаш бистәсе.
Фәрит Мәсабих улы 1963 елның 5 августында дөньяга килә. 6 яшенә кадәр Карабашта әби-бабалары янында чын милли мохиттә тәрбияләнә. Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1978 елда нефть техникумының геофизика факультетына укырга керә. 1982 елда аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала һәм юллама белән Себер якларына эшкә җибәрелә. Тырыш һәм намуслы егетне санаулы вакыт эчендә партия начальнигы итеп билгелиләр.
1983 елда Фәрит армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта, Чукоткада хезмәт итә, рота старшинасы вазифасында 1985 елда демобилизацияләнеп, туган ягына кайта. Лениногорск шәһәрендәге геофизика идарәсендә отряд начальнигы булып эшли ул. Бер ел дигәндә, предприятиенең комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куялар үзен. Кызыксынып, яратып эшли Фәрит, шактый күрсәткечләргә дә ирешәләр. Шәһәрдәге башлангыч комсомол оешмалары арасында беренче урынны яулап, Югославиягә туристик юллама белән бүләкләнәләр.
1989 елда язмабыз героен яшьләрнең фәнни-техник җитештерү үзәгенә директор урынбасары итеп чакыралар. Ике ел вакыт узуга, алдагы дүрт ел дәвамында шул үзәкнең директоры вазифаларын үти.
Илдә вәзгыять үзгәреп, тотрыксыз еллар башлангач, Фәрит эшмәкәр булып китә һәм, Аллага шөкер, эшен җайга салып җибәрә. Бу тырыш зат үзенең акылын, оештыру сәләтен татар мохитен саклауга, үстерүгә юнәлтеп,   үткәрелә торган милли-мәдәни чараларга матди ярдәм күрсәтеп торучы шәхескә әверелә. Тарихчы-академик, галим Миркасыйм Госмановның Волгоград, Оренбург өлкәләренә оештырган археологик экспедицияләренә матди ярдәм күрсәтә. Карабаш бистәсендә бабасы нигезендә яңа йорт тергезеп яши башлагач, мәдәният йортында “Шигърияттә кунакта” дип атала торган бәйгеләр үткәргәндә дә төп химаяче була.
Үрнәк гаилә башлыгы да ул Фәрит Мәсабих улы. Җәмәгате – башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана белән биш бала тәрбиялиләр алар.
Тормыш мәшәкатьләре хәттин ашкан булса да, җәмәгать эшләрендә активлыгын һич киметми ул.  2004 елда, Карабаш авылына 370 ел тулу уңаеннан, Авыл көнен зурлап уздырганда, 2009 елда бистәдә Казан галимнәре оештырган археологик экспедиция казыну-тикшеренү эшләре алып барган чакта урында ярдәм күрсәтә, соңрак, аның нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, төбәк тарихына багышланган региональ конференция үткәргәндә һ.б. чараларда башлап йөри, төп йөкне тарта ул. Карабаш мәктәпләренең татар балалары укый торган сыйныфларына ел саен “Бөгелмә авазы” газетасын да бүләк итеп яздыра.
2005 елдан 2010 елга кадәр ул Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеген җитәкләде. Аның тырышлыгы белән шәһәр һәм райондагы мәктәп укучылары “Сәләт” лагеренда ял итү һәм фестивалендә катнашу бәхетен татыдылар. Менә ничә ел инде Дефак Рәхмәти истәлегенә багышлап уздырыла торган шахмат турнирларын оештыруда да аның ярдәме зур. Кыскасы, мәдәният учаклары, балалар бакчалары, мәктәпләр аның матди һәм рухи ярдәмен тоеп эшлиләр.
Фәрит Мәсабих улының бүгенге көндә башкара торган игелекле олпат гамәлләреннән тагын берсе – ул, республикабызда беренче булып, токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Хәзер бу юнәлештә ышанычлы адымнар белән эш алып бара, безнең якларда инде онытылып бетә язган кымыз ясау серләрен үзләштерү нияте белән дә яна.
Милли җанлы бу тырыш һәм кешелекле егеткә бары тик уңышлар гына телисе килә.
Шагыйрь үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Үзенең туган халкы, республикасы белән чиксез горурланаУл милләтпәрвәр кеше . Шулай булмаса, милләтнең киләчәгенә зур ышаныч белән, аның мәнфәгатьләрен яклап, 1995 нче елның май аенда Чаллы шәһәренең бик матур мәйданында бер атна буе ачлык игълан итмәс иде. Бу - батырлык. Бу - азатлык өчен көрәшкә әзер тору, башкаларга юл күрсәтү. Бу кадәр милли хисләр кайдан килгән соң аңа? Бер әңгәмәдә ул бу сорауга болай дип җавап бирә: « Бөек Тукай, ялкынлы Такташ, хыялый Туфан да үзләренең иҗатларында милләт мәсьәләсен беренче урынга куеп язган шагыйрьләр. Димәк, минем милли горурлыгым шул шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, милләтемнең барлыгын, батырлыгын, матурлыгын күрә башлаган көннәреннән үк.»
Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы. Алар булганда, киләчәгебез өметле. Яшәү бик матур, киләчәге тагын да матуррак булыр

Приложенные файлы

  • docx writer1
    Газизова Лилия
    Размер файла: 36 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий