Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укучы шәкертләренең дөньяга карашлары формалашуына дөньяви фәннәре йогынтысының роле


Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укучы шәкертләренең
дөньяга карашлары формалашуына
дөньяви фәннәре йогынтысының роле
Яр Чаллы шәһәре 60нчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Л.М.Зарипова,2016 ел.
Татар мәдрәсәләре- рухи мирасыбызның бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле, фаҗигале һәм моңлы бер сәхифәседер. Татар мәдрәсәләрендә бирелгән дини-рухи тәрбия һәм дөньяви белемнәрнең фәнни-мәдәни потенциалны тудыруда ничек катнашуы, галимнәребез хезмәтләрендә, эшчәнлекләрендә, иҗат мирасларында ни рәвешле урын алуы мәсьәләсе әле җитди тикшеренүләрне көтә.
Эшемнең максаты итеп XIX гасыр азагы-XX гасыр башларында “Иҗ-Буби”, “Галия”, “Мөхәммәдия”, “Хөсәния” мәдрәсәләрендә укучы шәкертләрнең дөньяга карашлары формалашуына дөньяви фәннәре йогынтысының ролен ачыклау.
Бурычлар:
- халкыбызның аңын, рухи һәм матди культурасын үстерүдә зур өлеш керткән мәгърифәт учаклары мәктәп-мәдрәсәләрнең укыту программаларын яктырткан публицистик һәм фәнни-популяр әдәбияты белән танышу;
-бу мәдрәсәләрдә укыту системасының үзенчәлеген хәзерге вакытта да актуаль икәнен ачыклау.
Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре татарларда гасырлар аша килгән. Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә омтылышы үсә барган. Болгар дәүләтендә йөзләгән мәктәп-мәдрәсә булган. Аларда, диңгә кагылышлы фәннәр белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган. Мәктәп-мәдрәсәләр халкыбызның әдәби теле, әдәбияты, мәдәниятенә нигез салуда турыдан-туры йогынты ясаганнар. Шәригать кануннары буенча наданлык зур хурлык булып саналган. Шуңа күрә кешеләрнең күпчелеге грамотлылыкка омтылган һәм һәр авылда, һәр мәчет каршында мәдрәсәләр эшләгән, ә эрерәк авылларда тирә-юньгә танылган, абруйлы уку йортлары булуы мәгълүм.
XIX гасыр азагы — XX гасыр башларында Ижау ягындагы «Иж-Буби», Уфадагы «Галия», Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре статуслары белән чагыштырмача бердәй дәрәҗәдә торган, дини белем бирү белән бергә гимназия курсы буенча дөньяви предметлар укытуны да күздә тотып эшләгән җәдиди юнәлештәге яңа тип татар уку йортлары булганнар. Тарих фәннәре докторы Равил Әмирханов «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен чын мәгънәсендә Октябрьгә кадәрге чорның татар университеты дип атарга мөмкин дисә; А.Мәхмүтова «Буби» мәдрәсәсен шул чор рус-татар зыялылары даирәсендә «мөселманнар академиясе» дип йөрткәннәр дип яза. Академик Мансур Хәсәнов «Галия» мәдрәсәсе турында «милли институт дәрәҗәсендәге мәшһүр уку йортларының берсе булган»дип язып калдырган үзенең хезмәтендә.
Бу мәдрәсәләрнең программаларына күз салсак, анда дини һәм дөньяви предметларның бердәй тигез дәрәҗәдә булуын күрергә була. Шәкертләргә төрле яклап системалы белем бирелгән. Гуманитар юнәлешкә караган предметлар саны гына да ике дистәдән артып китә. Мәдрәсәләрдә дини белем бирүдә мәгърифәтчел принциплар күздә тотылуын ассызыклап әйтергә кирәк. Үз вакытында Г.Утыз-Имәни «Мәгърифәтле булу — гыйлемле булу, гыйлемле булу — Коръәнне белү» дип аңлаткан. Шәкертләрдә дини предметларны укыту аша рухи бөтенлек тәрбияләнгән.
Кадимчелеккә, патша реакциясенә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларның иң күренеклесе Буби мәдрәсәсе иде. Буби мәрәсәсенең ничәнче елда салынып, кайчан шәкертләр җыя башлавын тарихчы Р.Фәхретдинның “Асар” дигән хезмәтеннән якынча әйтеп була. Якынча бу XIX гасыр.
Буби мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында
иң үзенчәлекледер.
«Буби» мәдрәсәсенең уку-укыту программаларыннан чыгып сүз йөрткәндә, бу уку йортында да киң һәм төпле гуманитар белем бирелгән: фәлсәфә, мантыйк (логика), метафизика, этика, Россия һәм Шәрекъ тарихы, гомуми тарих, ислам тарихы, риторика, шигырь төзелеше (гаруз), этика, рус, төрек, фарсы, гарәп, немец һәм француз телләре, рус, татар әдәбияты кебек фәннәр укытылган; дини тәгълиматны өйрәнүгә дә киң урын бирелгән. Җамал Вәлидинең укытучысы, «Буби» мәдрәсәсе мөгаллиме Габдулла Буби шәкертләрен Коръәннең камил мәгънәсенә төшенү өчен мөстәкыйль фикерләргә, уйларга, хакыйкатьне эзләү юлына өндәгән. Мәдрәсәдә иҗади-эзләнү эшенә зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, шәкертләр катнашындагы кичәләрдә төрле темаларга докладлар, рефератлар укылган, газета материаллары буенча чыгышлар, аерым мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган сөйләшү-бәхәсләр оештырылган.
Хәзерге вакытта бу эшчәнлек укучыларның проект эшчәнлегендә, эзләнү-тикшеренү эшләрендә чагылыш таба. Шул заманда ук (хәзерге көндә бу укытуның актуаль мәсьәләләрнең берсе) шәкертләрнең фикерләү сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелгән. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шәхеснең күпьяклы үсешен тәэмин итүне күз алдында тота. XIX- XX гасыр башларында эшләп килгән мәдрәсәләр бу юнәлеш өстендә эш алып барганнар. Яисә шәкертләрнең танып-белүгә кызыксынуын үстергәннәр. 1920-30 еллар татар филологиясе фәне үсешендә тирән эз калдырган күренекле галимнәр Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлидиләрнең галим булып формалашуы һәм үсүендә алар укыган атаклы «Галия» һәм «Иж-Буби» мәдрәсәләренең роле бик зур. Ни кызганыч, татар фәнен үстерүгә зур хезмәт куйган әлеге фидакарь затларыбызның өчесе дә шәхес культы корбаны — 1930 елларның канлы «тегермәнендә» тарттырылган, нахакка рәнҗетелеп, юк ителгән фаҗигале шәхесләр. Җамал Вәлидинең «Иж-Буби» мәдрәсәсендә укуы 1904-1911елларга туры килә.
Бу мәдрәсәдә белем алган укучылар үзләренең белем дәрәҗәсенең тирәнлеге белән аерылып торалар. Буби мәдрәсәсен тәмамлагач, күп кенә шәкертләр Истамбул мәктәбендә белем алалар. Бу факт татар авылындагы бер мәдрәсәсенең Истамбул, Салоники (Греция) кебек шәһәрләрдәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торганлыгын раслыйлар. Әнә шундый киң планда дөньяви белем бирү өстендә, Буби мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең стеналары эчендәге хөр фикер белән аерылып тора. Язучы, журналист Ф.Кәрими: ”Буби шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр”,-дип язды.
Буби мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият, мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме, доцент Җамал Вәлиди, язучы Садри Җәләл, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Даут Гобәйди заманында Бубида белем алган яки эшләгән кешеләр. “Гыйлемнән яхшы кеше юк” диелә татар халык мәкалендә .Ата-анасыннан соң төпле белем һәм тәрбия алган шәхесләр, сәләтләрен, талантларын зур тырышлык белән үстереп, дөнья күләмендә танылуга ирешә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне укыту логика, философия, астрономия, физика, химия, география, анатомия, гигиена, юриспруденция кебек дициплиналар гадәти фәннәргә әйләнгәннәр. Аерым фәннәрдән махсус җиһазландырылган кабинетлар оештырылган. Мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр дистәләгән дәреслекләр, кулланма, сүзлекләр белән файдаланганнар. Мондый мәдрәсәләрне тәмамлаучыларның бер өлеше алган белемнәре белән генә канәгатьләнеп калмыйча, Россиянең мәшһүр югары уку йортларына –Мәскәү, Петербург, Казан университетларына һәм башка шәһәрләрдәге институтларга имтихан тотканнар һәп кереп укыганнар.
Шулай итеп, татар егетләре һәм кызлары атаклы мәдрәсәләрнең бусагаларын атлап чыгып берничә телне, рус, Европа, Азия халыклары мәдәниятен һәм тарихын камил белеп, дөньякүләм мәшһүр фән үзәкләренә барып кергәннәр, аларда гыйлем туплап халкына, туган илләренә кайтып фидакарьләрчә хезмәт иткәннәр.
Чыгышымны Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Гыйлем юлы- бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы- бәхеткә, ахры- камиллеккә барып туктыйдыр”.

Приложенные файлы

  • docx tezis
    Зарипова Л.М.
    Размер файла: 19 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий