Г.Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык


г.Набережные Челны,
МБОУ «СОШ № 60»
Секция: татарская филология (литературоведение)
Г.Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык
Выполнила:УЧЕНИЦА 6 КЛАССА
Зарипова Аделина
Научный руководитель: Зарипова Л.М.
Набережные Челны
2016
Эчтәлек
Кереш...........................................................................................................3
Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык..............................................5
3. Йомгаклау....................................................................................................11
4. Кулланылган әдәбият.................................................................................12
Кереш
Иҗаты мәңгелек тарихи әһәмияткә ия булган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәрвакыт халкыбызның якты йолдызы булып калачак.
Тәкъдим ителә торган бу фәнни-эзләнү эше-татар классигы, демократ шагыйрь Габдулла Тукайның әдәби эшчәнлеге үсүдә Пушкин иҗатының әһәмиятен күрсәтүне күз алдында тота.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты инде күптәннән бирле әдәбият белгечләренең, тәнкыйтьчеләрнең игътибарын үзенә тартып килә. Аның турында аерым монографияләр дә (Г.Халит, Я.Агишев, И.Нуруллин, И.Пехтелев хезмәтләре) басылып чыкты.Шагыйрь иҗатына багышланган хезмәтләрнең барысында да диярлек, аларның проблематикасына карап, рус әдәбияты белән иҗади бәйләнеш мәсьәләләре күтәрелә. Ике шагыйрьнең иҗатының бәйләнеше турында махсус мәкаләләр дә ( К.Нәҗми, Г. Кутуй, М.Гали, М.Гайнуллин һ.б.) язылды. Аларда Тукай иҗатына караган мәсьәләләр дә яктыртылды. Шуның белән бергә турыдан-туры Тукай иҗатының рус әдәбияты белән бәйләнешен тикшерүгә багышланган кайбер хезмәтләр (И.Гази, А.Сайганов, академик В. Гордлевский, И.Пехтелев,Х.Хисмәтуллин һ.б.) басылды. Аларның карашлары, һичшексез, бу эштә яктыртылды, проблеманы өйрәнүдә билгеле өлеш керттеләр.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатының бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗаты белән бәйләнеше нинди? – менә шушы сорауга җавап эзләү фәнни-эзләнү эшенең максаты булып тора.
Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Пушкин иҗатының кайсы ягы Тукайга күбрәк йогынты ясаганын ачу;
- фәнни эш объекты итеп алынган Тукайның “Ике иптәш арасында”, “Пушкиннан”, “Җавап”, “Пушкин һәм мин”,“Милләт” Пушкинның “Ирең сине, яшь матурны...”, “Һәйкәл” кебек әсәрләре, әдипләрнең иҗатларына багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр, монографияләр, көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкаләләр белән танышу, аларга нигезләнеп үз фикереңне дә оештыра белү;
- теманың бүгенге көн өчен актуальлеген ассызыклау.
Фәнни-тикшерү эшенең объекты итеп шагыйрьнең өстә санап киткән шигырьләре. Фәнни-тикшерү эшендә кулланылган тикшерү методлары: эзләнү, анализ һәм синтез, чагыштыру.

Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык.
Тукайның рус әдәбияты белән таныша башлавы аның Уральскида яшәгән чорына туры килә. 1897-1898 еллар чамасында (“ чамасында” дибез, чөнки чыганкларда бу турыда төлечә әйтелә) Габдулла “Мотыгия” мәдрәсәсе каршындагы өч еллык рус классына йөри башлый һәм тиз вакыт эчендә укырга һәм язарга өйрәнә. Классны тәмамлап чыкканда инде ул рус телен чагыштырмача яхшы үзләштергән була.Татар халык шагыйре Габдулла Тукайны рус әдәбияты турындагы фикерләре һәм сүзләренең зур күпчелеге Пушкин исеме белән бәйләгән. Яңа рус әдәбиятына нигез салган Пушкинны Тукай бөек рус шагыйре итеп таный. Тукайның иҗат эшчәнлегендә Пушкинның йогынтысы бик зур. Тукайга үзенең поэтик эшенең чын мәгънәсен, әһәмиятен аңларга да бөек рус халык шагыйре Пушкин ярдәм итте.
Ләкин бу- Тукай иң алдынгы рус шагыйре Пушкин идеяләре һәм настроенияләре рамкаларында гына чикләнеп калмаган. Берничә галимнең хезмәтен укып чыккач, шундый нәтиҗәгә килдем, Тукай иҗатының социаль мәгънәсе һәм функциясе, хатын-кызларны азат итү өчен көрәш пафосы ягыннан Некрасов поэзиясенә якынрак тора. Ләкин Тукай Пушкинда үзенең настроениесенә якын мотивлар таба һәм аларны иҗади яктан үстерә.
Тукай- ачыктан-ачык революцион –демоктратик характердагы шагыйрь. Аның шагыйрь буларак үсүенең барлык этапларында Пушкин иң зур, иң көчле художество авторитеты булып тора һәм Тукай, үзенең идея, эстетика поэзияләренә раслау эзләгәндә, һәрвакыт Пушкинга мөрәҗәгать итә.
Пушкин һәм Тукай дигән проблеманы тикшергәндә бердән үк бик күп сораулар туа. Пушкин әсәрләре белән Тукай кайчан беренче тапкыр танышкан? Бөек рус шагыйренең иҗаты Тукайга нинди күләмдә билгеле булган?
Тукай 1906 елда ук инде Пушкин темаларына берничә интерпретация ясый. Ул шул елны Пушкинның “Ирең сине, яшь матурны...”(1826) дигән шигырен үзгәртеп, “Пушкиннан” дигән шигырен яза.
Бу шигырь Пушкин иҗатында әлә ни күренекле урын тотмый. Ул-Пушкинның “көнчыгыш” темаларына ясаган тәҗрибәләреннән берсе. Пушкин бу шигырьдә төп героинянең җиденче хатын булу һәм сарайда һәдак булу язмышы көткәнен әйтә. Ә Г.Тукайда бу тема бүтән мәгънә ала.
Демократ шагыйрь Г.Тукай хатын-кызларның кешелек дәрәҗәсен кимсетә торган һәм ирләрнең күп хатын алуына юл куя торган ислам диненә каршы көрәшә. Тукай, гәрчә үзе бу хакта турыдан-туры әйтмәсә дә. Пушкин шигырен үзгәртеп төзи, аны киңәйтә, татар тормышына кайтара һәм ислам диненә каршы үткен тәнкыйтькә әйләндерә.Ул, Пушкин кебек үк, яшь кызга мөрәҗәгать итеп,аны аяныч язмыш көткәнен хәбәр итә:
Тагы алты хатын алыр, тагын да
Алыр, туймас, алыр җан бар чагында.*
Тукай Пушкин иҗатына очраклы рәвештә генә игътибар итмәгән. Рус шагыйре Тукайга күп хатын алуны законлаштыра торган, хатын-кызны кимсетә торган реакцион ислам диненә каршы көрәш мәсьәләсен куярга мөмкинлек биргән. Тукай Пушкинда үзенең настроениясенә якын мотивлар таба һәм аларны иҗади яктан үстерә.
1908-1913нче елларда Тукай Пушкин әсәрләрен өйрәнүгә аеруча игътибар бирә һәм бөек шагыйрьнең әсәрләрен тәрҗемә итүне һәм файдаланып язуны дәвам иттерә. “Теләү бетте (Пушкиннан моктәбис)”, “Җил (Пушкиннан моктәбис)” иттерә, “Ике иптәш арасында (Пушкиннан)” кебек тирән эчтәлекле һәм югары художестволы әсәрләре әнә шуның җимешләре булып торалар. Тәрҗемә иткәндә һәм файдаланып язганда, Тукай, әлбәттә оригиналның идеясе һәм художество үзенчәлекләре турында тирәнтен уйланган. Пушкин һәм Тукай самодержавиягә каршы, хезмәт ияләре массалларын социаль һәм экономик изүгә каршы, халык интересларын яклаучы көрәшче буларак әдәбиятта урын алалар. Әдип үзенең бер шигырендә менә шундый юллар яза:
_______________________________________________
* Г.Тукай. И мөкатдәс моңлы сазым... .Шигырьләр. К., “Мәгариф” нәшрияты,1999.
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, еглырмын дип шүрләп калам.
Пушкин иҗаты Тукайга ирешә алмаслык бер тау булып тоелса да, ул аңа менергә һәм шуннан торып, рус культурасының һәм әдәбиятының чиксез байлыгын, киңлеген күрергә карар бирә һәм бу эштә батыр йөрәкле булыр өчен эчке көчләрен тупларга тырыша.
“Җавап” дигән шигырендә Тукай үзен Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куя:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай -өч йолдыз ул. *
Тукай Пушкин иҗатының һәм үзенең поэтик эшчәнлегенең социаль-тарихи һәм художество масштаблары аермалыгын, әлбәттә, бик яхшы белә. Эш Тукайның үзенең Пушкин яки Лермонтов белән тиңләштерергә теләвендә түгел. Эш шунда, рус поэзиясе классикларыннан-Пушкиннан һәм Лермонтовтан өйрәнү, аларның художество иҗатларының байлыгын үзләштерү нәтиҗәсендә, ул яңа татар әдәбиятын прогрессив юнәлештә үстерергә омтыла.
Тукайда үз исемен Пушкин исеме белән янәшә куярга теләүнең тагын бер аңлы сәбәбе бар. Буржуаз милләтчеләр Тукайны һәм аның иҗатын рус культурасыннан аерырга, шулай итеп аны милли җирлектән мәхрүм итәргә уйлыйлар. Тукай аларның бу пычрак уйларын җимерергә кирәк икәнен бик
яхшы аңлый һәм үзенең исемен рус шагыйрьләре исеме белән янәшә куя. Татар халкы электән үк рус халкы белән бик нык багланышта булган, аның белән бергә гасырлар буенча дус яшәгән, азат тормыш өчен бергә көрәшә торган рус халкының прогрессив уйларын һәм теләкләрен гәүдәләндергән алдынгы рус әдәбияты белән тыгыз элемтәгә басым ясап, күп кенә сорауларга ____________________________________________
*Г.Тукай, академик басма.Татгосиздат, 1 том,” Җавап”,223 бит.
җавап биреп булуын Тукай белгән. “Тукайның иң көчле социаль-идея позициясе менә шул,-һәм менә шуннан инде: Пушкин, Лермонтов,Тукай дигән өч йолдыз турындагы горур сүз килеп чыккан да.” [6]
Тукай Пушкиның шигырьләрен, әкиятләрен һәм проза әсәрләрен дә яхшы белгән.Шулай ук ул Пушкинның иң зур әсәре “Евгений Онегин” романы белән дә таныш булган.1906нче елда ул Пушкинның романына мөрәҗәгать итеп, аңардан бер строфаны ала һәм аның мотивы буенча “Кемне сөяргә кирәк” дигән шигырь яза.
“Евгений Онегин” романының IV бүлегендә Тукай алган XXII строфасында Пушкин дворяннар җәмгыятенең мораленә үзенең скептик карашын, ышанмавын белдерә.
Кемне сөйик? Кемгә ышаныйк соң?
Кем хыянәт итмәс, соң миңа?
Кем ярарга тырышып, эшен, сүзен.
Үлчәр фәкать минем аршинга?
Кем таратмый яла безнең турыда?
Кем иркәләп безне гел кайгырта?
Тукайның 1912нче елда язылган “Пушкин һәм мин” исемле шаян шигыре бар. Анда ул болай ди:
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз “Евгений”ең,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Тукайга Пушкинны яхшырак аңларга, бөек рус шагыйрьнең идея байлыгын тарихи әһәмиятен Белинский ярдәм итә.
Пушкин Тукайга иҗатының теге я бу ягы белән генә түгел, ә эшчәнлегенең бөтен характеры һәм тормышы белән йогынты ясаган.Фикерләренең тирәнлеге, тормышны дөрес чагылдыруы, поэтик илһамының кабатланмас көчле, эстетик аңының үткенлеге, халык иҗаты көченең бетмәс-төкәнмәслегенең нык ышануы, гуманизм белән- гомумән бөек рус шагыйренең даһи әсәрләренең аерып алгысыз сыйфатларын тәшкил иткән барлык нәрсәсе белән йогынты ясаган.
Тукайның Пушкин иҗаты йогынтысында булуы-аның эстетик төшенчәләренең характерында һәм эчтәлегендә, Пушкинның эстетик карашларына якынлыгында, бигрәк тә поэзиянең һәм шагыйрьнең иҗтимагый ролендә Пушкинга бик югары бәя бирүендә аеруча ачык күренә. Тукайның эстетик төшенчәләре бик күп хәлдә Пушкин эстетикасыннан азык ала. Пушкинның үзенә бик зур йогынты ясаганын Тукай үзе дә күп тапкырлар икърар итә. “Пушкин” дигән шигырендә Тукай бөек рус шагыйре образын сурәтли. Һәм шул ук вакытта поэзия турында үзенең карашларын белдереп үтә:
... Сәнең әшгарында бәнчә агач даш билә рәкъ сандыр,
Агач рәкыс итмәмек шагыйрь лан инсанә йокы сандыр! *
Биредә Пушкин актив шагыйрь итеп гәүдәләндерелә.Аның поэзиясе-бик куәтле бер көч ул (“даш билә рәкъ сандыр”), бу көчтән башка поэзия берни дә тормый,-диелә. Тукай рус шагыйренең гениендә поэзияне тормышта шундый көчле, кирәкле һәм бөек иткән яшерен мәгънәне эзли.
Тукай фикеренчә, Пушкин поэзиясе зур идеяле һәм зур эмоциональ көчкә ия булган поэзия.Ул шундый мәңге яшь һәм рухландыручы поэзия.
Тагын бер мисал китерәсе килә.А.Пушкинның “Һәйкәл” шигырен һәм Г.Тукайның “ Милләт” шигырен чагыштырсак, шуны ачыклап була. Бу әсәр пушкинның тәрҗемәсе түгел. Ул -поэзиянең халыкчан идеясе бик көчле сурәтләнгән оригиналь шигырь. Ләкин ул характеры белән А.Пушкинның “Һәйкәл”енә искиткеч якын тора.
Юк, бөтенләй үлмәм, гәүдәм тынса,
Җаным яшәр минем җырларда.
Даным калыр минем, ай астында
Актык шагыйрь калган чорда да ...
(“ Һәйкәл” А.Пушкин) Үлмәсен, үлсәм дә, намы гаҗизем фәвет итмәсен;
Кәтмәсен бушка бәнем җәһдем вә мәшгулиятем.
_____________________________________
*Г.Тукай академик басма,1том,26 бит
Бер заман яд өйләсә бильилтифат милләт бәни;
Иштә, булыр максатым, мәэмүл вә мәсгүтиятем.
(“Милләт” Г.Тукай”)
Татар бурҗуаз милләтчеләре Габдулла Тукайны Пушкинга һәм рус халкының бөек культурасына мәхәббәте өчен һәрвакыт эзәрлекләп килделәр. Тукай, барлык каршылыкларны һәм киртәләрне җимереп, поэтик иҗат биеклегенә күтәрелде һәм яңа татар әдәбиятының нигезен салды. Шагыйрь татар халкын, бөек рус халкы белән бергәләп, яхшы тормыш өчен көрәшкә чакырды.Ватаныбыз халыкларының көчен,матурлыгын һәм милли горурлыгын үзендә гәүдәләндергән даһи шагыйрь А.С.Пушкин һәрвакыт Тукайга үрнәк булып торды.
Йомгаклау.
Күргәнебезчә, Пушкин темалары һәм образлары Тукай иҗатында бик зур урын билиләр.Тукайның бөтен иҗат эшчәнлегендә Пушкин аның остазы һәм дусты буларак, органик тирән һәм бөтен булып кергән.
Бер үк вакытта,Тукай, милли шагыйрь буларак,-оригиналь шагыйрь. Тукай XVIII, XIX, XX гасырлардагы рус әдәбиятының бик күп вәкилләрен белгән. Әле тулысынча өйрәнелеп җителмәгән материалларга таянып әйтергә мөмкин: ул үз иҗатында Крылов, Дмитриев, Жуковский, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Плещеев, Ушинский һәм башкаларның иҗатларыннан файдаланган яки аерым әсәрләрен тәрҗемә иткән.
Тукайның Пушкин белән идея һәм художество ягыннан тугандашлыгы шулай ук аның конкрет темаларында, образларында һәм әсәрләрендә чагыла. Тукайның әдәби мирасында Пушкиннан тәрҗемәләр яки аның иҗатыннан файдалынып язылган күп кенә шигырьләр бар. Еш кына Тукай үзе теге яки бу әсәрен Пушкинга ияреп язганын әйтеп үтә. Кайбер вакытта ул моны күрсәтми, моны ике шагыйрьнең текстларын чагыштырып карап кына белергә мөмкин.
Яшәү чорларын күп дистә еллар аерып торуга карамастан, иҗаты белән халыкка хезмәт иткән бөек художникның тавышын Тукай ишетә алган. Ул үзенең иҗатын халык массаларына хезмәт итүгә буйсындырган шагыйрь өчен бердәнбер дөрес булган юл-Пушкин юлы белән барырга омтылган.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үзен алдынгы рус язучыларының шәкерте һәм туганы дип саный һәм алар арасында Пушкин аның өчен сүнмәс якты йолдыз булып балкый.

Кулланылган әдәбият
1 Әгъзамов Ф. Тукай-журналист.-Казан: Татар кит. нәшр., 1986.-27бит.
2 Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты.- Казан: Татар кит. нәшр., Матур
әдәбият редак., 2003.- 56 бит.
3 Белинский В.Г. Сочинения в трех томах.-Москва: Гослитиздат,1948, 1
том,- 139 стр.
4 Мөсрепов Г. Күп милләтле совет әдәбиятының үзара ярдәмләшүе //
Совет әдәбияты.-1954.- №8-Б. 4-5.
5 Нуруллин И. Тукай эститикасы.-Казан: Тат.книгоиздат, Матур әдәбияты
редакциясе, 1956.-22 бит.
6 Пехтелев И., Пушкин ,Лермонтов , Тукай ,-Казан: Татагсиздат, Матур
әдәбияты секторы, 1949.-50 бит.
7 Пушкин А.С. Стихотворения.-Москва: Детская литература, 2012.- 31 стр.
8 Тукай Г. И мөкатдәс моңлы сазым... .-Казан: Шигырьләр, Мәгариф
нәшрияты,1999.- 40 бит.
9 Тукай Г. Академик басма.-Казан:Татгосиздат, 1 том,- 223 бит.

Приложенные файлы

  • docx proekt
    Зарипова Л.М.
    Размер файла: 29 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий