Технологическая карта к уроку татарской литературы в 5 класса (русскоязычная подгруппа)


Тема “Минем дүрт аяклы дустым” (рус төркеме, татар әдәбияты)
Планлаштырылган нәтиҗәләр Метапредмет:- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
-эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра,нәтиҗәле эш алымнарын таба
-белү;
-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Предмет: -этләрнең токымнары,кыяфәтләре,кушаматлары турында сорый,сөйли белү;
-килеш,тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллана белү;
- монолог төзи белү.
Шәхескә бәйле: -дүрт аяклы дусларыбызга карата сак караш,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Төп төшенчәләр Килеш сораулары, темага караган лексика
Предметара бәйләнеш Татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья
Төп ресурслар
Өстәмә ресурслар Куллану өчен дәреслек:Хәйдәрова Р.З., Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” 5 сыйныф, Казан “Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.
Методик кулланма: Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М.,”Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 5нче сыйныф, Казан “Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор
Power Point та презентация.
Дәрес тибы Д/МС
Эшчәнлекне оештыру формасы Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
(УУГ)
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, дәресебезне матур сүзләрдән башлап җибәрик.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә! Укучылар бер-берсенә карап елмаялар, матур сүзләр әйтәләр.
Коммуникатив:
- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле;
- бер-береңә һәм укытучыга хөрмәт хисе .
2 этап. Өй эше тикшерү. Өй эше итеп сезгә 104нче биттә5нче күнегү бирелде. Сорауларга җавап бирергә:
1.Сиңа нинди эт ошый? Аның исеме ничек?
2.Ул нинди токымнан?
3.Аның кыяфәте нинди?
4.Этнең нинди гадәтләре бар?
5.Ул усалмы? Акыллымы? Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Коммуникатив:
- сыйныфташларының җавапларын тыңлау һәм аңлау .
Регулятив:
-контроль, коррекция.
3 этап. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: өйрәнгән темаларны искә төшерү
4 этап. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).
-Ә хәзер [ къ] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәник
1.Фонети күнегү. [ къ] авазы кергән сүзләрне әйтү : акыллы, ике, көн, бик, колак, сакчы,кечкенә, кушамат, токым,фикер.
2. [ къ] авазы кергән сүзләрне тәрҗемә итү.
-Бу сүзләр безнең нинди дусларыбызга кагыла?
3.Әйе. Җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз һәм исемнәрне табып, аларга сорау бирегез
А) Мин этемне бик яратам.
Б)Мин этемә ашарга бирәм.
В)Ул ишегалдында иң матур эт.
4.Тактада язылган сүзләр арасында, нинди сүзләр кешенең үз фикерен, мөнәсәбәтен белдерә: яхшы, чөнки, әлбәттә, шул, минемчә, минем, синеңчә.
-Кереш сүзләрне кулланып җөмләләрне үзгәртеп карагыз.
А) Мин этемне бик яратам.
Б)Мин этемә ашарга бирәм.
В)Ул ишегалдында иң матур эт.
5.-Этләрнең тышкы кыяфәте төрле була. Җөмләләрне тыңлагыз һәм тәрҗемә итегез:
1.Ул йонлач, кечкенә генә,туп кебек.
2.Джек зур гәүдәле, озын колаклы.
3.Леди ике тәпиендә матур итеп бии белә.
6.Аудирование.Диалогны тыңлагыз һәм сорау җөмләләрне әйтегез.
- Сәлам , Айдар!
- Сәлам, Айрат!
- Синең этең бармы?
- Әйе, бар.
- Ул нинди токымнан?
-Ул немец овчаркасы.
- Ә исеме ничек?
-Рекс.
-Бик матур исем.
7. Әйтү максаты ягыннан нинди җөмлә төрләрен беләбез?Бу диалогта сорау җөмләләрдән башка тагын нинди җөмләләр бар?
8. Экранда кемнең портретын күрәсез? Аның туган кайчан?Аңа ничә яшь тула? Хәзер без сезнең белән аның “Кызыклы шәкерт” әсәре буенча төшерелгән мультфильмын карап үтәрбез. Видеодәрес.
9.Сорауларга җавап бирү:
-Шигырь нәрсә турында?
-Этнең исеме ничек?
-Акбай нинди?
1.- Акбай дәрескә ни өчен килде?
Ничек уйлыйсыз, нинди темага сөйләшәчәкбез?
Әйтегез әле, “Минем дүрт аяклы дустым” темасын өйрәнү өчен нишләргә кирәк?
-- Дөрес! Акбайга безнең белән кызык булыр дип ышанып калабыз. 1.Көтелгән җавап: акыллы,колак,сакчы, кушамат, токым.
2.Көтелгән җавап: умный,ухо, сторож,кличка, порода.
-Этләргә
3.Көтелгән җавап: этемне (нәрсәне?), этемә (нәрсәгә?)
Ишегалдында (кайда?), эт (нәрсә?).
4.Көтелгән җавап:
-кереш сүзләр:әлбәттә, минемчә, синеңчә.
-Әлбәттә, мин этемне бик яратам.
-Әлбәттә, мин этемә ашарга бирәм.
- Минемчә, ул ишегалдында иң матур эт.
5.Көтелгән җавап:
1.Он мохнатый, маленький, как мяч.
2.Джек большой, с бошьшими ушами.
3.Леди умеет танцевать на двух лапах.
6.Көтелгән җавап:
- Синең этең бармы?
- Ул нинди токымнан?
- Ә исеме ничек?
7.Көтелгән җавап:
Хикәя, сорау,өндәү,боеру.
-Тойгылы, хикәя.
8. Көтелгән җавап: Г.Тукай портреты. Аның тугн көне 26нчы апрель көнне. 130 яшь тула.
Мультфильм карау
9.Көтелгән җавап:
-Эт турында.
-Аның исеме Акбай.
-Акбай кеченә,3 айлык кына, ялкау.
1.Көтелгән җавап:
-Этләр турында.
-Аларның токымнары турында.
-Аларның холкы турында
-Кереш сүзләрне,исемнәрнең
,алмашлыкларның килеш, тартым белән төрләнешен кабатларга Коммуникатив:
- бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау
Танып-белү:
- анализлау, нәтиҗә ясау
Танып-белү:
Белемнәрне структуралаш-
тыру
Регулятив:
- дәреснең максатын билгеләү
5 этап.
Уку мәсьәләсен чишү. Д/МС
”Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә текст буенча сорауларга җавап бирү, текстны аңлау өчен шартлар тудыру. 1.Төркемнәрдә эш.
Һәрбер төркемгә бер эт токымы турында сөйләргә кирәк. Төркемнәргә эт токымнары язылган битләр бирелде (колли,овчарка, пудель).Терәк таблица ярдәмендә шушы этне сурәтлисез. 7минут бирелә.
Фонетик зарядка.
3.Дәреслектән диалогларны уку.
- Сезгә кайсы эт күбрәк ошый? Ни өчен?
4. 105нче бит 3нче күнегү.Нинди эт яхшырак? Фикерегезне дәлилләп языгыз. Мөстәкыйль эшлиләр.
-Җөмләләрегезне нинди сүзләрдән башладыгыз?
5.Текст өстендә эш. 105нче бит 5нче күнегү.
-Текстны кычкырып уку.
-Тексттан исемнәрне табып, дәфтәргә язу, килешләрен билгелиләр. (Мөстәкыйль эшлиләр).
6.Җөмлә төрләрен искә төшерү.
Әйтү максаты ягыннан текстта нинди җөмлә төрләре бар?
Иярчен кисәкләр булуына карап, нинди җөмләләр очрады?
7.”Алты эшләпә” ысулы.
Һәрбер төркем үзләренә ошаган икешәр төрле төстәге эшләпәне ала. Һәм сорауларга җавап бирәләр.
Ак эшләпә (тексттан фактлар табып әйтелә)
-текстта нинди фактлар турында сүз бара?
Сары эшләпә (уйңа фикерләр әйтелә).
-Тексттан уңай,позитив фикерләрне белдергән җөмләләрне табып укыгыз.
Кара эшләпә (тискәре вакыйгалар).
Тексттан тискәре вакыйгаларны табыгыз.
Кызыл эшләпә ( эмоциональ фикерләү).
Бу текстта нәрсә ошады?
Яшел эшләпә (иҗади)
Әгәрдә малай этен яратмаса, текст ничек үзгәрер иде?
Зәңгәр эшләпә (нәтиҗә)
Димәк эт кешенең дустымы?Без аларга карата нинди булырга тиеш? 2. Көтелгән җавап:
Колли эте зур гәүдәле,йонлач. Аның йоны кызыл, ак төстә.Койрыгы озын.
Овчарка.Зур гәүдәле, койрыгы озын.Төсе төрле була.Ул сакчы эт.Хуҗасын тугры эт.Төрле командалар үти белә.
Пудель кечкенә эт.Декоратив төркемгә керә. Төрле төстә була. Йонлач.
Фонетик зарядка.
3Укучылар диалогларны кычкырып укыйлар.
Көтелгән җавап:
-Миңа овчарка ошый, чөнки ул бик акыллы, командалар үи белә.
-Миңа болонка ошый,чөнки ул матур, кечкенә, матур итеп бии белә.
-Миңа колли ошый, чөнки аның йоны матур.
4. Көтелгән җавап:
Минем фикеремчә, овчарка яхшыра, чөнки ул ... .
-Кереш сүзләрдән.
Һәрбер төркем чиратлап исемнәрне укый, килешләрне билгели.
5. Көтелгән җавап:
- этем (Б.к.), исеме (Б.к.),Акбай (Б.к.),этемне (Т.к.),малайларны (Т.к.),этемә (Ю.к.), ишегалдыбызда (У.в.к),эт (Б.к.).
6. Көтелгән җавап:
-хикәя җөмлә.
-җәенке.
7. Көтелгән җавап:
-Малайларның эте бар.Акбай исемле.Акбай хуҗасын ярата, чөнки малай аны ашата,урамга алып чыга.Акбай-ишегалдында иң матур эт.
-Малай яхшы герой, чөнки ул этен карый,ашата, уйнарга алып чыга.
-Башка малайларны яратмый.Чит кешеләрне тешлидер.
-Малай этен ярата,ашата.Ул этен яхшы карый,шуның өчен аның эте ишегалдында иң матур эт.
- Аның эте матур булмас иде.
-Эт кешенең дүрт аяклы дусты.Ул хуҗасына һәрвакыт тугры. Без этне асрасак, аларны карарга, яратырга тиеш.
Регулятив:
- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;
- фаразлау,
- күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау,
-монологик сөйләмгә чыгу.
Коммуникатив:
-укытучы һәм сыйныфташ-
лары белән теләктәшлектә булу ;
-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп
формалаштыру.
Танып-белү:
-фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаш-
тыру;
Коммуникатив:
- әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп
формалаштыру;
-әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.
Танып-белү:
- аңлап уку; кирәкле информа
цияне табу ;
Танып-белү:
- уку мәсьәләсенең чишү юлларын эзләү, логик яктан аңлату.
Коммуникатив:
- парларда һәм төркемнәрдә эшләү;
- хезмәттәшлек итү ;
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Танып-белү:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.
Коммуникатив:
- үз фикерләреңә ышандыра белү.
Танып-белү:
- иҗади характердагы биремнәрне хәл итү
6 этап. Рефлексия
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.
-Дәрестә ниләр эшләдек?
-Нәрсәләр өйрәндек?
Регулятив:
- фикерләрне тыңлап, нәтиҗә ясый белү.
Коммуникатив:
-әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп
формалаштыру.
7 этап. Өй эше бирү
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
1.Үзегезгә ошаган эт токымы турында сөйләргә өйрәнегез.
2.Әйтик, сезнең дустыгыз эт алырга тели.Сез нинди эт алырга киңәш бирер идегез?Киңәшегезне дәлилләгез. Регулятив:
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу .
Танып-белү:
- дифференциацияләнгән бирем (сайлап алынган).

Приложенные файлы

  • docx konspekt
    Зарипова Л.М.
    Размер файла: 28 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий