Проект милли трбия. янаобложкалы


centercenter Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем учреждениясе
“83-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
Проект
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга
татар халык уеннары аша
милли тәрбия бирү”

Төзеде:
ТР ТКМР “83нче санлы
гомуми үстерелешле
балаллар бакчасы” МҮМБҮ
тәрбияче Зарипова И.Р.
Түбән Кама
Проект. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык
уеннары аша милли тәрбия бирү”.
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен йолалары, җыр-биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Актуаллелек. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык уеннары - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Татар халкының иҗтимагый һәм гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү йолалары белән аерылгысыз бәйләнештә торучы уеннар күркәм хасиятләргә ия бер күренеш булып саналырга хаклы.
Бүгенге яшәеш рәвеше халкыбызны интерактив технологияләргә якынлаштырып, мирасыбыздан ераклаштыра. Шуңа да халык уеннарын актив куллану күркәм милли тәрбия бирүдә төп ролне башкара
Яңалык. Төп программадан аермалырак булу сәбәпле, борынгыдан килгән уеннар балаларыбыз өчен – яңалык. Татар халкының милли уеннары мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйллекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
Максат. Татар халык уеннарын төрле чараларда кулланып балаларның аралашу тирәлеген киңәйтү, милләтебезгә хас сыйфатлар тәрбияләү, милли үзаң уяту.
Бурычлар:
-уеннарда аралашу аша сүзлекне һәм мөсәкыйллекне үстерү, аралашу тирәлеген киңәйтү;
-милли бәйрәнәрдә уеннар куллану аша олылау, ихтирам итү, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, дуслык, әдәплелек, иҗадилык кебек сыйфатларны формалаштыру;
-бәйрәмнәргә әзерлек алып бару, уеннарга атрибутлар бердәм ясау аша өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү;
-сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай караш формалаштыру;
Проект төре: иҗади, тәҗрибәви
Үтәлү вакыты: 1 ел
Проектта катнашучылар: зурлар төркемендәге балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр.
Көтелгән нәтиҗә:
көндәлек чараларда уеннарны өйрәнеп, аларны бәйрәм иртәләрендә кулланып, мөсәкыйль рәвештә уеннар оештыруга этәреп балаларда милли үзаң тәрбияләү;
бәйрәм иртәләрендә оештырылган уеннарда ата - аналарның балалар белән бергә катнашуына ирешү;
тупланган тәҗрибә белән уртаклашу - педагоглар катнашында региональ семинар - практикум үткәрү.
Проект “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү”.


Тәкъдим ителә торган уеннар
1 нче квартал

2 нче квартал

3нче квартал


4 нче квартал

Җырлы-биюле уен. “Яулык алыш”.
“Яулык алыш” - кызык уен
Ул сизгерлекне сорый.
Дуслар ярышкан вакытта
Кул чабып тормый булмый.
Уен барышы.
Санамыш белән ике кеше уртага чыга һәм түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй беткәч кем яулыкны беренче ала, шул җинүче була. Җиңелгән кешегә сорау бирелә. Дөрес җавап бирсә, аңа да бүләк бирелә.
Сүзле – хәрәкәтле уен. “Парлашып калу”
Сандугачлар, былбылллар,
Тургайлар парлы була.
Кем уенда парсыз кала –
Шундук җазасын ала.
Уен барышы
Көй башлануга барыбыз да иркенләп биеп йөрибез. Көй туктауга һәр кеше үзенә пар табырга тиеш. Бер кунак белән бер бала парлаша. Кем парсыз кала, шул кешедән сорау ала. Бу уен миңа да бик ошый, үзем дә басыйм әле.

Фант җыешлы һәм җәза бирешле , җырлы уен. “Тотып калышлы”.
Уйна дустым.гармуныңны
Без җырлаган көйләргә;
Без җырлаган,сез уйнаган
Калсын сагнып сөйләргә.
Уен барышы.
Ике бала кулга-кул тотынып,кулларын югары күтәреп торалар.Балалар түгәрәккә тезелеп, тотынган куллар астыннан чыга баралар, гармонь уйнап тора. Бер җыр җырлана. Җырдан соң гармонь бию көе уйный башлый. Гармончы үзе теләгән вакытта теләгән урында көйне туктата. Шушы вакытта балалар тотынып торган кулларын төшерәләр, кул кемгә туры килсә, шушы кешегә җәза бирелә.Уен шулай дәвам итә.
Сүзле – хәрәкәтле уен. “ Йөзек салыш”
Уен барышы.
lefttop
Балалар тезелешеп утыралар,берәү “йөзек салучы “була.Ул кулларын тотып утырган балаларның барысына да “йөзек салып “ чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берәү дә сизмәскә тиеш. Аннан соң үзе бер кырыйга китеп, “кемдә йөзек сикреп чык” , - ди. Йөзекле кеше сикереп чыкканда ике күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә,тота алмасалар йөзек салу яңадан башлана.
Сүзле уен. “Ашамлык санау”
Без табын әзерлибез
Китереп бөтен шартын.
Өчпочмак, бәлеш, коймак
Кем әйтеп бирер икән,
Нәрсәләр җитми тагын.
Табынга куеласы камыр ризыклары, 2 тапкыр кабатлап әйтмәскә. Кабатлаган кешегә җәза бирелә.
Сүзле – хәрәкәтле уен. “Тукмак әйләндерешле”
Әй, әйләнә, әйләнә,
Әй, серледер бу тукмак.
Нинди җәза бирер икән
Безне каршыга туктап.
Уен барышы.
Уенны алып баручы түгәрәк уртасында тукмак тәгәрәтә.Тукмак сабы белә кемгә карап туктый, шул баланың әйберен ала. Күп кенә әйбер җыелгач, әйберләрнең берсен алып, түгәрәктәге балалардан сорый: бу балага нинди җәза биререгә - ди. Һәр кем үз җәзасын үтәргә тиеш. Әгәр берәр бала үти алмаса, аның өченбашка бала үтәп, аның әйберен үзенә алу да була.
Әйлән-бәйлән уены. “Аллария-ләрия”.
Аллари-ләрия,
Ләрия-гөлләрия;
Тимәгез кеше ярына,
Булсын ияләренә.
Уен барышы.
Балалар кулга-кул тотынышып җырлап әйләнәләр.Уртада түгәрәкнең зурлыгына карап бер яки ике бала кала. Бию такмагы җырлаганда, уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала да, култыклашып әйләнәләр.
Кара –каршы тезелеп һәм пар-пар булып уйнала торган уен.
“Чума үрдәк,чума каз”
Чума үрдәк,чума каз
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Тирән күлне ярата шул,ярата.
Алия үзенә иптәш сайлый,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Ул Алсуны ярата шул,ярата.
Уен барышы.
-2114554658360Ачык һавада уйнала торган уеннарның берсе. Балалар ике рәт булып кара-каршы тезеләләр дә парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында ялгызы гына бер бала кала. Җырның беренче яртысында уйнаучылар кулларын талгын гына хәрәкәтләндереп торалар. Ә икенче яртысында ялгыз бала үзенә пар сайлый. Аннары аны җитәкләп рәт уртасыннан чыга да, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган бала рәт башына китә һәм җыр кабатланганны көтеп тора. Ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый. Уен барышында балаларның тсемнәре җырга кушыла ,ә җыр үзгәрми.
Сүзле – хәрәкәтле уен. “Йомгак чорнаш”.
Йомгак чырнау - кызык уен,
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Кемнәр икән уңганнар,
Карыйк әле, оланнар.
Менә сезгә йомгаклар,
Кем тизрәк йомгаклар?
Уен барышы.
Алдан чорнап бетергән кеше җиңүче була, аңа бүләк бирелә.
Җырлы уен. “ Габдулла”.
Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез Габдулла;
Син нишләсәң,ни кылансаң,
Шуны эшләргә була.
Уен барышы.
Балалар түгәрәккә тезеләләр. Уртадагы балага җыр җырлана. Җырдан соң уртадагыбала бер төрле хәрәкәт ясый. Аның хәрәкәтен кабатлый алмаган баланы уртага чыгара, ә үзе түгәрәккә баса. Уен дәвам итә, шул ук җырдагы исемне генә үзгәртеп җырлыйлар.
Әйлән-бәйлән уены. “Кәрия-зәкәрия “.
Сулар сибеп гәл үстерәм,
Гөлем булыр үземә.
Гөлдән тамган тамчылар күк
Күренәсең к үземә.
Кәрия-Зәкәрия-каммая,
Кәрия-Зәкәрия-каммая,
Кәри кемгә,Зәкәр кемгә.
Зәкәрия –каммая.
Уен барышы.
Балалар кулга кул тотынышып җырлап әйләнәләр. Уртада түгәрәкнең зурлыгына карап бер яки ике бала кала. Бию такмагы җырлаганда, уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала да, култыклашып әйләнәләр.
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен. “Буяу сатышлы”.
Уен барышы.
Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр.Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга. Малайлар берәм-берәм буяу сатып алырга киләләр.
Алучы сатучыга болай ди:
Буяулрың бар микән,
Зәңгәр микән,ал микән?
“Төсем матур.мине ал”,-
Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән күп,
Зәңгәр,кызыл,яшел.күк;
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң бер буяуны алып китә. “Буяулар “ алынып беткәнче уен дәвам итә.
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен. “Почмак алыш”.
Бии-бии тырышабыз
Почмак саклап калырга.
Йоклап торсак, туры килер
Берәр җәза алырга.
Менә сезгә туры почмак,
Берегезгә юк почмак.
Җитезерәк кылансагыз,
Алырсыз берәр почмак.
Уен барышы.
Уенчылар саныннан бергә ким кыршаулар куела. Барысы да бии. Көй туктауга һәркем почмак алырга тырыша. Уеныбыз ахырына җитүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен. ”Түбәтәй”.
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,
Тирә-якны шаккатырам дигәнсең.
Түп, түп түгәрәкле түбәтәй (2 т-р)
Түбәтәем чигүле дә укалы.
Түбәтәем менә кемдә туктады.
Уен барышы.
-39370817880Балалар түгәрәккә тезелеп басалар, җыр башлангач түбәтәйне кулдан кулга җибәрәләр. Җыр тәмамланганда түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
Җырлы уен. “Күз бәйләш”.
Булат дустым,ныклап уйла Алдыңда кем торганын; Ялгышмыйча әйтеп кара Исеме кем булганын.
Уен барышы.
Уенга катнашучыларның берсенең күзе бәйләнә. Күзе бәйләнгән баланы уртага бастырып аңа җыр җырлыйлар. Җырдан соң бала үзенең уйлаган бала исемен әйтә. Әгәр дөрес әйтсә шул баланың күзен бәйлиләр. Дөрес әйтмәсә, яңа җыр башлап белгәнче балаларны алмаштыра баралар.
Кара – каршы тезелеп һәм пар - пар булып уйнала торган уен.
”Челтәр элдем читәнгә”
Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә;
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Алын алырсыз микән.
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап
Кемне алырсыз икән?
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз;
Күңлебезгә кем ошаса
Шуны сайлап алырбыз.
Уен барышы.
25400-214630Балалар кара-каршы сафка тезелеп җыр җырлыйлар. Такмак җырланганда сафлар чиратлашып кара – каршы барып үзләренә охшаган бер кызны яки бер малайны алып кайталар. Шулай ике сафта аралаша.

Приложенные файлы


Добавить комментарий