Работа аглиев камил


Тема: «Дәһшәтле еллар истәлеге»
Эшне башкарды: Аглиев Камил Марсель улы,
Әлмәт районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Түбән Мактама 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең
5 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Аглиева Гөлназ Фоат кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016
Эчтәлек.
Кереш.....................................................................................................2 бит
Төп өлеш. Бабам хатларына күзәтү.......................................................3 бит
Йомгаклау..............................................................................................5 бит
Кулланылган әдәбият............................................................................6 бит
Кушымта................................................................................................7 битКереш.
Кан коюлы hәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 71 ел вакыт аерып тора. 71 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә.
Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әhәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды.
27 миллион баласын
Югалтты яуда Ватан…
Әй, дөнья, булма битараф,
Күңелгә текәп кара:
27 миллион жөй анда,
27 миллион яра.
Тикшерү –эзләнү эшенең темасы: Дәһшәтле еллар истәлеге
Тикшерү –эзләнү эшчәнлегемнең максаты:
Бабам хатларын өйрәнү, аның турында күбрәк материаллар туплау.
Бурычлар:
-Сугыш турында төрле чыганаклардан булган мәгълүмат белән танышу;
- Галиев Нурлыгаян бабай турында авыл музеенда булган материалларны өйрәнү;
- Нурлыгаян бабай турында Фоат бабай сөйләгәннәрне язып алу.
Теманың актуальлеге:
Бүгенге көндә сугышта катнашкан ветераннарның күбесе юк инде. Ләкин алар турында күбрәк белсәң, әби-бабайлар сөйләгән истәлекләрне тыңласаң, шул вакыттагы куркыныч көннәргә әйләнеп кайтасың.
Без сугыш турында китаплардан гына укып, кинофилмьнар гына карап беләбез. Әле укый белмәгәндә үк, әни безгә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйли иде. Бәләкәйдән үк “Кызыл ромашка” шигырен тыңларга ярата идек. “Ромашкалар ап-ак таҗлы булалар. Ни өчен бу ромашканың таҗлары кызыл икән?” – дигән сорау борчый иде безне. Ә хәзер инде, үсә төшкәч, ни өчен икәнен аңладык. Сугыш, бары сугыш гаепле икән барысына. Нәкъ менә шуңа күрә без бүгенге көннең иминлеген сакларга, тагын шундый афәтләрне булдырмаска тиеш.
Тикшерү – эзләнү эшчәнлегенең нигезләнүе:
Һәр кеше яшәеш чорында нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиештер дип уйлыйм. Бабам хатларын өйрәнеп материал туплавыма мин бик шатланам. Музейда күп кенә материаллар юкка чыккан. Ә безгә тере тарихны сөйләп калдыручы әби-бабаларыбыз мәңгелек түгел. Алар белгән хатирә һәм истәлекләрне үзләре белән алып китә. Шуңа күрә әле алар исән чакта, карт бабам турында белгәннәрне язып алырга һәм бергә туплап куярга булдым.
Төп өлеш.
Сугыш... Ә нәрсә соң ул? Сугыш ул минем өчен бабам, аның якты истәлеге. Шуңа күрә сезгә карт бабам – Галиев Нурлыгаян Габдрәхим улы турында сөйләргә телим. Сугышка кадәр үк инде Мөслим районында бик танылган, хөрмәтле укытучы булган ул. Үзе эшләгән Иске Әлмәт авылында аны яратып, Галиев абый дип йөрткәннәр. Аның турында истәлекләрне мин Фоат бабамнан ишетеп һәм сандык төбендә менә инде 73 елдан артык сакланып килгән хатлардан беләм. Дистә еллар саклану нәтиҗәсендә таушалган, саргая төшкән. Гарәп графикасы белән дә, кириллица белән дә язылган хатлар... Бу хатларда аның уйлары, якты өметләре, изге теләкләре, шатлык һәм борчулары салынган.
1942 нче елның март аенда үз теләге белән сугышка китә ул. Улы Марсельне җитәкләп, кечкенә кызы Лизаны кочагына алган Мәхтүмәне соңгы тапкыр күрүен белде микән Нурлыгаян бабай? 4 яше дә тулмаган Лиза әтисен күрше авылга китте дип уйлады. Ул ел буе, әнисенең үзәген өзеп, әтисенең кайтуын көтте. Ләкин әткәйләре беркайчан да әйләнеп кайтмады...
Хатларны укыйм. Юлга кузгалганның беренче көненнән үк җай чыккан саен өйдәгеләргә сәлам юллаган. “Мәхтүмә, улым Марсель һәм кечкенә кызым Лиза! Өчегезгә дә миннән сагынып сәлам... Үзем хәзергә исән. Шулай да яшь кеше түгеллегем сиздерә, тәнем бик “борчылган” икән...Ашарыгызга бармы? Икмәк бирәләрме? Балаларны ач тотма, ачлыктан да начар нәрсә юк.” Бу хат Новосибирск өлкәсенең Сталинск шәһәреннән килгән.
Баштагы хатларында әле өйгә исән-сау кайту өмете күренә, ә инде сугышның үзәгенә килеп кергәч, бу өмет бераз сүрелә: “Үзем бүгенге көндә сугышта. Бу минутта исән-сау. Бер сәгатьтән билгесез. Өскә минут саен бомба, снаряд явып тора. Бергә йөргән өч иптәшем үлде, икесе яраланды. Әткәй дошманны җиңеп, герой булып кайтсын дип теләгез.” Икенче хаттан өзек: “Урман эчендә ятам. Тирә-якта кошлар сайрый, табигать искиткеч матур. Тик урман тынлыгын снаряд тавышлары боза. Урман тынлыгын гына түгел, бөтен дөньядагы ирек сөюче халыкларның тынычлыгын бозалар. Агачлар снаряд кисәкләре тиеп ботаксыз, очсыз калалар. Агачлар гына түгел, кешеләр дә аяксыз, кулсыз калалар.” Бабайның укытучы икәне аның язган һәрбер сүзеннән күренә. Туган җиренә, гаиләсенә булган җылы хисләре күңелне тетрәндерә.
Соңгы хатын 1942 нче елның 5 сентябрендә яза Нурлыгаян бабам. “Бер кайтып, сезне, балаларны, агай-энене күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем... Мин бу хатны урман эчендә язам. Урман артыннан кызарып чыккан кояш миңа карап елмая. Тиздән дошман җиңелер, сугыш бетәр, син дә туган якларыңа кайтып, элекке кебек матур тормыш корырсың дия төсле ул...Мәхтүмә! Әгәр мин фашизмга каршы көрәштә ут давыллары эчендә югалсам, балаларны тәрбиялә, укыт. Алар киләчәктә синең тормышыңның көзгесе булырлар. Мин сиңа ышанам.”
Нурлыгаян бабай сугышка киткәндә өйдә кечкенә улы Марсель белән кызы Лиза кала. Өченче баласы-минем бабам Фоат туу турында ул белмичә дә үлә. Чөнки әбинең: “Улың туды”,- дип язган хатына җавап килми. Бәлки ул хатны алгандыр, җавап язарга гына өлгермәгәндер. Монысы инде безгә сер булып кала.
Хәзер инде Мәхтүмә әбиебез дә күптән вафат. Тик аның сандыгындагы серле хатлар гына, күпме вакыт үтсә дә, безнең өчен беркайчан да хәтердән җуелмас мирас булып кала бирә.
Тагын бер истәлек билгеле: сугышта ничектер Нурлыгаян бабай белән Мәхтүмә әбинең энесе Мисбах очраша hәм алар бер-берсенә сүз бирәләр: “Кем исән-сау кайта, шул ике якның да балаларын тәрбияләргә булыша.” Мисбах бабай исән кала hәм әйткән сүзенә тугрылыклы була. Әбием энесе Мисбах, кайнатасы Габдрәхим ярдәме белән өч баласын аякка бастыра, өчесенә дә югары белем бирә.
Йомгаклау.
Нурлыгаян бабай хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Хәбәрсез югалган... Мүхтүмә әбине бу сүз гомере буе уйландырган: “Үлде микән, исән микән? Әсирлектә түгел микән? Әнә бит кайнатасы Габдрәхим беренче бөтендөнья сугышыннан 4 ел әсирлектә булып исән-сау кайткан. Кем белә, бәлки балалары хакына Аллаһы Тәгалә Нурлыгаянына гомер бирер?” Өметен өзмәгән Мәхтүмә әби, иренең фроттан кайтуын соңгы көнгә кадәр көтеп яшәгән. Без Нурлыгаян бабайның исемен Фоат бабам белән “Хәтер” китабыннан да эзләп таптык. Ул һәрвакыт безнең, ягъни аның балаларының, оныкларының күңелләрендә яши. Безнең гаиләдә бабайлар рухына ел саен коръән ашы үткәрәләр, аны искә алып дога укыйлар. Мин үземнең карт бабам белән чиксез горурланам. Аның соңгы сулышына кадәр туган җирен яратуы, аңа тугрылыклы булып калуы барыбыз өчен дә үрнәк. Илебезнең үткәнендә, аның тарих битләрендә якты истәлек калдырганы өчен бу хикәям Нурлыгаян бабам рухына изге дога булып барсын.
Киләчәктә мин бу эзләнү эшемне дәвам итәргә уйлыйм. Бәлки әле бабамның каберен эзләп табармын, аның турында булган мәгълүматны тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам.
Кулланылган әдәбият
1.Садриев Ф. Фронттан хатлар //Авыл утлары газетасы – №23, 22 февраль, 1968 ел;
2. Фәрухшина Р. Фронттан хатлар//Авыл утлары газетасы – №28, 16 апрель, 2014 ел;
3. Хатлар. Бабайның фронттан җибәрелгән хатлары төп нөсхәдә;
4. Хәтер. Память. Р.Р.Идиятуллин – Казан, 1996, 17нче том – 408 бит.
Кушымта
Нурлыгаян бабай (икенче рәт, уңнан беренче)
республиканың иң яхшы укытучылар киңәшмәсендә (1938нче ел)

Нурлыгаян бабай сугышка кадәр үзенең укучылары белән (1941нче ел)

Фронт хатлары



Приложенные файлы


Добавить комментарий