Фәнни-эзләнү эше «Халкымның бәйрәмнәре һәм йолалары»


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

Татарстан Республикасы Чистай Муниципаль районы “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе” 8 нче сыйныф укучысыАКМАНОВААРИНАҖитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы Фәйзрахманова Г.Ф. Фәнни эшнең темасы:“Халкымның бәйрәмнәре, йолалары”Максат:Авылымда уздырыла торган бәйрәмнәрне, йола, гореф-гадәтләрне барлау Бурычлар: төрле чыганаклардан, китапханәдән керәшеннәр турында материал туплау; әби-бабайлар белән очрашып, алардан халкыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын, фольклор әсәрләрен өйрәнү; аларны башкаларга да таныту. Көз ел фасылына караган бәйрәм - Покрау Покрау (русча покров - покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән) — Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча). Покрау атналыгы Покрау Декабрь аеның аеруча салкын, кыш тәмам урнашып җиткән вакытта Нардуган бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмне XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. «Нардуган» сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булса кирәк. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә. Бәйрәм көн-төн тигезләшкән вакытта, ягъни 21-22 нче декабрьләрдә үткәрелгән. Нардуган Раштуа Раштуа (Рождество - туым, туу сүзеннән) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы (Христос) туган көн. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә икән. Соңгы елларда ул, дин дәүләттән аерылган булып саналса да, Президент Указы нигезендә, дәүләт бәйрәмнәре рәтенә кертелде һәм һәр елның 7 нче гыйнвары бәйрәм көне дип игълан ителде. Ул табигатьнең, кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Димәк, ул, мәҗүсилек чорыннан ук күчә-күчә, төрле төсмерләр белән баетылып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән йола. Хач мануХач ману ул мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Хач ману йоласын “чукындыру” дип түгел, ә суны изгеләндерү мәгънәсендә аңларга кирәк. Су, гомумән, бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган. Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан алты айга гына алдан туган Чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. 19 гыйнвар, Хач ману көне буларак, шул вакыйгадан башлана. Май чабу (Масленица) Кышны озатып, язны каршылау - һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәме. Мисал өчен, керәшеннәр аны Май чабу дип атыйлар. Әлеге күркәм йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак пешерү. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Масленицаның тагын бер йоласы – кышны гәүдәләндергән карачкы - курчакны яндыру. Май чабу (Масленица)Май чабу (Масленица) БәрмәнчекБәрмәнчекне Олы көнгә бер атна кала якшәмбегә билгелиләр. Әлеге йола-гадәтнең асылы бик гади: бары тик бөре кабарткан тал ботакларын җыеп алып кайтырга кирәк. Бәрмәнчек – чын мәгънәсендә, бүгенге көннәргә борынгыдан килеп җиткән бәйрәм. Аны, бер яктан караганда, христиан дине бәйрәме итеп тә карап булмый. Тал ботакларын күп очракта им-том иткәндә кулланалар. Бәрмәнчек Олы көн (Пасха) Пасха бәйрәмен христианнар Христосның терелеп торуы уңаеннан билгели. Олы көннең төп мәгънәсе – үлемне җиңү. Бу бәйрәмнең барлык йолалары Христос яшәешенең соңгы көннәренә килеп тоташа. Олы көн Тройсын Халкыбызның икенче зур бәйрәме – Тройсын яки Троица. Пасхадан соң 49 көн үткәч була. Халык телендә бу бәйрәмнең ”Яфрак бәйрәме” дигән исеме дә бар. Бу көнгә каршы көнне һәр кеше капкаларына яфраклар кыстыралар. Бу бәйрәм илгә җәй аяк басканын белдерә. Ә тройсынга каршы көнне җир яралган көн дип әйтәләр. Бу көнне җиргә сугарга, җирне казырга ярамый. Тройсын ПитрауПитрау бәйрәме (Петров день) - бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү. Шулай ук халыкның алда торган җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау – ул җәйнең нәкъ уртасы. “”” ”Керәшен чибәре”н сайлау Без катнашкан бәйрәмнәр Мәктәбебездә үткәрелгән чараларда катнашу Безнең уңышларыбыз: Кулланылган әдәбият: 1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995;2. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан, 1997;3. Глухов М. В. Идел-Кама регионында христианлык, керәшеннәрдә сакланган борынгы төрки халык йолалары, Казан, 2002;4. Максимов Н.В.«Без бер тамырдан»: керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002. 

Приложенные файлы

  • pptx file12doc
    Размер файла: 5 MB Загрузок: 5

Добавить комментарий