Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының
“Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Доклад: Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Төзеде: Билалова Гөлфия Галимулла кызы
2015-2016 нчы уку елы
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләре
1 слайд Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында «Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм» дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән. Федераль дәүләт белем стандарты шартларында гомуми белем бирү системасы көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя, ә нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
2 слайд. Балаларны башлангыч мәктәптә элеккечә үк укырга, язарга, санарга өйрәтәләр. Ләкин төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора.
3 слайд Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуга таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләргә. Планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле:
- шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы); Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр -. укучыга әхлак нормаларын белергә, эш-кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштырырга, тәртибеңә бәя бирергә өйрәтәләр. Монда 3 төрле гамәл аерып күрсәтелә: 1) шәхси, һөнәри, тормышта үзбилгеләнү; 2) мәгънә барлыкка китерү: укуның нәтиҗәсе белән этәргече арасында мөнәсәбәт урнаштыру; 3) әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү
- предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );
- предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)
Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә предметара эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең нигезе булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.
Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә предметара нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.Аның составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 төркем аерып күрсәтелә:
Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.
Регулятив (көйләгеч) эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мин шуларның берсе- коммуникатив гамәлләр турында сөйләп үтәм
4 слайд Коммуникация- Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру, элемтә, аралашу, фикер алышу чарасы
Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:
а) укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
б) сораулар кую – мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу, итнтервью алу,сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
в) конфликтларны чишү, проблеманы ачу,конфликтны чишүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
г) партнер гамәлләре белән идарә итү – эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
д) үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
5 слайд Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаша
хезмәттәшлекне оештыруда һәм гамәлгә ашыруда;
партнерны, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү;
диалогка керү, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру;
үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белү
6 слайд. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашуга таләпләр
Тормыш тәҗрибәсен куллану;
Күршең белән, төркемнәрдә (зур һәм кечкенә) хезмәттәшлек итү;
Ачыклый торган сораулар бирә белү;
Эчтән һәм кычкырып аңлап уку;
Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү;
Башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне әйтә белү;
Табигать һәм кешелек дөньясының бердәмлеге;
Ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли белү, хаталарны күрсәтү;
Билгеле бер темага сөйләм төзи белү;
Әсәр авторлары турында мәгълүмат туплау.
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координаци- ясенә омтылырга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• төрле коммуникатив мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаш тырырга һәм көйләргә;
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
7 слайд Укучылар һәр көнне кешеләр белән аралаша. Баштарак әти-әниләр, туганнар белән гел бергә була, бергәләп фикерләшә, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, иптәшләр, дуслар белән ешрак очраша. Ә инде мәктәптә укыганда дуслар, иптәшләр, таныш-белешләр тагын да күбәя. Алар кешеләр белән генә түгел, сәнгать, матурлык дөньясы (кызганычка каршы, ямьсез күренешләр белән дә), әдәбият, спорт һ.б. белән дә таныша, аралаша. Аралашу- балалар өчен гадәти хәлгә әйләнгән, алар аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормый. “Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши, - дигән К.Маркс Безнең аралашу даирәбез көннән – көн киңәя, артканнан – арта бара. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул - әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән, үз уеңны әңгәмә- дәшең аңларлык итеп әйтә белү.
Аралашу телдән башка була алмый. Ләкин хәзерге замана баласының тел үсешендә бик күп кимчелекләр күзәтелә: үз фикерләрен ачык, логик эзлеклелектә белдермәү, артык ашыгучан яисә акрын сөйләшү, монотонный (бертөрле), яисә өзек-өзек, артык каты тавыш белән, сөйләмдә күп кенә чүпле сүзләрр кертү, телдән яисә такта янында авырлык белән җавап бирү. Балада зур кимчелекләр әңгәмәдәшен тыңлый, үз фикерен әдәпле җиткерә , аңлатып бирә белмәү, үз фикерендә тора белмәү дә арлашуның уңышсызлыгына китерә
7 слайд Сөйләм культурасы укучының иң аксаган өлеше булуның сәбәпләре күп:
1. Балаларның хәбәрдарлыгы кинәт үсте, чөнки мәгълүмат күп. Еш кына телевизор экраннарыннан, радиодан хаталы, коры сөйләм ишетергә туры килә. Элек балаларга җир шары, анда яшәүче кешеләр, җәмгыять, табигать турында информация алу өчен мәктәп һәм дәрес төп чыганак булып торса, бүгенге көндә аларны формалаштыручы фактор булып СМИ тора. Ләкин балалар кабул итә торган информациянең артуы тискәре яктан да йогынты ясарга мөмкин.Чөнки информация системалы түгел, аларда балаларның яшь буенча һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Шунлыктан, дөрес, камил сөйләм юкка чыгып бара
Хәзерге чорда балаларның китап белән кызыксынулары, аларны уку кимеде. Телевидение, фильмнар, Бүгенге заман баласы күбрәк үз вакытын интернет челтәрендә, планшет тотып үткәререргә ярата, телевизор алдында видео карау әдәби әсәрләр белән кызыксынуны һәм аларны мәгънәләренә төшенеп укуны кысрыклап чыгарды. Ә бу, үз чиратында, төрле жанрдагы әсәрләрне анализлый белмәүгә, логик фикерләү һәм күзаллауга авырлыклар тудыра. Шуңа күрә хәзерге чор мәктәпләренең лозунгы булып түбәндәге таләп кала: “Балаларны максатчан, аңлап, иҗади укырга өйрәтергә!”. Шулай булмаганда, дөнья әдәбияты кулланучыларсыз кала, ә бу буыннан-буынга килгән әхлак кагыйдәләрен дәвам итүне өзүгә китерергә мөмкин.
Бала үз иптәшләре белән аз аралаша. Укучыларның күзгә – күз аралашуының бик түбән дәрәҗәдә булуы Урамнарда бергәләп уйнау, бер-берсе белән аралашу, булышу, хезмәттәшлек итү юк дәрәҗәсендә. Алар буш вакытлары булды исә, кулларына кәрәзле телефон алып, бөтен игътибарын шунда юнәлтә, шулай ук смс, интернетта утыру да аралашуны нык киметә.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый Шуңа күрә укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Мин укучыларга тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә төрле метод-алымнар кулланып, әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам.
Укучы үзенең эше турында рухланып , гап-гади нәрсәләрне дә аһәңле, матур итеп сөйләсә, хис омтылышларын, үз фикерләрен логик эзлеклелектә әйтә белсә, тыңлаучыларда кызыксыну тудыра алачак. Фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу югары культуралы кеше өчен төп сыйфатның берсе. Укучы җирдәге гап-гади матурлыкны да, ямьсезлекне дә, кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны да күңел күзе белән күрергә, аңа бәя бирә белергә тиеш.
Балада коммуникатив компетенция яки дөрес сөйләшергә өйрәтү - бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә, өйдә, төрле сыйныфтан тыш чараларда, кыскасы һәрвакыт бара торган эш.
8 слайд Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә. «Кеше алфавиттагы хәрефкә охшаган, сүз ясау өчен бер-берең белән кушылырга кирәк». Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, укучыларны белемле-белемсезгә бүлмичә генә, белем-күнекмәләр формалаштыруның төп шарты булып тора. Төркемдә укучы башкалар сөйләгәнне тыңларга, килешмәскә, үз фикерен дәлилләргә, кызыклы фикер әйткән иптәшенә хөрмәт белән карарга өйрәнә.. Сөйләм формалары буларак диалог һәм монологик формада уза. Диалогны сөйләм этикеты нигезендә кору: кара- каршы сөйләшү өчен билгеле бер ситуациянең булуы шарт
телдән зур булмаган монологлар сөйли белү,тасвирлау; укыганны ( ишеткәнне ) сөйләп бирү; нәрсә дә ( яисә кем дә ) булса турында хәбәр итү; фикер йөртү.
Төркемдә эш нәтиҗәле барсын өчен эш кагыйдәсен төзим:
Дус эшләү
Иптәшемнең фикерен хуплыйм
Җаваплы укучы сайлау
эшемне төгәлләгәч, иптәшемә булышам.
Арада конфликт килеп чыкса, бу мәсьәләне уңай чишәм
Сөйләгәндә тыныч җавап бирәм
8 слайд Сөйләм әдәбенә өйрәнү өчен төркемнәр укуның беренче көннәреннән төзелә башлана. Һәм мин һәрчак төркемдә һәр укучының катнашуын тэмин итәргә тырышам
1 нче сыйныфта укучылар парлара гына эшли, монда 1 укучы сөйләүче, икенчесе тыңлаучы. Акрынлап бер-берсенә бәя,үзбәя бирергә өйрәнәләр.
2 нче сыйныф ахырында кече төркемнәр төзелә башлый
3,4 нче сыйныфларда укучының характеры формалашкач, зуррак төркем төзелә.
Ләкин төркемнәрдә эшләгәндә
укучыны мәжбүр итмәскә;
эш 10-15 минуттан артмаска;
укучыдан тулы тынычлык тудыруны мәжбүр итмәскә
Иң беренче бурычым – балаларны сөйләргә өйрәтү. сөйли белергә тиеш. Тыңлаучылар аның сөйләменнән ләззәт алырлык, язмаларын укып куанырлык булсын. Сочинение язу алдыннан, аңа әзерлек уздыру бик әһәмиятле. Гап – гади теманы алыйк. “Минем әни”. Әниләр бәйрәме алдыннан ел саен, һәр сыйныфта булуга карамастан, бер үк җөмләләр. “Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул сыер савучы булып эшли. Әнием бик матур, эшчән. Безгә ашлар пешерә”. Укучыларның әйтәсе килгән фикере дә шушы җөмләләргә сыеп бетә диярлек. Ләкин укучыга “Минем әнием” дигән темага сочинение язарга кушканчы, дәрес – сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәресләрне укытучы тәкъдим иткән һәм план нигезендә алып бару уңалы. Дәреснең башыннан алып ахырына кадәр укучылар бирелгән теманы ачу өчен, план буенча сөйләшү алып баралар. Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау, дәрескә җанлылык кертеп җибәрә. Мәсәлән, туган авыл турында сочинение язарга әзерлек дәресләрендә авыл табигате, урманнары, чишмәләре, болын-кырлары төшерелгән видеоязма күрсәтү – гади авыл гына түгел, ә искиткеч матур туган авыл турында җанлы сөйләшү тудыра.
9 слайд Бәйләнешле сөйләм теле дәресләрен гел бертөрле сөйләшүләр, фикер алышулар белән генә алып бару да укучыларны ялыктырырга мөмкин. Шуның өчен дәрес төрләрен әледән әле үзгәртеп тору, яңалыклар кертү бик әһәмиятле. Без барыбыз да балачак иленнән.Вакытлар үтү белән, бу илдән китәләр. Ә кайберәүләр мәңгегә шушы Балачак илендә калалар. Болар-Укытучылар. Ә бу юлдан бер атлый башласаң, читкә тайпылып булмый икән ул. Бик кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле икән ул һәр көнне безне Балачакка, мәктәпкә илтүче олы юл!
Коммуникатив эш гамәлләрне формалаштыруда дидактик уеннарның әһәмияте зур.
Мәсәлән, “күршең калын сузыклы, ә син нечкә сузыклы сүзләрне сайлап яз. Билгеле бер сценарий нигезендә сүз төркемнәре образына керү, диалог төзү” Cүз төркемнәре буенча әкиятләр иҗат итү. “Грамматика илендә” исеме астында сюжетлы уеннар - алган белемнәрне гамәлдә куллана белүне үстерү, тел байлыгын камилләштерү әкияти образлар уйлап табып тел фәненең нечкәлекләрен төптәнрәк төшенергә мөмкинлек тудыра..
Яисә әдәби уку дәресләрендә чылбыр буенча рольләргә бүлеп укуһәрьяктан үсеш тудыра.
Уку дәресендә минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү иң төп максатларның берсе. 1 сыйныфтан башлап,аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау, чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый.
Дәреслекләрдә бирелгән “Музей йорты” на сәяхәт вакытында укучы бик күп татар һәм башка милләт рәссамнарының картиналары белән таныша, үз фикерен, иптәшләренең фикерен чагыштыра.Дәреслектәге Әминә һәм Әмир бәхәсләре укучыларым фикере белән чагыштырылып , нәтиҗә ясатылып барылды Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халкыбызның мәдәнияте, сәнгате белән таныштыруга, аларны рус әдәбияты, мәдәнияте белән чагыштырып өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Мәсәлән, точка зрения, күрү ноктасы тәкъдим ителгән. Аларның фәлсәфәсе берүк укучы рус телен авыррак аңласа да, татарча анализлангач, алар эчтәлек аша авторның ни әйтергә теләгәнен аңлауга, төрле халыкларның әдәби әсәрләрендәге рухи кыйммәтләрнең аваздаш булуын күрергә, тоярга ярдәм итә.
Мәсәлән, шул күрү ноктасы темасы бүлегендә укучы “Музей йорты” на да сәяхәт итә, ике картинаны да чагыштырып, уртак якларын раслый, теманы ачыклауда бирелгән шигырь аша сәнгать дәресенә дә сәхәт итә, үзе дә фантазиягә корып натюрморт, пейзаж, портрет аермалыкларын табып телдән аңлатма бирә.
Сөйләм һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә
Дәрестә татар халкының мәкаль, әйтемнәреннән, халык җырларыннан файдалану уңай,Дәрес барышында ясалган һәрбер нәтиҗә, тикшерелгән һәрбер өзек, шигырь балаларның дәфтәрләренә язылып барыла. Мәсәлән, күренекле рәссам Л. Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” һәм И.И. Шишкинның “Рожь” картиналарын чагыштырганда укучылар аны коры, гомуми җөмләләр белән түгел, ә җанлы тел, кайнар хисләр белән иҗат шатлыгы кичереп сөйләячәкләр. Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга, иҗади уйларга,хәтерләрен үстерергә, фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, грамоталы язарга өйрәтә.
Башлангыч сыйныфларда рус һәм татар теле дәресләрендә һәр бүлектән укучы үзләштерергә тиешле аңлатмаларны аерып чыгарырга мөмкин. Тестлар ярдәмендә аларның ничек үзләштерелүен тикшерергә мөмкин. Тест сораулары бик кыска язылырга тиеш. Алар белән танышуга укучы аны белү-белмәвен ачыклый алырлык булсын. Эшне башлап җибәргәндә биремнәрне һәрбер укучы аерым түгел, ә коллектив белән эшләү файдалырак. Тестның үтәлеше коллектив белән тикшерелә, һәркем үзенең биремне үтәгәнен расларга тели. Алдагы дәресләрдә укучылар мөстәкыйль рәвештә сорауларга җавап әзерлиләр һәм дөрес җавап белән үзләренең эшләрен чагыштыралар. Башлап җибәргәндә укучыларга билге куймыйча торырга мөмкин. Монда төп максат – укучыга үз эшен бәяләргә өйрәтү, нәтиҗә ясау һәм алга таба эшне дәвам итү. Укучылар, тестның җавапларын тикшереп, үзләренең хаталарын күрәләр һәм эшләрен объектив бәяләргә өйрәнәләр.
10 слайд-11 “ Бала өчен авыр кагыйдәләрдән качып, грамматик материалны җиңел генә итеп аңлатып бирә алу – үзе бер сәнгать, осталык”
Дәресләрдә модельләштерү ысулын куллану уңышлы дип саныйм “Җиде кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы” Татар теле дәресләрендә һәр теманы үткән саен, укучылар алган белемнәрен модельләштереп бардылар. Модельләр, схемалар белән даими эш итәргә өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Терәк схема, терәк таблица, сигналлар укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә. “Әлифба”, “Азбука” дәресләрендә схемалар беренче көннән үк кулланыла башлый. График модельләр җөмләнең ничә сүздән, сүзнең ничә аваздан (нинди авазлардан) торганын, ия һәм хәбәрнең кайсы урында килергә тиешлеген тизрәк истә калдырырга ярдәм итә гомумиләштерү алымнарын куллану кызыксынуны үстерә,танып-белү эшчәнлеген активлаштыра , аралашуга йогынты ясый .ягъни шәхеснең коммуникатив сыйфатларын үстерүдә нәтиҗәле чара булып тора.
.бәет.
− халык авыз иҗаты әсәре;
− көйле;
− эчтәлеге – хис;
− 2 юллык строфалардан тора;
− фаҗигале вакыйга турында;
− юату чыганагы.
12-13 слайд Укучыларның аралашу осталыгын үстерү өчен , беренче чиратта, аларны актив рәвештә фикерләү процессын, иҗади сәләтен үстерергә, уку процессын эзләнүле уку эшчәнлеге итеп оештырырга кирәк. Дәрестә без кече күләмле проекттан башлап, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.торган катлаулы проектлар да башкарабыз.Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат туплыйбыз. Мәсәлән, әдәби уку һәм татар телен берләштереп, “Тыныш билгеләре иленә сәяхәт”, “Фермер хужалыгы” һәм 4 нчы сыйныфны тәмамлаганда бирелгән “Моя малая Родина” проекты уңышлы башкарылып, мәктәбебез музеена куелды.
14-16 слайд Педагогик эшчәнлегемдә билгеле бер нәтиҗәләрнең булуы, һичшиксез, шатландыра, аеруча укучыларның уңышлары куандыра. Дәресләрә укучы “чарланып”, үзләрен каләмдә дә сынап карадылар. шигырь-әкиятләре балалар матбугаты “Көмеш кыңгырау” да басылып чыкты. 2014-2015 нче уку елында мәктәбебездә “Көмеш кыңгырау” газетасыннан килгән вәкилләр белән очрашу җылы эчтәлектә уздырылды. Баш мөхәррир тарафыннан укучыларым макталып кителде, үзләре дә сәнгатьле шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук ел саен “Зирәк тиен “ конкурсыннан диплом, сертификатлар алуга ирештек.
17 слайд Районыбызда уздырылучы шигырь бәйгеләрендә актив катнаштык. Ике ел рәттән “Туган телем” исеме астында Түбән Камада уздырыла торган Республика бәйгесендә катнаштык.
Яңа буын федераль дәүләт стандартлары таләбе буенча укыту-тәрбияне оештырып, безнең 2014-2015 нче уку елында беренче чыгарылыш булды. Алдыбызга куелган таләпләрне планлаштырылган нәтиҗәләрне үтәргә тырыштык, бик зур күләмле сынауларны уздык. Мин шуңа сөенәм, башлангычта укыганда якты истәлек булып күңелләргә кереп калучы тирән эзләре, сакланып калачак күләмле эшләр башкарып чыктык.
18 слайд Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.