Яшел шәлен ябыныпКаршы ала май аен.
Бу агачны сез беләсез,
Исеме аның (каен).
Җил-давылга бирешмәскә
Башкаен түбән игән.
Югыйсә, иң горур агачУрман батыры (имән).
Озын матур күлмәк кигән
Әллә инде ул җырчы?
Тирә-якны бизәп тора
Яшел күлмәкле ( чыршы).
Тукай яткан төпләрендә
Хәл җыеп,күккә карап.
Гаскәр кеби рәт-рәт тора
Урманда биек (нарат).
Агачта үсә,
Өзелеп төшә,
Тәгәрәп китә
Һәркемгә җитә.(алма)
Әби белән җыйган чакларТөшә һәрвакыт искә.
Урман, болыннарда үсә
Матур чәчәк (мәтрүшкә).
Кагылсаң, бер дә кызганмыйКулыңны өтеп ала.
Шаярып кына булса да,
Кагыла күрмә аңа! (кычыткан)
Бер ягы шома, ямь-яшел.
Аксыл икенче ягы.
Дару итеп кулланалар.
(Үги ана) яфрагын.
Базарда сатып алабызАк җимеш, кара җимеш.
Бакчабызда чәчәк атаБик файдалы (гөлҗимеш).
Ап-ак таҗлы бу чәчәккә
Кемнәр карап сокланмас.
Дару икәнен белсәләр,
Беркем җыймыйча калмас. (ромашка)
Салкын тиеп авырыгандаЧыгар сиңа кирәге.
Бакчада кызарып пешә
Татлы (кура җиләге).
«Өзәм»,-диеп үрелмәгез,
Аланнарда азая.
Кар астыннан шытып чыгаИскиткеч (умырзая).
Эшләпәсе башындаҮзе куак астында. (гөмбә)
Һәркөн иртән әбием җыя
Күкәйне савыт-савытНи бирә икән аларны?
Әлбәттә, юмарт (тавык),
Киям оекбаш, бияләй
Бәйли алам мин шарф.
Йоным бетсә, таба алам.
Бирә,жәлләми (сарык).
Кәбестә куйсаң алдына,
Ашый ул әрҗә-әрҗә.
Сөт җыядыр, шулай итеп,
Озын сакаллы (кәҗә)
Сөт, каймак,эремчек, катык-
Барысы да аның сые.
Сыйласагыз сез дә аны,
Рәхмәтле булыр (сыер)
Аннан башка барып чыкмыйТавыкларның бер җыры.
Башлап җырлаучы, солист та.
Аларның дережёры.(әтәч)
Күседән саклауны онытып,
Ялт иттергән ак майны.
Үзе генә ашап куйган,
Чакырмаган Акбайны.(«Карак песи»)
Хуҗалыкта ул эшчеБашкара авыр эшне.
Сабан туенда чабышкыКалдырмый бер ярышны. (ат)
Кызыл башмагын салмыйча,
Килә дә суга чума.
Судан чыланмыйча чыга.
Ничек шулай булдыра? (каз)
Яз килүне хәбәр итә-
Кунып сайрый бер кошчык.
Барыгыз да аны белә:
Купшы җырчы-(сыерчык).
Талга кунып җырын суза,
Һәр көн саен, таң тугач.
Кеп-кечкенә моңлы кошчыкИсеме аның –(сандугач).
Оясын бик тырышып үрә,
Тыныч урын сайлагач.
Нәни кошчыгын үстерә
Сылу, җитез (карлыгач).
Көз килеп җитсә
Алар көньякта.
Язын кайталарСагынып бу якка. (кошлар)
\s
Кыстый-кыстый ашаталарҺич тә булмый кыстамый.
Бу ризыкны һәркем белә
Тәмле, кайнар (кыстыбый).
Җимеш, дөге, корт салалар,
Кат-катлап өя-өя.
Татар халкы бу ризыкныГомер-гомергә сөя. (гөбәдия)
Сары, баллы, гәрәбәдәй
Авызда эриячәк.
Авыз итмичә калмагызБу мили ризык- (чәкчәк).
Килегез табын янына,
Һәркемгә чыгар өлеш.
Өстәл уртасында тора
Кап-кайнар, тәмле (бәлеш).
Түгел түгәрәк, озынчаБула алмый ул шакмак.
Бәрәңге, иттән, суганнанПешерәләр (өчпочмак).
Язын,җәен,көзен булмый,
Ул бары тик кышта бар.
Аяк астында кыштырдыйАп-ак, чиста, салкын (кар).
Сөңге кебек эленеп тора,
Яз җитсә түбәләрдән.
Кояш җылыта башласа,
Тама башлый түбәнгә. (боз)
Йөзәләр алар югары,
Булмый бит һич тә тотып.
Алдан йөзеп килә Ана,
Аннары Бала (болыт).
Анда йөрми трамвай, метро,
Шау-гөр килми урамнар.
Тирә-ягы басу,кырлар,
Куе яшел урманнар.(авыл)
Елмаеп килеп чыга да
Кәефләр күтәрелә.
Аның нурлары аркылыҖиргә җылы бөркелә. (кояш)
Агач яфракларын өзә,
Кышын күтәрә буран,
Болытларны куып китә.
Кайдан аладыр дәрман? (җил)
Яңгырдан соң кояш чыкты,
Болытлар да югалды.
Җиде төстәге көянтә
Һавада пәйда булды. (көянтә)
Агачта үсә
Өзелеп төшә.
Тәгәрәп китә
Һәркемгә җитә.(алма)
Кешегә дус,
Песигә дошман.(эт)
Боз түгел үзе,
Баллы һәм тәмле.(туңдырма)
Кышын йокларга ята,
Җәен җиләк ярата. (аю)
Колак какмый улИт һәм балыктан.
Тычкан,күсенең
Барсын куркыткан. (песи)
Көз килеп җитсә
Алар көньякта.
Язын кайталарСагынып бу якка. (Кошлар)
Түп-түгәрәк,кап-кара
Җыйган әнием бакчада.
Витаминнар күп андаНәрсә бу, әйтеп кара. (карлыган)
Аны казып алаларЯраталар балалар.
Куе сары төстәге
Ни икән бу, әйт әле. (кишер)
Кат-кат тун кигән өскә.
Түгәрәк, сары төстә.
Кәбестәдән кечерәк
Елата ул, әрчемә! ( суган)
Аны салса, пешкән ашКерә кып-кызыл төскә.
Минем әни тылсымчымы?
Нәрсә соң ул, кем белә? ( чөгендер)
Куян , кәҗәләр өчен
Бик тәмледер бу ризык.
Кешеләр дә яраталарНи икән бу, вәт кызык! ( кәбестә)
Энәләре күп булса да
Берсен дә югалтмаган.
Рәт-рәт итеп барсын да
Йомгакка кадап куйган. (керпе)
Кар ялтырый эчемдә,
Кыш үзе яши миндә.
Ризыклар төрле-төрледән
Ошаганын ал син дә. (суыткыч)
Бер кулы белән безне каршылыйИкенчесе белән озата. (ишек)
Тик кенә торасым килми,
Кулдан-кулга сикерәм.
Тота алсаң, тотып кара.
Мин бит бик тиз йөгерәм.(туп)
Төрле сорауга җавапны
Кирәк икән, эзләп тап!
Өстәлеңдә булсын һәрчак
Синең ярдәмчең (китап).
Аннан башка дәресләрне
Мин яхшы белә алмам.
Барын да язып бара ул,
Иң якын дустым (каләм).
Укучының сумкасындаСызыклы, йә шакмаклы.
Өйдә онытылып калган дипРәнҗетмәгез ,сез, аны. (дәфтәр)
Кая гына алып бармый,
Ниләр генә күрсәтми!
Карый торгач йоклап китәм.
Ул миңа бер сүз әйтми. ( телевизор)
Башкаларны көтеп тормыйИкәү алдан баралар.
Артларыннан һич калышмыйТәгәри тагын бер пар.(тәгәрмәчләр)
Көн дә Маратны уята,
Йөри дә йөри келт-келт.
« Дәресеңә соңга калма,
Мәктәбеңә кит,син, кит!» (сәгать)
Без сөйләшкән вакыттаУл һаман эштә.
Сөйләшмичә торган чакта,
Ул да ял итә.(тел)
Утыз ике бертуганБер җылы өйгә тулган.(тешләр)
Песидә дә, эттә дә,
Кошларда, кешедә дә-
Һәркайсысында икеЗәңгәр төстә минеке.(күзләр)
Әгәр башыңда булмаса,
Бик тә сәер тоелыр.
Кызлар аны матурлап,
Тарап, үреп куялар. (чәч)
Юа-юа юкарса да,
Югалтмый ул хуш исен.
Югалганчы юынып кал,
Ю кулыңны, йә битне. (сабын)
Түп-түгәрәк,кап-кара
Җыйган әнием бакчада.
Витаминнар күп андаНәрсә бу, әйтеп кара. (карлыган)
Аны казып алаларЯраталар балалар.
Куе сары төстәге
Ни икән бу, әйт әле. (кишер)
Кат-кат тун кигән өскә.
Түгәрәк, сары төстә.
Кәбестәдән кечерәк
Елата ул, әрчемә! ( суган)
Аны салса, пешкән ашКерә кып-кызыл төскә.
Минем әни тылсымчымы?
Нәрсә соң ул, кем белә? ( чөгендер)
Куян , кәҗәләр өчен
Бик тәмледер бу ризык.
Кешеләр дә яраталарНи икән бу, вәт кызык! ( кәбестә)