Урок г.и


Г. Ибрагимовның “Яз башы” хикәясенә анализ.
Максат: Кыска чәчмә әсәрләргә анализ ясарга өйрәнү. Әсәрне вакыйгаларга бүлү. Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табу. Хикәянең темасын, идеясен, проблемасын табу. Анализ тәртибенең схемасын истә калдыру.Тәрбияви максат: . Укучыларда әниләргә, дусларга карата ягымлылык, җылы караш, яхшы мөнәсәбәттә булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес төре: Әдәби әсәргә анализ.Методлар: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Җиһазлау: Г.Ибраһимовның портреты, дәреслек, методик ярдәмлек, компьютер.Дәрес планы:1. Оештыру.2. Актуальләштерү. Дәреснең максатын укучыларга җиткерү.Хикәягә анализ ясау схемасын искә төшерү.3. Хикәягә анализ ясау:
язылу елы, жанры
темасы, идеясепроблемасы, конфликты
сюжет-композициясе (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)
образлар бирелешехикәянең теле, әһәмияте һ.б.4. Укучыларның чыгышларын бәяләү.5. Өй эше бирү.6. Йомгаклау.Дәрес барышы:1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз.2. Актуальләштерү. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы ” хикәясенә анализ ясарбыз. Анализ ясар өчен без үзебезнең чәчмә әсәргә анализ ясау схемаларын алыйк. (анализ тәртибен алалар) Әйдәгез әле, укучылар, Г.Ибраһимовның башка хикәяләрен дә искә төшереп китик. Аның өчен экранга карыйк.
( Мультимедиа җайланмасы) Әлеге рәсемнәр буенча нинди хикәяләре исегезгә төште. (“Алмачуар”, “Диңгездә”, “Яз башы”.)Хикәягә анализ ясау схемасын искә төшерү.
1нче слайд.3. Укытучының кереш сүзе.
“Яз башы ” хикәясе 1911-12 нче елларда язылган. Хикәянең исеме “Яз башы”дип исемләнгән. Ни өчен Яз башы?
Укучыларның җавапларын тыңлау.
Укытучы нәтиҗә ясый.
Яз башы булса, март башы булыр иде. Автор хикәядәге геройларның, яки 11 яшьлек Салихның тормыш башын сурәтли.
Жанры - хикәя, чөнки... (вакыйга сурәтләп бирелгән)
Авылда нинди яңалык?
-Авылга кайткан яңалык ул- Салихның укып бетереп кайтуы.
Хикәя нәрсә турында, ягъни темасы? (2 нче слайд)
-11 яшьлек Салих һәм аның дуслары (авыл балалары)турында.
Хикәянең идеясе, яки автор безгә нәрсә әйтергә тели?(3 нче слайд)
-Авыл балаларының тиешле дәрәҗәдә белем ала алмаулары, мөмкинлекләре булмау. Төрле хорафатларга ышанырга ярамавы турында әйтергә тели.
Әсәрнең төп проблемасы(4 нче слайд): авыл балаларының наданлыгы, авыл халкының надан булып калуы, мәктәп, мәдрәсәләр булмау.
Конфликты(5нче слайд) Иске йолалар, иске карашлар белән яңа тормыш арасында.Нәрсә соң ул искелек? Искелек-алга таба алып бара алмаган йолалар, алар үзләренең активлыгын югалта.Сюжет- элементлары: (6 нчы слайд)а ) экспозиция – Салихның әнисе белән сөйләшүе, чәй эчүе.
б) төенләнеш –балаларның күлгә балык тотарга чыгып китүләре.
в ) вакыйгалар үстерелеше.
-Укучылар Салих белән малайларның төрле уеннар уйнаулары, күлгә балыкка барулары, балык тоту күренешләрен, малайлар кайткан чагында искә төшергән әкиятнең эчтәлеге турында сөйлиләр.
г ) кульминация – Салихның аңын югалтытп егылуы.
д ) чишелеш – малайның аңына килүе, әнисен, докторны күрүе.
Образларга характеристика: (7 нче слайд)
-Салих-төп герой. Аңа 11 яшь, мәдрәсәдә укый, тәрбияле,итагатьле, тыйнак, сабыр, тырыш, хезмәт сөючән,әнисен ярата, хөрмәтли, олылый.
-Салихның малайлар белән мөнәсәбәте: 11 яшьлек малай тәрбияле, чөнки үзе кычкырмый, Ибрайдан кычкырта. Бу күренеш Салихның тормышта урынын билгели торган әйбер .
-Ни өчен автор Салихны аждаһадан куркып егылганын сурәтли?
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Аннан соң укытучы нәтиҗә ясый: Салих дөньяга булган үз мөнәсәбәтен үзенчә кабул итә.Салих образы- җыелма образ итеп бирелгән. Димәк, әсәрдә наданлык һәм белемлелек турында да сүз бара. Бу хикәянең эчке һәм тышкы конфликтын билгели.
Актив образлар- Тимеркәй, Апрай,Ибрай, әнисе.
Әнисе- малаен ярата, хөрмәт итә. Әнисе өстәл әзерли, озаклап тәмләп чәй әчәләр.Шулай ук укучылар образларга хас булган күркәм булмаган сыйфатлар турында да сөйлиләр.
Әсәрнең әһәмияте: (8 нче слайд) автор әнисенә, дусларына булган мөнәсәбәте аша Салихның матур образын җиткерә.
Әсәрнең теле: Табигать күренеше, пейзаж, күлне бик матур бирә.Табигать күренешләрен биргән вакытта җөмләләр киңәя, зурая.
Тел-сурәтләү чаралары:
Сынландырулар, эпитетлар, чагыштырулар, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланыла.
Дәфтәрләргә чагыштыруларны, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып язып кую.
4. Укучыларның чыгышларын бәяләү.5. Өй эше бирү.
- “Яз башы” хикәясендә миңа ошаган күренеш “темасына инша яз.6. Йомгаклау.
Дәрескә укытучы йомгак ясый.
-Бала җаны табигать хозурына бирелеп рәхәт чигәргә уйласа да, куркыныч аждаһа, аның хыял чуалышына әверелеп, Салихны аңсыз калдыра. Әмма малай бу гарасаттан савыгып, газиз әнкәсенә, көләч табигать кочагына әйләнеп кайта. Шулай итеп, тормыш җиңә.

Приложенные файлы

  • docx urok_g.i
    Размер файла: 24 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий