Сценарий на татарском языке


МБОУ СШ №28 города Ульяновска
Составитель: учитель татарского языка и литературы
Айнетдинова Дина НаримановнаТема: “Бердәнберем, газизем-ул минем әнием”
Максат( Цель):
Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү
Фикер йөртү сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү
Укучыларның әни темасы буенча белемнәрен искә төшерү, бердәнберем, газизем төшенчәсен аңлату
Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту,
Укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.
Укучыларда әниләренә карата мөнәсәбәтләрен үстерүгә шартлар тудыру;
Бурыч(Проблема):
Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Дәрестә кулланыла торган материаллар: компьютер, интерактив такта, презентация, карточка белән биремнәр, китаплар, дәфтәрләр.
Дәрес барышы:
1 этап :Оештыру өлеше, мотивация.(Организационный момент)
Укытучы шигырьне укый(Язучы: Ринат Харис, “Дәрес”)
− Исәнмесез,укучылар, килдегезме дәрескә?
Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?
− Кыңгырауны ишеттек тә,
Ашыктык без дәрескә,
Җиңнәребезне сызганып,
Тотынабыз зур эшкә.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
Шигырьне анализлау: Балалар, мин сезгә шигырь укыдым. Әйтегез әле нәрсә турында сүз бара? Темасы бу шигырьнең нинди?
Укытучы: Балалар, бүген безнең дәресебез башка дәресләр кебек үк булмас. Мин хәзер сезгә бер әсәрнең фрагментын кабызам сез ул әсәрне карагыз һәм исегезгә төшерегез нинди әсәр? Һәм төп герой кем бу әсәрдә? Аның турында исегезгә төшерегез һәм аның туранда сөйләгез нинди ул?
Укучылар: Төп герой Гали. Ул яхшы, акыллы, гел әнисенә ярдәм итә, яхшы укый.
Ишек шакыла һәм Гали керә.
Укытучы: Балалар, кем безгә килгән? Исәнме, Гали! Кер, утыр. Без сине күрергә бик шатбыз. Ник син мондый моңсу? Балалар хәзер һәрберегез Гали янына килегез һәм сорагыз ник ул мондый моңсу?
Укучылар:Нәрсә булды сиңа, Гали? Ник елыйсың? Ник мондый моңсу үзең?
Гали: Балалар, тиздән 8 нче март бәйрәме минем әниемә бүләк әзерләмәгән. Белмим нишләргәдә.
Укытучы: Балалар, ярдәм итәбезме героебызга?
Укучылар: Әйе
Укытучы:Балалар, әйтегез әле нинди бүләк ясарга була әниләргә? Сез миңа әйтегез үз вариантларыгызны мин тактага яза барам.
Укучылар: Чәчәк бүләк итәргә, 5 ле алырга, әнине тыңларга.
Укытучы:Дөрес, балалар. Без бүген сезнең белән үз кулыбыз белән бүләк ясыйбыз, һәм төп героебызга ярдәм итәбез. Сез хәзер ике төркемгә бүленәсез, беренче төркем ромашканың таҗларына язалар иң кадерле, иң ямьле сүзләрне әниләр турында, икенче төркем инша яза, котлау хаты 8 нче март бәйрәменә. Бу вакытты Гали карап йөри ничек балалар ясаганын. (шул ук вакытта укытучы җыр кабыза. Җырның исеме: “Әнием- җаным син”. Җырлый: Зөлфия Мингаҗева)
Балалар әйдәгез карыйк нәрсә безнең килеп чыкты икән. Гали, син утыр утыргычка. Ә без балалар белән сиңа күрсәтәбез һәм аңлатабыз ничек бүләкләрне әниләргә тапшырырга.
Балалар укыйлар, нәрсә аларның килеп чыкканын. (Берәр укучы һәрбер төркемнән чыгып укыйлар)
Гали, ал син бүләкләрне һәм әниеңә бүләк ит.
Укытучы: Балалар , сез бик матур бүләкләр ясадыгыз, молодцы!
2 этап: Белемнәрне ныгыту(Закрепление)
Укытучы: балалар, сезнең дә бит әниләрегез бар. Һәм сезгәдә тиздән бүләкләр тапшырырга кирәк булыр. Хәзер ачасыз дәфтәрләрегезне һәм язасыз шундый сүзләр, кайсы сүзләр аша әниләргә яратуны анлатып була. Мин сезгә 3-4 минут вакыт бирәм.
Хәзер тикшерик, нәрсәләр килеп чыкты икән.
Укучылар: Укыйлар һәм слайдтан тикшерәләр, һәм дәфтәрләренә язалар.
Балалар, дәресне дәвам итәбез. Сезнең парталарыгызда карточкалар, сезгә җөмләләрне дәвам итәргә кирәк.
1.Әниләр гаиләдә- нур сибүче ....
2.Әниләр -өйне җылытучы-....
3.Әниләр- иң якын- ...
4.Әниләр -гаилә учагын ....
Җаваплар(Ответы)(саклаучы,учак,кояш,киңәшче)
Укучылар биремне эшлиләр.
Балалар, чыннан да безнең әниләребез иң яхшылары, иң кадерлеләре. Алар безнең таянычыбыз, шатлыкларыбыз, алар безгә гел ярдәм итеп торалар.
3 этап: Нәтиҗә(Вывод)
Укытучы: Балалар сезгә дәрес ошадымы? Нәрсә өчен ошады? Яки нәрсә өчен ошамады? Нинди яңа сүзләр өйрәндегез? Нинди авырлыклар белән очраштыгыз? Үз җавабыгызны дәлилләгез.
4 этап: Өй эше(Домашняя работа)
Р.Миңнуллинның ”Әни кирәк”шигырен ятларга.
Үз кулың белән әниләргә открытка ясарга.

Приложенные файлы


Добавить комментарий