Сценарий но2 гимназия тарихы


2 нче гимназиягә багышланган видеофильм сценарийсе
(Музыка астында сөйләү. Мәктәпнең тышкы ягын күрсәтү. Мәктәптә укырга килү вакыты. Дәрес вакыты, тәнәфес. 1 Сентябрь-2014)
Әзер юлдан үз көенә бару җиңел,
Тигез җирдә юл салу да читен түгел.
Кыяларга сукмак салу читенрәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк.
Мәктәп бурычы – күңелләргә сукмак салу,
Сукмак буйлап үзәннәрне эзләп табу.
Торган саен серлелеге артып тора,
Укылмаган китап кебек тартып тора.
I. Гимназия тарихы.
Әнә шулай бер гасырдан артык мәктәп, укучылар күңеленә юл салып, белем һәм тәрбия биреп, кыяларга сукмак салудан да авыррак вазифа башкара.
М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең ил тарихында үз кыйбласы һәм данлы үткәне бар. Аның тарихы 20 нче гасыр башына барып таптана.
19-20 нче гасыр чигендә җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә Чаллыда беренче җәдит мәктәбе ачыла. Ул ике баскычтан тора: ибтидан (башлангыч) һәм рәшдия (башлангычтан югары). Мәктәптә дини белем бирү белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытыла башлый. 1919 нчы елда ул татар совет мәктәбе итеп үзгәртелә. 20 нче елларда мәктәпкә танылган шәхес М. Вахитов исеме бирелә. (Музейдан М. Вахитов почмагын күрсәтү).
1931 нче елда 2 нче мәктәп – җидееллык, 1940 нчы елда унъеллык гомуми мәктәп итеп үзгәртелә. 1943 нче елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышы була. 1990-1991 нче уку елында уку йорты мәктәп-гимназия, 1998 нче елда татар гимназиясе итеп үзгәртелә.
М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия һәр дәвердә илдә барган вакыйгаларның үзәгендә тора.
Бөек Ватан сугышында мәктәп укучылары һәм укытучылары фидакарь батырлыклар күрсәтә. Мәктәп директоры Кузюров Соләйман Мотыйгуллович Берлинга барып җитеп, Рейхстагка үз имзасын калдырып, исән-сау кайта, 17 се сугыш кырларында ятып кала. Төхвәтуллин И. Дан орденының тулы ковалеры була. Бик күпләре орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында коллектив фронка һәм тылга зур ярдәм күрсәтә.
Сугыштан соңгы елларда ул татар мәктәбе буларак яшәвен дәвам итә һәм балаларга хезмәт һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә күп эшли.
60-70 нче елларда Кама ярында – ГЭС, Чаллыда КамАЗ заводы төзелә. 80 нче елларда КамАЗ комплексы һәм 350 мең кешелек шәһәр үсеп чыга. Бу елларда мәктәп зур төзелешләрнең үзәгендә кайный. Бу елларда Чаллыга илнең төрле почмакларыннан төрле милләт балалары күчеп килә, һәм мәктәп аларны үз канаты астына ала. 1969-1970 нче уку елында ул рус-татар мәктәбе булып 3 сменада эшли башлый.
1989-1990 нчы уку елында 45 нче мәктәпнең татар класслары белән берләшеп 32 нче бистәдә төзелгән яңа бинага күчә.
Ни өчен татар мәктәбе ябылмыйча калган? – Анна Ивановна чыгышы.
Солтанова Анна Ивановна сөйли.
II. Дөнья кабатланмас шәхесләре белән матур...
Республикабыз шәһәрләрендә күп татар мәктәпләре ябылганда да 2 нче мәктәп үз йөзен саклап кала. Сәбәпләре берничә. Салынган традицияләр буыннан буынга күчеп саклап калынган, баетылган.
Туган телгә, милләт тарихына карата тәрбияләгән тирән мәхәббәт.
Үзара туган телдә сөйләшү, барлык фәннәрне, чараларны туган телдә үткәрү.
Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буын вәкилләренең мәктәп белән тыгыз элемтәсе.
Гимназиядә татар халкының танылган шәхесләре: язучылар, рәссамнар, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләре белән даими алып барылган аралашу. Төрле дәверләрдә мәктәптә С. Хәким, Г.Әпсәләмов, Әминә Җәлил, М.Хөсәен, Туфан Миңнуллин, Г.Камал театры артистлары, композитор Александр Клечеров, татар конгрессы вәкилләре һ.б. белән очрашулар оештырыла.
Мәктәптә татар телен яхшы белгән, фәннәрне саф татар телендә укыта алырлык һәм үз фәненең остасы булган милли кадрлар сайлап алына.
Дәвамы:
1990 нчы елларда татар телен саклап калу өчен шартлар уңайрак булган. Татар гаиләсе, татар авыллары Рәсәй дәүләте эчендә үзләре бер дәүләт булып яшәгәннәр. Бүгенге шартларда интернет челтәре, телевидение, мохит татар телен һаман кысрыклап бара. Безгә милли мәктәптә эшләүче мөгаллимнәребезгә тагы да кыенрак шартларда телебезне саклап калу өчен хезмәт куярга туры килә.
III. “ Саумы, якты гимназия!”
Узган гасырның 90 нчы елларында уянган милли күтәрелеш тел, мәктәп, мәгърифәт мәсьәләләренә зур тәлапләр куя.
1990-1991 нче уку елында мәктәп тарихы елъязмасына тагын бер шатлыклы сәхифә языла. Республикада икенче буларак, Чаллыда беренче татар гимназиясе ачыла. Мәгариф министрлыгында эшләүче Муллин Рифкать Нурулла улы гимназиягә директор итеп сайлап куела. Мәктәп укучыларын саклап калу өчен уку йорты башта мәктәп-гимназия итеп үзгәртелә.
Бу еллар – мәктәптә зур үзгәрешләр дәвере. Шәһәрнең төрле почмакларыннан гимназиягә укучылар агыла. Аларның саны 1100 дән артып китә. Беренче класска керүчеләр саны гына да 8 класс була. Һәрнәрсәне алдан күрә белүче, зур оештыру сәләтенә ия һәм милли җанлы Рифкать Нурулла улы, җәмгыятьтәге үзгәртеп корулар беренче чиратта белем-тәрбия үсешенә бәйле булуын исәпкә алып, милли белем-тәрбия бирүнең эчтәлеген баетуга зур игътибар бирә. “Без Европа һәм рус классик гимназияләренең төп сыйфатларын исәпкә алып, үз милли йөзебез булган уку йортын төзергә тиешбез,” – ди ул. Бу елларда гимназия программаларын төзү, укучыларга хезмәт тәрбиясе эшләрендә зур хезмәт башкарыла. Укучыларга өстәмә белем бирү буенча аеруча күп эш башкарыла. Бу елларда 2 нче гимназия шәһәр милли мәгарифне күтәрүне дә булышлык итә. Биналары өлгереп җитмәгән 54 нче татар гимназиясе, 56 нче мәктәп, 13 нче татар сәнгать мәктәбе, төрек-татар лицейларын вакытлыча үз бинасына сыендыра, укыту-тәрбия процессын оештыруга ярдәм итә.
1994 нче елдан 2011 нче елга кадәр уку йортын зыялы шәхесләрнең берсе Йосыпова Дания Шамилевна җитәкли.
1990 нчы елларда башланган яңалыклар Дания Шамил кызы тарафыннан дәвам иттерелә. Уку йорты, аттестация үтеп, 1999 елда гимназия статусы ала. Профильле укытуга күчелә. Гимназия чыгарылыш имтиханнары белән турыдан-туры югары уку йортларына керү дәүләт югарылыгында хәл ителә башлый. 2011-2012 уку елында Йосыпова Дания Шамил кызы директорлык вазифасын яшь, белемле, оештыру осталыгына ия булган Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызына тапшыра.
Укытучылар турында мәгътүмат.
2014-2015 нче уку елында гимназиядә 51 мөгаллим, 450 укучыга белем-тәрбия бирә. Аларның 29ы (46%) – югары, 22се (38%) – беренче категорияле. Педагоглар арасында “Татарстаннның атказанган укытучысы” – 1, “СССРның мәгариф отличныгы” – 1, “Халык мәгарифе отличнигы” – 6. РФның мактаулы хезмәткәре” билгесе белән 1 укытучы, “Мәгариф каршындагы казанышлары өчен” билгесе белән 2 укытучы бүләкләнгән.
Гимназиядә тәҗрибәле кадрлар эшли. 62 % укытучының эш стажы 20 елдан артык. Гимназиянең яшь укытучылар белән тулыланып торуы сөендерә. Яшь укытучылар Рахматуллина А.Р., Шәйгәрданова Л.З., Фәтхуллина А.Җ. үзләре дә шушы мәктәптә укыганнар.
Мәктәптә белем алган укучыларның күбесе бүген балаларын үз мәктәпләренә алып килә. Гимназиядә өч буын вәкилләре белем алган гаиләләр дә шактый. Мәсәлән, “Йолдызлык” республика бәйгесендә Гран-Прига лаек булган Шарипова Мәликә – мәктәптә белем алган өченче буын вәкиле.
Өч балалары да гимназияне медальгә тәмамлаган Маннаповлар гаиләсенең дәвамчылары гимназиядә белем ала.
IV. Гыйлем дөньясында.
Милли белем-тәрбия эшен заманча оештыру – бүгенге көн тәлабе. Гимназиянең төп иаксаты – милләт өчен кадрлар әзерләү, яъни югары интеллектуаль үсешкә һәм тәрбиягә ия, берничә телне камил белүче, милли культурага ия һәм хәзерге шартларда үз ихтияҗын тормышка ашырырга сәләтле укучы шәхесе тәрбияләү.
Укучыларга нигезле белем бирү өчен монда бөтен шартлар да тудырылган: 2 компьютер залы, китапханә, 2 спортзал, психолог кабинеты, актлар залы, ашханә, теплица, бию залы һәм өстәмә белем бирү кабинетлары эшли. Мәктәп тарихы музее яшь буынны тәрбияләүгә һәм традицияләрне саклауга зур ярдәм күрсәтә. Гимназия яны участогында хезмәт куеп, укучылар һәр елны “Иң яхшы мәктәп яны участогы” дигән исемгә лаек була.
Кабинетлар заман таләпләренә туры килгән техник җиһазлар белән баетылган. Бинаның эчке һәм тышкы милли зәвык белән бизәлеше милли тәрбия бирүгә ярдәм итә.
Укыту эшчәнлеге.
Узган уку елында республика олимпиадаларында түбәндәге укучылар җиңү яулады: татар теленнән 9а класс укучысы Гайфутдинова Ләйсән, татар һәм рус әдәбиятыннан 10а класс укучысыы Давлиева Айгөл, 11А класс укучысы Ибраһимова Алсу (укытучылары Вәлиева Суфия Василовна һәм Нурисламова Энҗе Әзһәмовна, Әхмәдиева Гүзәлия Фахрулловна); рус теленнән 11А класс укучысы Фатихова Динара (укытучысы Мәхәммәтдинова Лилия Равилевна).
V.” Тәрбиядән яраладыр тәрбия”
2 нче гимназиядә тәрбия һәм класстан тыш эшчәнлеккә зур урын бирелә. Тәрбия системасы “Милли мирас, мәдәният һәм традицияләр” дип атала. Тәрбия эшләре бүгенге шартларга яраклаштырып төзелә һәм шул ук вакытта традицияләрнең көчле булуы белән үзенчәлекле. Тәрбия эшчәнлеге программалар аша өч юнәлештә алып барыла:
укучыларның танып-белү һәм иҗади осталыкларны үстерү;
югары әхлаклы шәхес тәрбияләү;
саулык һәм физик культурага аңлы караш булдыру.
Куелган максат-бурычлар өстәмә белем, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният үзәкләре, хокук саклау органнары, уку йортлары белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.
VI. Үзидарә – супер идарә!
Гимназиядә укытучылар, укучылар, ата-аналар идарәсе актив һәм бердәм эшли. Үзидарә системасы “Гимназия –хокукый кече дәүләт” дип атала һәм уен формасында оештырыла. Һәр елны укучылар үзидарәсенә сайлаула үткәрелә, спикер, шәһәр советы депутаты һәм класс депутаты сайлап куела. Үзидарә каршында “Гимназия хәбәрләре” газетасы чыгарыла.
Укучылар советы каршында татар КВНы оештырылган. Республикада популярлык казанган татар КВНнына нигез салучылар – 2 нче гимназиясе укучылары.
Үзидарә укучыларны актив тормыш алып барырга әзерли. Үзидарә әгъзаларына бу эшчәнлек гимназияне тәмамлагач та, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Алар арасында уңышлы журналистлар, җитәкчеләр, шулай ук “Яшьләр тукталышы”, “Яшь йөрәкләр” тапшыруларын алып баручылар бар.
Гатин Рузил – җыр, шигырь сәнгате буенча күп тапкыр халыкара, Рәсәй, Татарстан бәйгеләрендә җиңүче. “Йолдызлык” республика бәйгесендә Гран-Прига лаек булган укучы. Галактикада бер планета Рузил исемен йөртә. ГИТИС һәм берүк вакытта консерватория тәмамлаган М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. Универсиада көннәрендә куелган татар операсында төп рольне башкарды. НТВ каналын “Мәгариф дөньясында” тапшыруын алып бара.
Габдрәшитов Булат – Президент Дәүләт беркетмәсенең төп киңәшчесе.
Салахов Илдар – Президент Департаментының дин мәсьәләләре буенча төп киңәшче.
Харисов Айдар “Яңарыш” фонды каршындагы “Татинвестгражданпроект”та эшли, Свияжск һәм Болгарны торгызу буенча җаваплы белгеч.
VII. Яшь галимнәр гимназиядә тәрбияләнә
Совет каршында Укучыларның фәнни җәмгыяте эшли. Ул түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:
фәнни-техник иҗат;
тарих һәм туган якны өйрәнү;
эврестика;
олимпиада мәктәбе;
фәнни-гамәли конференцияләр;
Төрде дәрәҗәдәге бәйгеләрдә укучылар җиңү арты җиңү яулый:
- “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проект конкурсында 4в класс укучысы Фаррахов Габделгаффар 2 урын яулады.
- “Татарстан дигән Ватаным бар” дигән республика бәйгесендә 10 а класс укучысы Рамазанова Илиза 1 урын алды (укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәмовна).
- 11 класс укучылары Ибраһимова Алсу, Нигмәтуллин Илдар Бөтенроссия фәнни конференциясендә призлы урыннарга лаек булды.
Гимназиядә инвалидларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итү оештырылган. Тимурчылар сабыйлар йортына, Геронтологик үзәккә, хастаханәләргә шәфкать акцияләре оештыра. Күптән түгел алар ветеран укытучылар өчен Алабуга шәһәренә экскурсия оештырдылар. Укучылар комплекстагы ветераннаргп шефлык итә. Гимназиядә яңа традцияләр барлыкка килә: “Сәләтле балалар бенефисы”, “Гимназиятка багышлау”, “Йолдызлар парады” (җиңүчеләрне һәм уку алдынгыларын хөрмәтдәү) үткәрелә. 11 класс укучылары мәктәпне тәмамлап киткәндә, истәлек агачлары утырталар. Әзерлекле оештырылган зыялылар белән очрашулар балалар күңелендә озак саклана. Татарстан һәм Башкортостан язучылары белән очрашу, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр белән очрашулар балалар өчен файдалы булды. Гимназиядә тәрбия чаралары бары тик татар телендә генә үткәрелә. Милли бәйрәмнәр, йолалар һәр укучының үсешенә йөз тотып үткәрелә.
VIII. Музей гимназия рухын саклый.
Гимназия тарихы музее гасырдан артык мәктәп тарихын үз эченә ала. Ул этаплап ачыла. Гимназия исемен йөртүче Мулланур Вахитовка музейда бер бүлек багышланган. Анда каһарманның шәүси әйберләре саклана. Шулай ук монда Әфган сугышында 4 иптәшен коткарып, үзе батырларча һәлак булган Валерий Дмитриев турында да материаллар күп. Музейда очрашулар, класстан тыш чаралар оештырыла. Балалар ел дәвамында эзләнү эшчәнлегендә катнашалар.
IX. ”Яшь батырлар үзебездә”
Гимназия нең 90%тан артык бала түгәрәкләргә тартылган.
-Ата-аналарның теләген тормышка ашырып, “Дин һәм әхлак” түгәрәге оештырылган;
Спортның милли төре булган татарча көрәш түгәрәге үзенә сәләтле яшьләрне җыя, һәм укучылар озак еллар инде уңышлы чыгыш ясый. Көрәшчеләр белән озак еллар “Татарстанның иң яхшы тренеры” исеменә лаек булган Илгиз Шәмсевәлиев шогыльләнә. Мәсәлән, 6в класс укучылары Камалов Дамир, Васильев Вадим, Латыйпов Булат һәм башкалар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм Сабантуйларда җиңү яулый. Дөрес оештырылган белем-тәрбия үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә:
2012-2013 һәм 2013-2014 нчы уку елларында укучылар советы “Үз эшен иң яхшы оештырган үзидарә” конкурсында 1 урын;
укучыларыбыз “Татар кызы” һәм “Татар малае” бәйгеләрендә җиңүчеләр;
“Һөнәрләр дөньясында-2013” конкурсында 2 урын, 2013/2014 нчы уку елында 1 урын;
Узган уку елында “Яшь тәртип саклаучылар” командасы 2 урын яулалы.
Гимназия номинациясе буенча мәктәп тәрбия системасы 1 урынны алды.
Гимназия 2012-2013 нче уку елында Риза Фәрхетдин конкурсында җиңүче булды. 2013/2014 нче уку елында уку йорты тәрбия эшен югары оештырган мәктәп дип табылды.
Иң мөһиме, озак еллар буе мәктәптә хокук тәртибен бозучылар юк.
5. Гимназиядә милли сәнгатьне үстерүдә зур урын бирелә. “Сандугач” курайчылар ансамбле (җитәкчесе Хәлимов Фәйзелхак Габдуллович), “Язгы яңгыр” һәм “Әллүки” вокаль ансамбльләре (җитәкчеләре Шәйгәрданова Ләйсән Зөфәровна һәм Зәйнуллина Әлфия Тәүфиковна), “Экспрессия” бию ансамбле (җитәкчесе Гатина Лилия Вафировна) күп еллар инде балаларда милли иҗат осталыкларын тәрбияли.
X. “Туган телдә белем алу – ләззәт икән чын бәйрәм”.
2 нче гимназия алдына куелган максат-бурычларына этаплап ирешә бара. Ә ахыры нәтиҗә – үзебез тәрбияләп чыгарган укучыларыбыз.
Ф.Сафин.
1. Татарстанда оештырылган “Йолдызлык” бәйгесендә Гран-При яулаган Хөснетдинов Динар бүгенге көндә Әлмәт татар дәүләт театрының танылган артисты.
2. Фахразиев Зөлфәт һәм Сәйдәш – бертуган музыкантлар. Закирова Гөлназ – яшь җырчы һәм композитор, Россия, республика бәйгеләрендә җиңүче.
3. Бәдретдинов Ирек – Патрис Лумумбо Дәүләт университетын тәмамлап, Мәскәү шәһәрендә Вишневский исемендәге фәнни медицина иститутында эшли.
4. Гафиятов Рамил һәм Гарнышев Марат физика һәм математика өлкәсендә яшь галимнәр.
“Кайда юк безнең шәкертләр!
Сәламнәр килми кайдан...
... Яшьлектә янган хыяллар
Яшьлектә безнең дәвам!
Габдрахман Әпсәләмов үзенең икенче мәктәп коллективына язган хатында мондый сүзләр бар: “Сезнең мәктәп вакытында миңа да илһам бирде һәм иҗатымда үзенең азмы-күпме чагылыш тапты. Кыска гына итеп әйткәндә, ул минем “Яшел ярым” булды. Авыр һәм газаплы иҗат көннәремдә күңелемнән Сезнең коллектив алдында күп мәртәбәләр башымны идем”. Гимназия бүген дә әлеге традицияләрне дәвам итә.
18.10.1969. Казан.
“2 нче гимназия” җыры белән төгәлләү.
Авторлары ТЭ буенча директор урынбасары Харисова Э.М.
һәм музей җитәкчесе Нигъмәтуллина Х.Ф.

Приложенные файлы


Добавить комментарий