Ветеран езлре буылап математик сяхт


Ветеран эзләре буйлап математик сәяхәт
Фәридә Галиуллина, Әлки районы Карга төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысыТема: 6 сыйныф материалын гомумиләштереп кабатлау
Максат: укучыларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү; Интернетта эшләү күнекмәләрен үстерү; сугыш ветераннарына карата игътибарлылык, аларга хөрмәт, авылдаш ветераннарыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү; алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.
Җиһазлау. Компьютерлар, презентация,географик карта, атласлар, миллиметрлы кәгазьДәрес тибы. Гомумиләштерү дәресе.
Дәрес барышы.
А.Пахмутованың Н.Добронравов сүзләренә язылган “День Победы” җырының 1 куплеты тыңлана, шул вакытта экранда дәреснең эпиграфы яктыра:
“Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган.
Исемнәрен тарих безгә үзе,
Саклап килә ерак еллардан”.
Укытучы.Җиңү зур корбаннар аша килде. Менә 65 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши.
1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр илебез халкы, бер генә минутка да бу сугышта җиңеп чыгачагына өметен югалтмыйча, дошман белән аяусыз көрәште. Шушы сугыш ничә көн дәвам итте икән соң, ничек уйлыйсыз?
а)1439 көн; б) 1418 көн; в) 1460 көн; г) 1443 көн.(укучылар телдән җавап бирәләр).
Укытучы.Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир- егетләр яуга китәләр.
Бөек Ватан сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Авылыбызның имән кебек ир-егетләре, илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, сугышка китә. Карга авылыннан ничә кеше сугышка китте икән? Бу сорауга җавапны түбәндәге биремне үтәп табарбыз.
1)Аңлатманың кыйммәтен табыгыз.
-3,4 ∙7,1-3,6∙6,8+9,7∙8,6+141,2
Укытучы.Без кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
Без кайтырбыз диеп китсәләр дә, күп кенә авылдашларыбыз туган җирләренә әйләнеп кайта алмады. Ничә кеше чит җирләрдә башларын салды икән? (сорауга җавап биремне үтәп табыла)
2) Пропорцияне чишегез, табылган буынны 10 га тапкырлагыз.
=
Укытучы. Туган җирдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.Авылыбыз уртасына салынган һәйкәл моның ачык мисалы.(Слайд)
Сугыштан авылыбызга әйләнеп кайткан ветераннарның күбесе, бер-бер артлы, арабыздан китә торалар. Аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара.
Ә ничә авылдашыбыз сугыштан әйләнеп кайткан соң? (укучылар җавап бирәләр)
Бүген ветераннарыбызның берсе-Вәлиев Вәли Вәлиевичның сугышчан юлы белән якыннанрак танышырбыз.Аның сугышчан юлының картасын төзербез.(Слайд)
Вәли ага Вәлиев 20 нче гасырның утызынчы елларында, салкын декабрь аеның 9 нчы числосында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 16 яшь тулып киткән булган. Вәли абый кайчан туган ? (укучылар җавап бирәләр)
Баштарак Вәли абый үзебезнең авылда башлангыч мәктәптә укый, соңыннан укуын Яңа Чаллы урта мәктәбендә дәвам итә.
Сугыш башлангач, Карга авылыннан 5 егетне Казанга ФЗУ га укырга җибәрәләр. Алар арасында Вәли абый да була.
Координаталар яссылыгында Карга авылының урынын билгелик. Моның өчен безгә аның географик координаталары кирәк булачак (Татарстан картасыннан Карга авылының, Казан шәһәренең географик координаталары табыла, миллиметрлы кәгазьдәге координаталар яссылыгында билгеләнә).
Шунда ул балта остасы һөнәрен үзләштерә. Ленинград шәһәреннән(хәзерге Санкт-Петербург) Казанга эвакуацияләнгән заводларны торгызуда хезмәт куя.
1942 елның кызу урак өстендә солдатка алына. Башта Казанга, соңрак Горький шәһәренә җибәрелә. “Катюша” ракета җайланмасында хезмәт итүгә укыганнан соң, 1943 елда Көньяк Фронтка эләгә. Ростов-на-Дону шәһәре тирәсендә 248 нче гвардия миномет полкында наводчик итеп билгеләнә.
Үзебез төзи торган картада Горький һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрен билгеләргә кирәк.Барлык шәһәрләрнең дә координаталарын картадан карап төгәл билгеләү мөмкин түгел. Бу очракта Интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга була. (“База данных географических координат населенных пунктов” сылтавы белән Интернеттан мәгълуматлар табабыз.)
Безгә тагын Будапешт, Вена, Донецк, Новошахтинск, Братислава шәһәрләренең дә координаталары кирәк булачак (Интернеттан кирәкле координаталарны табалар)
Шәһәр Географик киңлек Географик озынлык
Казан 55˚49΄ 49˚ 08΄
Горький56˚ 20΄ 44˚ 00΄
Донецк 48˚ 00΄ 37˚ 48΄
Новошахтинск 47˚ 47΄ 39˚ 56΄
Ростов-на-Дону 47˚ 14΄ 39˚ 42΄
Будапешт 47˚ 31΄ 19˚ 00΄
Вена 48˚20' 16˚ 20'
Братислава 47˚ 08΄ 17˚ 05΄
Базарлы Матак 54˚ 56΄ 49˚ 56΄
Ватан өчен барган сугышта җиңеп чыгуга галимнәрнең дә керткән өлеше бәяләп бетергесез.10-11 класс “Алгебра” дәреслегенең авторы -бөек математик Андрей Николаевич Колмогоров ,ихтималлык теориясе буенча хезмәтләрен кулланып ,артиллерия снарядларының таралып китүенең иң отышлы теориясен эшкәрткән. Ул тапкан нәтиҗәләр атуның төзлеген арттыруга булышкан, шуны белән бергә сугышның алласы дип аталучы артиллерия хәрәкәтенең эффектын арттырган.(Слайд) INCLUDEPICTURE "http://www.kolmogorov.info/kolmogorov-m.jpg" \* MERGEFORMATINET
Беренче сугышчан чыныгуны Вәли Вәлиевич Новошахтинск, Донецк өчен барган сугышларда ала.(Бу шәһәрләр картадан табыла).
1944 елда Вәли агага Венгрия башкаласын азат итүдә катнашырга туры килә. Венгрия башкаласы нинди шәһәр икәнен биремне үтәгәч белербез.
3)Венгрия башкаласының исемен ачыклагыз.
0,5∙(-4)∙(-10);
-0,45:1,5;
1:
-8+5;
-11-3;
-17+35;
-3,9:(-1,3);
-3+4-5+6.
П е д а в о б т ш у
-14 18 5 -3 -8 1 20 2 3 -0,3
(Новошахтинск, Донецк, Будапешт шәһәрләре координаталар яссылыгында билгеләнә .)
Укытучы.Шушы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Вәли Вәлиевич “Будапештны алган өчен” медале белән бүләкләнә. (Cлайд)
4). “Будапештны алган өчен” медаленең диаметры 32 мм. Медаль түгәрәгенең мәйданын табыгыз.
1945 елның февралендә Вәли ага Словакиянең өч шәһәрен фашист
илбасарларыннан коткаруда катнаша. (Словакиянең башкаласы
Братислава шәһәре билгеләнә )
1945 елны Вәли Вәлиевич шоферлар әзерли торган курсларны тәмамлап, хәрби машина йөртүче таныклыгы ала.
Сугышның һәр көнен диярлек Вәли ага бүген дә хәтерли. Әмма иң истә калганы, билгеле инде, сугыш беткән көн була.
Снаряд төялгән машина белән барганда, аны генерал туктата: “Полк командирына бар һәм аңа барлык снарядларны юкка чыгарырга дигән әмерне җиткер,”- ди.
Шул приказны полк командирына җиткергәч, тегесе гаҗәпләнеп кала. Штабка шалтыратып кына сугышның беткәнен беләләр.
9 май көнен Вәли Вәлиевич кайда каршылый икән? Моны белү өчен тигезләмәләр чишәргә кирәк.
5) Тигезләмәләрне чишегез:
а) -20 ∙(х-13)=-220;
б) у-=;
в) -2х+16=5х-19;
г) 12-2∙(к+3)=26.
Тигезләмәләрнең тамырлары суммасын табыгыз.Табылган сан сорауга җавап табарга ярдәм итәр.
Австрия-22, Польша-30, Словакия-19, Румыния-20.
(Австрия башкаласы- Вена координаталар яссылыгында билгеләнә )
Укытучы.Сугыш беткәч тагын 2 ел Румыниядә хезмәт итә. 1947 елның апрелендә генә авылына әйләнеп кайта.
7620bottom006)Без Вәли Вәлиевичның сугышчан юлының якынча картасын төзеп бетердек. Без төзегән картаның якынча масштабы 1: 30000000. Хәзер инде үзебезнең картадан файдаланып , ветеранның Җиңү көнен туган йортыннан ничә чакрым ераклыкта каршылавын исәпләп чыгарыйк.(Масштабтан файдаланып Карга авылыннан Австрия башкаласы Венага кадәрге ераклыкны исәпләп чыгаралар) (Слайд)
Укытучы .Төзелгән карта, күрәсез, ветеранның сугышчан юлы сикәлтәле, бормалы булуын күрсәтә.
Бу сугыш миллионлаган кешенең язмышын җимергән, балаларны ятим иткән, хатыннарны тол калдырган, аналарны мәңгелек сагышка салган, имән кебек нык ирләрне гарип калдырган.Ватан өчен барган сугышта Советлар Союзы 26,6 млн. кешесен югалткан. Сугышта катнашкан ветераннарны безнең онытырга хакыбыз юк. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”,- ди халык. Әйдәгез, шушы матур тормыш өчен бу сугышта үлеп калганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.
Дәрес “День Победы” җыры белән тәмамлана.

Приложенные файлы


Добавить комментарий