Ветеран истлеклре


МБОУ «Лицей №110» Советского района г. Казани
Воспоминания ветерана
Ветеран истәлекләре Зарипова Г.Н.
Учитель татарского языка
и литературы
Казань, 2015
Ветеран истәлекләре
17 яшьлек егет - Габдуллин Габделнур Габдулла улы сугышка 1942 нче елның 24 нче августында киткән. Ул 1 нче Белорус фронтының 574 нче миномет бригадасында, 7 нче миномет бригадасы, 1378 нче зенит-артиллерия полкында хезмәт иткән. Данлыклы, үз араларында «Андрюша» дип аталган, минометта наводчик булган. Сугыш вакытында Латвия, Литва, Польша, Кеннинсберг, Финляндияләрне азат иткән, Берлинга кадәр барып җиткән.
Беренче медале: Кеннинсбергны алган ѳчен булган. Аның тагын Германияне җиңгән ѳчен, II һәм III дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм кыюлык, батырлык күрсәткән ѳчен башка бүләкләре күп. Ул сугыш турында күп сѳйләргә яратмый, менә аның кайбер сүзләре: « 1 ц 25 кг-лы снарядны 8-әр кеше күтәрә идек. Кѳч юк, чѳнки 2-3 тәүлек ашамаган вакытлар була иде. Берничә тапкыр яраландым, госпитальдә ятттым. Бервакыт, инде Германия җирендә, окружениедә калдык, 2 атна үткәч кенә чыга алдык. Ә Финляндиядә маршал Жуковны күреп калдым.»
«Без авыр вакытта да, җиңел вакытта да яшәдек, яшьләр бәхетле булсын, сугыш булмасын»,- ди ул.
Ә бу аның медальләре

Истәлеккә генә калды

Приложенные файлы


Добавить комментарий