Вхитова л.м


Вахитова Л.М.
Татарстан Республикасы
Сарман муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”
БӨТЕН ХИКМӘТ ТӘРБИЯДӘДЕР
ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН
ХЕЗМӘТЛӘРЕ
“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән галим һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин.
Балалар бакчасына йөри башлагач, яки мәктәптә укыганда бала авызыннан сүгенү сүзләре ишетеп бик гаҗәпләнәбез. Кемнән өйрәнгән, кайда отып алган диген? Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша. Шул вакытта алар, яхшыны яманннан аерып, дөрес юлны сайлый белергә тиеш. Балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы миһербанлы, намуслы, тәрбияле шәхес итү – һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы. Ата-ана, укытучылар нинди үрнәк күрсәтә, нәрсәгә өйрәтә, бала да шул сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша.
Иң элек үзегезне тикшерүдән башлагыз. Баланың бу гадәтенә үзебез гаепле түгел микән? Балалар өйдә булганда табак - савыт шалтырауга юл куймыйсызмы, кычкырышканда әдәпсез, ямьсез сүзләр ычкынмыймы? Сүгенү, әрепләшү, тарткалашу йортта өйдәш булып яшәмиме?
Нәрсә генә булмасын, сез теләү- теләмәүгә карамастан, хәтта үзегез балалар алдында беркайчан сүгенмәсәгез дә иртәме-соңмы балагыз әдәпсез,сүгенү сүзләрен ишетәчәк. Бу очракта нишләргә? Гадәттә ата- аналар баланы сүгеп ташлыйлар, аннары оялтырга тырышалар. Бу да барып чыкмаса, көч кулланалар. Болай эшләү- зур хата. Менә шул вакытта бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” исемле китабын кулга алырга киңәш итәр идем.
Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: “Игелек орлыклары чәчегез,
Бәхет игеннәре игәрсез”,- ди ул.
       Галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп- әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.
     Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галим Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннын бәхале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә  ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс, вә бер мәмләкәт падишаһлыгы белән алмаштырылмас, аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, нинди йомыш сорасалар да бирерләр. Әмма тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, ни йомыш булса да бирмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр”.
Тәрбияле бала нинди әхлакый таләпләргә җавап бирергә тиеш соң? Бөек галимнең “Тәрбияле бала” исемле китабында бу сорауга җавап табарга була.   Балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы миһербанлы, намуслы, тәрбияле шәхес итү – һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы. Без болганчык заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек террорчылык еш күзәтелә. Р.Фәхреддинне, аеруча, әти-әниләрнең, балаларның тәрбияле, миһербанлы булулары, аларның бер-берләренә мөнәсәбәте борчыган, чөнки балалар – милләтнең киләчәге, тоткасы. Тулы булмаган гаиләләр саны көннән-көн арта. Бу иң беренче очракта өлкән буын әби- бабайларны, укытучыларны, галимнәрне бик борчый дип уйлыйм мин. Күп очракта кешелеклелек сыйфатларын да онытып җибәрәбез.
Яшь буынны югары тәрбия сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп олы тормыш юлына әзерләү гамәлен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң мөһим эше дип карый.  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәркем аңлашырлык гади тел белән, үтемле, тормыштан һәм тарихтан  алынган мисаллар, чагыштырулар белән баетылган.
Телевизордан укучылар психикасына начар тәэсир итә торган фильмнар күрсәтелә. Балалар күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыралар. Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып, үсеп, камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин. Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала. Заман бүгенге мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя. Милли мәгарифне үстерүдә, мәктәптәге укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддиннең педагогик хезмәтләреннән файдалансак, бик отышлы булыр, чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә. Шулай ук татар халкының танылган бөек мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни бөтен гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаганнар, халык педагогикасына ислам әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп язылган гаять бай әдәби һәм фәнни мирас калдырганнар.
Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” хезмәтеннән түбәндәге сүзләрне куллану урынлы: “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер.Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга гына утырыр,бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса, яхшы гына итеп сорар. Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс.Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр”[  3,б.9 ]
Соңгы вакытларда ата-аналар: «Балалар үскән саен тыңламый башлый икән. Югыйсә, гел яхшылыкка өйрәттек һәм өйрәтүебезне дәвам итәбез. Аларны урам гына боза», ‒ дип әйтергә ярата башлады. Эш-эш дип балаларны тәрбияләргә вакыт та юк, дип уфтанучылар да җитәрлек. Бәлки, алар үзләренчә хаклыдыр да, тик күңелдә бер сорау туа: «Балаларның көннән-көн шәфкатьсез була баруларында башка кешедә түгел, ә үзебездә гаеп юк микән? Яшь буынга дөрес тәрбияне ничек бирергә? Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, картайган көннәрендә дә саклап, карап торырга ничек өйрәтергә була?»
Р.Фәхреддиннең күп кенә тәрбиягә нигезләнгән хезмәтләрен мин үземнең эш тәҗрибәмдә: тәрбия сәгатьләре, уку дәресләре, сыйныфтан тыш уку дәресләре, ата – аналар җыелышлары үткәргәндә дә кулланам. Аның “Тәрбияле ана” хезмәтенә нигезләнеп, әти-әниләр өчен “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, “Әтием белән батыр мин”, “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга” дигән темага матур бәйрәмнәр үткәрергә тырышабыз.
Ата-ананы олылау, аларга рәхмәтле булу – балаларның изге бурычы. “Әнием кадерлем син минем алтыным”  дигән темага әниләр белән бергә очрашу сәгате дә үткәрдем.
Әдибебез олыларны хөрмәтләргә, аларның хакын үтәргә өнди. “Җәннәт – аналар аяк астында ул”- ди.  Минем дәү әнием дигән темага тәрбия сәгатен укучыларның яраткан дәү әниләренә багышладым.
Аягы пычрак өй пычратыр, теле пычрак –кеше пычратыр, ди халык. Моңа бала чактан юл куйсак, буй үстергәч ачы җимешләрен генә татырга кала.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә:” Без бу бөек укытучы – тәрбияче, камил зат Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан – буынга дәвам итәргә тиешбез, киләчәк буыннар – безнең яшьләребез дә аның мирасын өйрәнсен, файдалансын, аның белән горурлансын, галимебезнең  гаилә тәрбиясенә караган хезмәтләре һәркайсыбызның  үз гаиләләрендә һәм хезмәт урыннарында ул хезмәтләрне өстәл китабы итсә иде”
“Тәрбия акрынлык һәм тәртип белән камиллеккә ирешү дип атала. Тәрбия итүченең тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган куәтләр- көчләр, табигый сәләтләр эш эшләргә хәзерләнер.” Р.Фәхреддин.
Әдәбият
1. Ризаэддин Фәхреддин: тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия/Төз.:Р.Ш.Шаһиев.-Казан:РИЦ “Школа”, 2005.-272 б.
2. Айлык иҗтимагый газета “Тәрбия” №7 июль 2008 нче ел.
3.Ризаэддин Фәхреддин. "Җәвамигуль-кәлим” шәрехе. Казан. "Рухият” нәшрияты, 2005.
4. Р.К. Галләмова: Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш уку программасы һәм дәрес эшкәртмәләре.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008.-71 б.

Приложенные файлы

  • docx vhitova_l.m
    Размер файла: 24 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий