Зергер екияте


Мөхəммəдьяр «Төхфəи мəрдан»да Заhид турындагы хикəят
Заhид җəйге эссе көндə кырда йөргəндə сусый да эчəргə су эзлəп китə. Аңа иске кое туры килə, иелеп караса, анда Маймыл, Каплан, Елан həм бер кешене күрə. Алар чыга алмыйча интегеп беткəннəр. Заhид игелек күрсəтим дип, аларны бер –бер артлы чыгара.Җанварлар Заhидтан теге кешене , ягъни Зəргəрне (алтынчы), коедан чыгармавын сорыйлар. Заhид кайчан булса да берəр файдасы тияр дип, аны да коткара. Тегелəрнең həркайсы Заhидкə бүлəклəр биреп зур хөрмəт күрсəтə.
Каплан ил бəгенең бакчада уйнап йөргəн кызын үтереп, аның алтын – көмеш белəн бизəклəнгəн муенсасын алып, Заhидкə бирə. Заhид курка да, шатлана да. Җанварлар да шулай кадерлəгəч, кеше аңа тагын да игелеклерəк булырга тиеш, дип уйлана. Заhид шəhəрдəн үткəндə Зəргəрнең өен эзлəп таба, аңа башыннан үткəннəрен сөйли. Зəргəр андагы муенсаны таный; лəкин сиздермəстəн, мин аны сатып, акчасын китереп бирим дип, чыгып китə. Ил бəгенə барып, кызыңны үтерүче табылды, дип баш ора. Заhидне кыйнап, зинданга ябалар, həм бəк аны «йөзенə кара сөртеп, ил буйлап йөрткəннəн соң, җəзалап үтерергə» дигəн əмер бирə.
Бу хəбəрне ишеткəч, Елан Заhидне коткару чарасын күрə: ул башта бəкнең улын чага, соңыннан зинданга кереп, Заhидкə ут (үлəн) бирə həм елан чакканнан дару Заhидтə бар дигəн хəбəр тарата. Заhидне зинданнан чыгаралар. Ул утны изеп, бəк улына эчерə, егет үлемнəн котыла. Заhид җаен табып,үткəннəрен бəккə сөйлəп бирə.Зəргəрнң ялганчы, əлəкче икəне ачыла, həм аны үлемгə хөкем итəлəр.
Заhид үзенең кешелекле булуы белəн аерыла. Ул коедагы җнварларны чыгаруда тырышлык həм киң күңеллелек күрсəтə, алар арасында иптəшлек, ярдəмгə əзер тору həм, кирəксə , дошманнан үч алырга омтылу бар. Шагыйрь җанварларның яхшылыкка яхшылык белəн җавап бирə белүлəрен мактый. Ярдəмчеллеге өчен Заhид сəламəт калса, явызлыгы өчен Зəргəр үлем белəн җəзалана.

Приложенные файлы


Добавить комментарий