Видеоурок конспект 2


Тема “Алтын көз”
Максат: Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.
Тәрбияләү бурычы: көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: ишетү иътибарын, фикер йөртү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне белүләрен аныклау һәм ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интегрль белем бирү өлкәләре:социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыка.
Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, көз турында рәсемнәр карау, балалар сөйләмен бәяләү.
Чаралар: көз күренеше, Кошлар рәсеме, табигатьтә үз үзеңне тоту кагыйдәләре сүрәтләнгән картина, агач рәсемнәре.
Алдан эшләнелгән эш: көз турында рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, күзәтү, “Бу кайчан була?”, “Кайсы агачтан яфрак?” дидактик уеннарын уйнау, табигать календарендә һава торышын билгеләү, “Табышмак әйтәм, җавабын тап” уен уйнау, матур әдәбият әсәрләрен уку, “Алтын көз” темасына рәсем ясау, “Төрле төстәге келәмчек” темасына кисеп ябыштыру.
Эшчәнлек төзелеше:1. Эмоцеональ халәт тудыру, кереш мизгеле.
2. Сюрпризный момент сары яфрак табу.
3. Тылсымлы келәмдә көзге урманга очу.
4. Агачлар, кошлар турында әңгәмә.
5. Дидактик уен “Нәрсә артык”
6. Уен “Күңелле геометрик фигуралар”
7. Хәрәкәтле уен “Яфракларны җый”
8. Иҗат эшчәнлеге “Кошларга җимлек ясау”
9. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Көзкөннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан,
Алтын келәм җәелгән.
Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Ой балалар ишеттегезме нидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Нәрсә булыр икән бу (Тәрәзә төбеннән яфрак табыла).
Балалар безнең тәрәз төбенә яфрак очып төшкән бит карагыз әле, балалар яфракта ниндидер язулар да бар бит нәрсә дип язылган икән монда укыйк әле.
Әһә балалар бу чакыру хаты икән бит. Менә нәрсә диелгән бу чакыру хвтында:
“Исәнмесез кадерле һәм шаян балалар. Мин сезне үземнең алтын сары төстәге бизәкләр белән бизәлгән урманыма кунакка чакырам. Минем урманда хәзер бик матур мин сезне көтеп калам”
Балалар сез ничек уйлыйсыз кем безне алтын сары төстә бизәлгән урманга кунакка чакыра икән соң?
- Көз.
Әйе балалар көз безне үзенең алтын сары төсләр белән бизәлгән урманына кунакка чакыра икән. Нишлибез соң балалар көзге урманга кунакка барабызмы?
- Әйе барабыз.
Балалар ә без нәрсә белән барсак уңайлырак булыр икән соң?
- Машина, поезд, автобус, самолет.
Балалар мин сезгә бүген урманга очып барырга тәкъдим итәм, ләкин без сезнең белән бүген гади самолетта очмабыз ә тылсымлы келәмдә очарбыз карагыз әле минем нинди тылсымлы келәмем бар. (Келәм җәелә.).
Иң беренче келәмгә утырып очканчы мин гади генә иттереп сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм әле, бәлки бу тылсымле келәм белемсез балаларны утыртмас. Балалар без урамда нинди ел фасылы дидек әле?
- Көз фасылы.
Дөрес ә сез беләсезме көз фасылында ничә ай бар?
- Өч ай.
Дөрес исемнәре ничек әле аларның?
- Сентябрь, октябрь, ноябрь.
Молодцы балалар дөрес әйтәсез ә хәзер безнең нинди ай?
- Октябрь.
Әй бездә хәзер көзнең икенче ае октябрь. Сез хәтерлисезме бүген безнең атнаның нинди көне әле?
- Чәршәмбе.
Әйе бүген безнең чәршәмбе ә кичә нинди көн иде?
- Сишәмбе.
Дөрес ә иртәгә безнең нинди көн булачак?
- Пәнҗишәмбе.
Балалар бүген безнең ничәсе соң әле?
- 28 нче октябрь.
Молодцы балалар ә хәзер әйдәгез барыбыз да тылсымлы келәмнәргә утырдык та көзге урманга сәяхәткә киттек, күзләрне йомдык.
(Музыка астында балалар күзләрен йомып утыралар, экран да көзге урман сүрәтләнгән).
Балалар күзләрегезне ачыгыз әле карагыз әле монда ничек матур. Исәнме көзге урман, менә тылсымлы келәмгә утырып без дә килеп җиттек.
Балалар карагыз әле бу нинди агач соң?
- Чыршы агачы.
Әйе шул бу чыршы агачы аның астында тагын нәрсәләрдер күренә бит әле яфраклар, керпе дә бар түгелме.
Карагыз әле монда конвертта бар түгелме әйе шул бу конвер нәрсә бар икән соң аның эчендә карыйк әле. Балалар керпе безгә монда рәсемнәр әзерләп куйган нәрсә рәсемнәре бу?
- Агачлар.
Әйе агачлар туктагыз әле балалар керпенең безгә нидер әйтәсе килә бугай тыңлыйк әле (тәрбияче керпене колагы янына китереп тыңлый)
Әһә балалар керпенең беләсе килә икән минем балалар агач исемнәрен беләләр микән һәм агачларны таныйлар микән ди. Ярый керпе син менә монда безне тыңлап тор хәзер без балалар белән сиңа агачлар турында сөйләрбез.
Бу нинди агач балалар?
Бу миләш агачы.
Аның нәрсәләре бар балалар?
- Җимешләре.
Монысы нинди агач?
- Каен агачы, аның алкалары бар.
- Чыршы агачы, аның күркәләре бар.
- Имән агачы, аның чикләвекләре бар.
- Өрәңге агачы.
Димәк балалар без керпе биргән бөтен агачларны да атап чыктык ә инде карыйк әле бу агачларның кайсысы безнең бакча тирәсендә үсә?
- Чыршы, каен һ.б.
Менә бит керпе минем балалар агачлар турында беләләр. Балалар без сезнең белән урманга килдек ләкин урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшермәдек әйдәгез искә төшерик әле.
- Урманда тыныч булырга кирәк кычкырып кошларны һәм җәнлекләрне куркытырга ярамый, кош ояларына тияргә ярамый, кырмыска ояларын тузгытырга ярамый, чүп чар ыргытып калдырырга ярамый.
Дөрес балалар онытмагансыз икән, ә хәзер инде без юлыбызны дәвам итә алабыз.
Балалар безгә тагын бер биреме бар икән әйдәгез килегез әле балалар өстәл яннарына керпенең беләсе килә икән сез геометрик фигуралар турында беләсезме икән дип менә монда карточкалар бирелгән анда геометрик фигуралар ясалган шул геометрик фигуралардан берәр предмет ясарга кирәк мәсәлән түгәрәк кояш.
Балалар булдырдыгыз карагыз әле балалар керпе безгә биремнәр генә әзерләмәгән бит сезнең җавап биргәннәрегез һәм сезнең белемнәрегез керпегә бик ошаган ул сезне сөендерергә теләгән. Менә ул урманда күкәләр һәм имән чикләвекләре җыйган һәм безгә менә нинди уен тәкъдим итә ике командага бүленәбез командага исемнәр кушабыз, идәнгә күркүләрне һәм имән чикләвекләрен чәчәбез бер команда күркә җыя бер команда имән чикләвеге җыя.
Булды молодцы балалар (экранда алан рәсеме)
Балалар без сезнең белән уйный уйный без сезнең белән аланга килеп чыкканбыз. Кызык бу аланда безне ниләр көтә икән?
Әйдәгез шушы аланда утырып ял итеп алыйк әле күзләрне йомдык.( Кошлар тавышы ишетелә)
Балалар күзләрне ачтык нәрсә тавышлары ишетәсез?
- Кошлар тавышы ишетелә.
Әйе балалар безнең яңга бу аланга кошлар очып килгәннәр. Карагыз әле нинди матур алар тавышлары җырлаулары тагын да матур. Нинди кошлар килде икәни безнең аланг әйдәгез карыйк әле.
Күгәрчен, тукран, песнәк, чыпчык, саескан, карга.
Әйе балалар сез ничек уйлыйсыз бу кошлар күчмә кошлармы яки кошлаучы кошлармы?
- Кышлаучы кошлар.
Дөрес балалар бу кошлар безнең якта кышлаучы кошлар.
Балалар карагыз әле бу аланда күпме яфрак коелган карагыз әле алар нинди матур, әйдәгез әле шул яфракларны менә бу кәрзингә җыик әле. Балала карагыз әле менә бу агачның яфраклары кыелып та беткән әйдәгез әле менә бу без җыйган яфраклар белән шул агачны матур итеп бизәп куик әле.
Балаларның күмәк эшләре. Агачка яфрак ябыштыралар.
Ә хәзер алтын сары төстәге урман белән саубуллашып үзебезнең бакчабызга кайтыр вакыт җитте әйдәгез тылсымлы келәмгә утырыйк та кузгалыйк, ә бу яфракларны да үзебез белән алыйк.
(Музыка астында балалар келәмдә утыра)
Менә балалар без үзебезнең бакчабызга да кайтып җиттек. Сезгә сәяхәт ошадымы соң?
- Әйе
Молодцы балалар миңа да сезнең белән бик ошады рәкмәт сезгә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий