Жамал влидинен ешчнлеге


Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
“Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе”
гомуми белем Муниципаль бюджет учреждениесе
“Җамал Вәлиди хезмәтләрендә татар теле синтаксисы мәсьәләләре”
( доклад )
Эшне башкаручы:
9нчы сыйныф укучысы
Сафиева Илсия Рәшит кызы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Азбаба,2013
Җамал Вәлиди-XIX гасыр ахырында дөньяга килеп, XX йөзнең беренче чирегендә тел һәм әдәбият, иҗтимагый фикер тарихы, публицистика өлкәсендә күп хезмәтләр калдырган энциклопедист галим. Ул хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә.Шул ук вакытта фәнни-тикшеренү һәм публицистика өлкәләрендәге эшчәнлеген дә киң җәелдерә.Укытучылык аның эшчәнлегенең беренче тармагы булса,икенчесе-фән өлкәсе.Күп санлы фәнни хезмәтләренең бер өлеше аны үз заманының көчле әдәби тәнкыйтьчесе итеп танытса,икенче зур өлеше-лингвистикага караган тирән тикшеренүләре белән ул безнең күз алдыбызга олы тел галиме-тюрколог буларак килеп баса.Аның грамматика,әдәби тел,диалектология һәм лексикография өлкәләренә караган хезмәтләре тел белеме үсешенә лаеклы өлеш керткәннәр.
Җ.Вәлиди тарафыннан язылган “Татар теленең тулы сүзлеге” дә, “Татар теленең грамматикасы” да аның гаять укымышлы,күпкырлы галим булуы хакында сөйли. Ул башка тармакларда иҗат итмичә, бары тик татар теле үсешен яктырткан хезмәтләр генә язган булса да, татар халкы тарихына кереп калган булыр иде. “Татар теленең грамматикасы” 1919нчы елда басылган.Исеме грамматика булса да,эчтәлеге буенча ул хәзерге татар теле курсының(лексикологиядән башка) һәр бүлеген эченә сыйдырган.Анда грамматика,фонетика һәм графика-орфография бүлекләре бар.Һәрбер бүлек,автор әйткәнчә,ул вакыттагы урта типтагы мәктәпләрне генә түгел,хәтта үз заманынындагы югары мәктәп укучыларын да канәгатьләндерерлек итеп эшләнгән.Бу хезмәт Каюм Насыйриның “Әнмүзәҗ”еннән соң татар теленең икенче фәнни грамматикасы дип аталырлык бер әсәр. “Татар теленең грамматикасы”ның бүлекләре арасында шактый күләмле урын алып торганы һәм күп санлы мисалларга бай булганы-синтаксис,ягъни нәхү бүлеге.Әлеге бүлек миндә дә зур кызыксыну уятты,чөнки без 7,8,9нчы сыйныфларда татар теле дәресләрендә әлеге темаларны үтәбез.
Синтаксис бүлеге галим тарафыннан шактый тулы һәм күләмле итеп эшләнгән. Ул биредә сүзтезмә, җөмлә, аның төрләре хакында сүз алып бара. Бүлек сүз һәм сүзтезмә арасындагы аерманы аңлату белән башлана. Автор өстәл, урындык, утыргыч кебек ясалма сүзләрне дә, алмагач, билбау кебек “төп-төбендә ике сүздән оешканнары да сарыф тикшерә”, ә утырган кеше кебек ике аерым сүздән торганнарнын синтаксиска карый дип, җөмлә белән сүзтезмә арасындагы чикләрне билгеләргә тырыша. Галим соңгыларын, ягъни сүзтезмәләрне тәркип термины белән атый һәм җөмлә “әнә шул тәркип дигән синтаксик төзелмәләрне тикшерү белән шөгыльләнә”,-дип язып үтә. Мисаллар ярдәмендә җөмләне һәм сүзтезмәне тикшерү объектлары нәрсә булганлыгын җентекләп аңлатырга тырышса да, соңыннан аларның “чикләре билгеләнеп җитмәгән, аларның уртак моментлары да бар”,-дип әйтеп китә.
Сүзтезмәләргә килгәндә исә, Җамал Вәлиди аларны шактый җентекләп тикшерә.Ул үзенең хезмәтендә тәркипкә мондый аңлатма бирә: “Тәркип сүзләрне ничек туры килде-шулай төзү белән генә ясалмый.Алар төрле рәвештә һәм төрле мәгънәдә ясаладыр”.Сүзтезмәләрнең түбәндәге төрләрен бүлеп күрсәтә: аеру тәркибе, теркәү тәркибе, хөкем тәркибе. Шуннан соң ул һәрбер төргә аерым тукталып, аларга җентекле характеристика бирә, ясалу юлларын билгели, аергыч һәм аерылмышлары хакында җентекләп аңлата. “ Аеру тәркибе бер исем белән аны мәгънә ягыннан аныклау,билгеләү өчен аннан элек китерелгән икенче бер сүздән тәшкил ителә” диелә. Җ.Вәлиди ике сүзнең беренчесен аергыч,соңгысын аерылмыш дип атый,аннары нинди сүз төркемнәренең аергыч булып килә алулары турында шактый киң тукталып сөйли.Шул рәвешчә,галим сыйфат исемнәре,зат исемнәре,ишетмә фигыльләр,шиксез фигыльләр,шикле фигыльләр, фигыль иярченнәре,рәвеш алмашлары,күргәзү алмашлары,билгеләү алмашлары,сан алмашлары,саннар кебек сүз төрләренең аергыч ролендә килә алуларын шактый күп мисалларга таянып исбатлый.Әлеге сүз төрләре хәзер башка төрле терминар белән атала:сыйфат исемнәр-сыйфат,зат исемнәр-исем, ишетмә фигыльләр-үткән заман сыйфат фигыль,шикле һәм шиксез фигыльләр-киләчәк заман сыйфат фигыльләр, фигыль иярченнәре-хәбәрлек сүзләр,рәвеш һәм күргәзү алмашлары-күрсәтү алмашлыклары,билгеләү һәм сан алмашлары-билгеләү алмашлыклары.
Теркәү тәркибе хакында мәгълүмат биргәндә,автор аңа “теркәү тәркибе бер сүзне икенче сүзгә араларында нисбәт һәм иялек мәгънәсен аңлатырдай рәвештә кушудан хасил була” дип әйтеп китә.Әлеге сүзтезмә компонентларының беренчесен теркәгеч,икенчесен теркәлмеш термины белән атый.Шулай ук автор бу төр тәркипнең “теркәгечкә –ның,-нең тагылмасы,теркәлмешкә тоташ алмашларның (тартым кушымчалары) берсе ялгану” юлы белән ясалганлыгын да искәртеп уза.Биредә китерелгән мисалларның кайберләре:Әхмәтнең китабы,синең улың,минем йортым,Гали малае,ишек тоткасы,арыш басуы һ.б.
Хөкем тәркибенә килгәндә исә,автор кыска гына итеп “хөкем тәркибе дип,без җөмләне атыйбыз” дип әйтеп уза,алга таба бу төр сүзтезмәне җөмлә дип кенә биреп бара.Җөмләнең баш кисәкләре дип ия белән хөкемне(хәбәр) атый,чөнки алар җөмләдә мәркәзлек урынын тоталар,калган сүзләр шушы ике сүз тирәсенә җыелалар.Алга таба иянең,хөкемнең нинди сүз төркемнәре белән белдерелә алулары күрсәтелә.Хәзерге фигыль(хәзерге заман хикәя фигыль) белән белдерелгән ия хәзерге грамматикаларда үзләре генә ия булып килә алмыйлар,ә бар,килде,килә сүзләре белән бергә,бер составлы җөмләнең баш кисәге составына кертеп каралалар.Мәсәлән,мондый җөмләләр мисалга китерелә:Эшләгәч ашыйсы килә.Казанны бик күрәсем килде.Аңардан бер сум акча аласым бар.Җ.Вәлиди биредә үк иясез һәм хөкемсез җөмләләрне тикшерә.Бүгенге көндә әлеге төр җөмләләр бер составлы җыйнак җөмләләр термины белән бирелә.Шулай ук җөмләдә ия белән хөкемнең ярашуы,ия белән хөкемнең тәртибе кебек бүлекчәләре дә бар.Боларда да галимнең татар теле үзенчәлекләрен тирәнрәк төшенергә омтылуы,тулырак җиткерергә тырышуы сизелә.
Ия белән хөкемнән соң автор тәмамлыкларны тасвирлауга күчә,аларны ”ия белән хөкемнән соң игътибарга алынырга тиешле кисәкләр” дип атый.Түбәндәге кагыйдәне бирә: “Тәмамлык дип җөмләдән аңлашылган эш яки хәлнең мәгънәсен тәмамлау,бөтенләү өчен китерелгән сүзләргә әйтелә”.Мисалга “Гали китте” җөмләсен китерә. Ул кая киткән?Кем белән киткән?Ни өчен киткән?Кайчан киткән?сорауларга җавап тәмамлык була,ди.Әлеге сорауларга җавап биргәннән соң,без Җ.Вәлидинең тәмамлык термины астында тәмамлык һәм хәлне тикшергәненә инанабыз.Ул күрсәткән тәмамлык төрләре дә шул турыда сөйли:төшем,күчем,юнәлеш,юлдаш,урын,вакыт,сәбәп,максат,рәвеш тәмамлыклар.Ә менә аергычны никтер җөмлә кисәге буларак карамаган,аңа ул бары тик аеру һәм теркәү тәркипләре хакында сөйләгәндә генә тукталып уза.
Җ.Вәлиди моңарчы татар грамматикаларында яктыртылмаган темаларга да кагылырга тырыша. Мәсәлән, “Җөмлә кисәкләренең урыннары” дигән бүлекчәдә автор ул чорда татар тел белеме өчен яңа булган “мантыйкый басым” мәсьәләсен тикшерә, шуңа бәйле кайбер җөмлә кисәкләренең урнашулары, ягъни җөмләдә сүз тәртибе хакында фикер йөртә, күп кенә мисаллар китерә.
Хезмәттә гади җөмләләр бүлеге ахырында килүче “Җөмләгә бәйләнмәгән кисәкләр” бүлекчәсендә кереш,эндәш сүзләр турында кыскача белешмә бирелә. Биредә үк өзек сүзләр хакында да сүз алып барыла. Бу термин астында ымлыклар, хәбәрлек сүзләр карала.Аларга күп төрле мисаллар бирелә: “Миңлебай,бар,тиз Карәхмәтне чакыр!”, “Бу хаким булгач та,хикмәт,дөнья булды башкача”, “Тукта,чү,ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра”.
Галим гади җөмләдән соң кушма җөмләне өйрәнүгә күчә.Ул кушма җөмләгә түбәндәге билгеләмәне бирә: “Кушма җөмлә дип берничә җөмләнең бергә кушылып ясалуыннан хасил булган мөрәккәб җөмләгә әйтелә.Кушма җөмләләр ике төрле була:ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләләр,бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр”.Соңгысын без тезү юлы белән ясалган кушма җөмләләр-тезмә кушма җөмләләр дип өйрәндек.Җ.Вәлиди җөмләнең кушма булуын күрсәтүче төп критерийларны билгели.Аныңча,җөмләдә хөкемнең саны бер генә булса,ул гади җөмлә,әгәр ике яки берничә хөкем икән,кушма җөмлә була.Бу очракта тиңдәш хәбәрле җөмләләрне дә кушма итеп карауны алга сөрә.
Галим иярчен җөмләләрне “мәгънә җәһәтеннән” 16 төргә бүлеп бирә: вакыт, сәбәп,максат, рәвеш, аергыч, теркәгеч, төшем, күчем, юлдаш, шарт, ригая, белемсез, ярау, тагылма, юллау, нисбәт җөмләләре. Дөрес, бүгенге көндә биредә саналган әлеге төрләрнең барысын да кушма җөмләгә кертеп карап булмый. Мәсәлән, белемсез җөмлә астында китерелгән “Кемдер, берәү килде.” “Кайчандыр, бервакыт барган идем.” кебек мисалларны кушма җөмләгә кертү һич мөмкин түгел.Бәйләү ысулы белән ясалган җөмләләрне 24 төргә бүлә:берек,бүлем,кире,кайтару,истисна,бәйләмә ригая,борма,бәйләмә сәбәп,дәлил,тәэкид,нәтиҗә,гыйллә,ишарә,бәян,вәһем,хөласа,гыйлавә,сискәнеч,бәйләмә вакыт,бәйләмә төшем,мәрәҗәгать,ныгыту,тәфсил,охшату җөмләләре.Биредә беренче төркемгә керергә тиешле җөмләләр дә урын алган.Бәйләмә вакыт җөмләсе,нисбәт җөмләсе,бәйләмә сәбәп җөмлә һ.б. әнә шундыйлардан.Гомумән, кушма җөмләләрне тикшергәндә, Җамал Вәлидинең барыннан да бигрәк семантик өстенлек итүе күзгә ташлана. Бу бәйләү юлы белән ясалган җөмләләрдә тагын да ныграк чагылыш тапкан. Кушма җөмләләргә хас үзенчәлекләр бик күп мисаллар ярдәмендә шактый тирәнтен яктыртылган.Шушы яктан гына карасак та,галимнең татар теле үсешенә керткән өлеше олы бәягә лаек.
Аннары Җамал Вәлидинең татар теле грамматикасын бик күп терминнарга баетуын да искәртергә кирәк. Дөрес, аларның кайберләре бүген инде кулланыштан төшеп калган,кайберләре исә башка төрле төшенчәләрне аңлату өчен кулланыла. Шундыйлардан, мәсәлән, юнәлеш фигыле, төшем тәмамлыгы, күчем тәмамлыгы, юлдаш тәмамлыгы, бәйләмә сәбәп җөмләсе, бәйләмә вакыт җөмләсе һ.б. атарга мөмкин.
Болардан тыш, хезмәт төрле язучы-шагыйрьләрнең иҗатларыннан китерелегән мисалларга бай булуы белән дә аерылып тора. Синтаксис бүлегендә автор Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Гафури, С.Рәмиев,Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд,З.Ярмәки һ.б. әдәби иҗатларыннан күпсанлы җөмләләр мисалга китергән. Мисаллар китергән вакытта сүз тезмәсе, җөмлә төзелешендә әдәби нормаларга туры килми торган фактларга карата искәртүләр ясаган, төзәтмәләр кертә барган. Мондый искәртүләр танылган язучыларның җөмләләренә карата да ясалган. Бу фактлар үзләре үк Җ.Вәлиди татар теле өчен чын мәгънәсендә борчылып, аны үстерү юнәлешендә үзеннән зур өлеш кертүе хакында сөйли.
Кыскасы, “Татар теленең грамматикасы”-Җамал Вәлидинең чын мәгънәсендә белемле шәхес булуын,күпкырлы фән кешесе икәнлеген раслаучы җитди хезмәт.Гомумән,Җ.Вәлиди татар халкына тел белеме үсешендә генә түгел,ә әдәбият белемендә дә,иҗтимагый фикер тарихында да үз урынын тапкан тирән эчтәлекле фәнни мәкалә-хезмәтләре белән яулый алган галим,публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак та кадерле.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. “ Апасым-гомер бишегем “, Казан-2000.- б.
2. Вәлидов Җ.Җ.Сайланма хезмәтләр.-Казан:Мәгариф,2007.-271 б.
3.Җамал Вәлиди-энциклопедист галим.-Казан,2007.-172 б.
4.Җамал Вәлиди:әдәби һәм тарихи-документаль җыентык.-Казан:Җыен,2010.-624 б.
5. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1984.-256 б.
6.Татар грамматикасы:өч томда.-Мәскәү:”Инсан”,Казан:”Фикер”,1999.-Т.3.-359 б.

Приложенные файлы


Добавить комментарий