Жан жылысын сезг бирм


“Җан җылысын сезгә бирәм…”
Музыка яңгырый.
Мультимедиа:
1 а.б. “Мин бәхетле!
Шигырь- җырлар белән тел ачылган,
Җырлар белән үттем юл башын,
Шигырьләрем күңел юанычым,
Каләм- минем гомер юлдашым”- дип яза шәһәребездә яшәп иҗат итүче, табигатьне яратып, аннан илһам алучы, “Мин табигать баласы”, “Бәхет бүләк итеп...” исемле китаплар авторы “Чулман”, “Хезмәттәш авазы”, “Туган як” газеталары аша безгә таныш, укытучы- шагыйрә Ралия Кәримова. Һәм ул бүген бездә кунакта!
2а.б.
Хөрмәтле Ралия Гатаувна, Сезнең каләмдәшләрегез! Сәхнәгә рәхим итегез!
1а.б.
Үткән юлым урман- кырлар,
Диңгез, таулар арасы
Үтелмәгән юллар байтак
Барасы да барасы!!!
Килә бөтен матурлыкны
Җырларыма саласы.
Һәр чәчәгенә гашыйкмын
Мин табигать баласы.
2а.б.
Урман- кырлар, җирләр- сулар
Буыннарга каласы.
Ачылмасын, сызланмасын
Табигатьнең ярасы.

Мин бербөтен дөнья белән-
Юк аерып аласы.
Яшәвем- барлыгым белән
Мин табигать баласы.
1а.б.
Башкортстанның төньягында Яңавыл- Тәтешле районнары чигендәге куе урманнар, эреле- ваклы таулар, яшел үзәннәрдән аккан салкын чишмәләр арасында урнашкан Салих авылында 1951нче елның 12нче мартында гап- гади крестьян гаиләсендә Гата абзый белән Фәһимә апаның икенче баласы булып Ралия дөньяга килә.
Мультимедиа. Гаилә рәсемнәре.
2а.б.
Чая кызчык 5 яшеннән укырга- язарга өйрәнә, кечкенәдән шигъриятне ярата, күп кенә озын шигырьләрне яттан сөйли, җыр- такмаклар белә. “Мәктәптә укыганда бар эштә башлап, концерт- бәйгеләрдә катнашып йөрү, чыгыш ясау- болар барысы да миңа иҗат итәргә этәргеч бирүче фактлар булгандыр дип уйлыйм,-“ ди Ралия ханым.
1а.б.
- Ралия Гатаувна! Сезнең туган як- Салих авылына кайтып, сандугачлы тугайларын, җиләкле урманнарын әйләнеп бер килик әле.
2а.б.
“Балачакка кайту”- 38нче б. шигырьдән юллар уку.
Җиргә берегеп кендекләр
Балачаклар үткән.
Камылларга тотынып без
Тәпи басып киткән.
Хәтердә... ипи пешергән
Әнкәй, табын кора.
Чөгендерле катык тәме
Гел авызда тора.

Мәк чәчелгән басуны да
Күз алдымда тоям.
Муенга аскан бидрәгә
Орлыкларын коям...


Җир җиләген уйда һаман
Җамаякка җыям.
Мәтрүшкәләр алып кайтып
Киптерергә куям.

Их, татлы да сабый чакны
Күңелдә яңарту.
Яланаяк чабып йөргән
Балачакка кайту.
1а.б.
- Хөрмәтле Ралия Гатаувна! Балачак хатирәләрегез, әти- әниләрегез Сезнең күңелләрдә ничек саклана?
Ралия ханым авылы турында сөйли, әнисенә багышланган шигырьләрен укый.
2а.б.
- Ралия Гатаувна, килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә безнең укучыларыбыз бию башкара.
1а.б.
Яңавыл районының таланты шәхесләргә бай булуы белән горурланып язгансыз:
“Син кайдан?- дип сорасагыз,-
Якын түгел, ерактан.
Шигърият торган яктан мин,
Шагыйрьләр туган яктан.»
Көй яңгырый- 1 укучы флейтада уйный.
2а.б.
Ямады урта мәктәбендә укып киткән Әдип Маликов, Илдар Юзеев, Нил Юзеев, Рәдиф Тимершиннар кебек олпат язучылар Сезгә юл сызып киткән ахры. Беренче шигырьләрегез инде 1967нче елда “Яңавыл таңнары” исемле газетада басыла башлый.
Ралия Гатаувна, иҗат эшенә Сезгә кемнәр юнәлеш бирде?
1а.б.
1974нче елда язмыш җилләре Раилә ханымны гаиләсе белән Түбән Камага алып килә.
Мультимедиа: Түбән Кама рәсемнәре

2а.б.
Аэропортта җиргә беренче аяк басу белән ниндидер хис мине бөтереп алды, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Соңыннан гына белдем: безнең әни ягыннан бабабыз Сарман ягыннан булган икән. Шушы ата- бабалар каны тарткандыр,- ди Ралия ханым.
Мультимедиа:
“Тарихы булмаган халык- тамырсыз агач”- дигән мәкаль бар.
-Ралия Гатаувна, “Ак бүре нәселеннән без” шигырен бәлкем үзегез укып китәрсез?
1 а.б.
“ Туган Җирем Башкортостан булса да, торган җирем -Татарстан, Түбән Кама минем. Шуңа күрә бик яратам мин аны, илһамланып иҗат итәм,” - дип яза шагыйрә.
2 а.б.
Әйе, шәһәребез үсә, матурая, рухи яктан да күтәрелә.
Яшь, уңайлы, матур, сәнгать өлкәсендә чәчәк атып утырган шәһәребезнең экологик проблемасы Ралия Кәримованы бик борчый, уйга сала. Бу халәте аның шигырьләрендә ачык чагыла.
“Чынбарлык” (62 б) шигырен 1 укучы укый.
1 а.б.
Шагыйрьне бүгенге көндәге татар милли проблемалары да борчый. “Мин табигать баласы” җыентыгына бу турыда язылган берничә шигырь кертелгән.
2 а.б.
“Тукта, татар! Айны, уян,
Борылып кара артыңа,
Уңган, горур дигән данны
Кире кайтар халкыңа!”
“Тукта, татар!” шигырендә ул татар милләтенең әхлакый юкка чыга баруына борчыла. Татар милләтенең бүгенге хәле, киләчәге, милләт башына төшкән зур сынаулар аның җанын әрнетә, аны хәсрәткә сала. Шагыйрьнең үз милләтенә мәхәббәте чиксез, аның киләчәгенә ышанычы зур.

1 а.б.
Дәүләтле һәм телле, динле булып,
Җир шарының төрле почмагында
Танытыйк та яхшы яктан гына,
Булдыклылык белән дан таратып,
Җирдә Татар булып яши бирик!
Афанасьева Яна җыр башкара
2 а.б.
- Ралия Гатаувна, Сез укытучы булып эшлисез, киләчәк буынны тәрбиялисез. Һәм шигырьләр аша без Сезнең газаплануларны, борчылуларны тоябыз. Соравыбыз шул, бу шигырьләр ничек туа?
Сүз авторга бирелә. “Төш”, “Кышны көтү” шигырьләрен укучылар укый.
1 а.б.
Тел байлыгы - буыннан буынга күчә барган ганимәтле мирас, халык бәгыренә язылган тере сүзләр йолдызлыгы.
Тел ул - халыкның рухи дәвасы.
2 а.б.
“Һәр халыкта шундый сыйфатлар бар:
Намус, гайрәт, милли горурлык.
Дәүләтемдә телсез итмәкчеләр -
Татармы соң телсез торырлык?”
1 а.б.
Тел-җир йөзендә тереклек яратылганнан бирле тупланып килгән искиткеч мирас; халыкның зиһен байлыгы, күңел тибрәнеше, халык кайнарлыгы, тапкыр табышы, гомер агышы.
Җирдә шундый шигъри җаннар булганда, телебез беркайчан да югалмас!
2 а.б.
- Ралия Гатаувна , килгән каләмдәшләрегез белән таныштырыгыз әле!
Сүз кунакларга бирелә
1 а.б.
Хөрмәтле кунаклар! Сезнең өчен җыр башкарыла. Фазылҗанова Лилия җырлый.
2 а.б.
- Беләсезме, дуслар. Безнең гимназия балалары һәм укытучылары арасында да иҗади каләм тибрәтеп караучылар бар. Сүз директор урынбасары Әлфия Әхмәт кызына бирелә.
Әлфия Әхмәтовна үзенең шигырьләрен укый.
1 а.б.
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга яшь талантларыбыз чыгышын тәкъдим итәбез.
3 укучы үзләренең шигырен укый.
2 а.б.
Җыр - кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул. Халык телендә мондый теләк бар бит: “Җырлап узсын гомер юлларың”. Әйе, милләтебез моңсыз һәм җырсыз яши алмый. Ә менә шигырьләренең канат кагып җыр, моң дәрьясында очуын кем генә теләми икән. Р. Кәримованың да шигырьләре моң дәрьясында тирбәлә.
1 а.б.
Хәзер сезнең игътибарыгызга Казан студиясендә төшерелгән “Яланаяклы кыз” телефильмының икенче өлешендә Р. Кәримованың “Томан кызы” шигыренә Илһам Яриев көй язган җыр яңгыраячак. (Диск аша яңгырый)
2 а.б.
Суга барсаң, иртәрәк бар,
Соңга калсаң, болгана.
Сызылып таңнар аткан чакта
Кызлар җырлап моңлана.
Укытучылар “Түбән Кама” “сылуы” җырын башкаралар
1 а.б.
Ралия Гатаувна, яшь буынга әйтәсе теләкләрегезне әйтеп китегез әле, зинһар.
Шагыйрә сүз ала.
2 а.б.
Шагыйрьләр төрле була...
Аларны булмый аңлап-
Шагыйрьләр серле була.

1 а.б.
Шагыйрьләр сәер була...
Аларның һәр язганы,
Һәр сүзе - хәер-дога.
2 а.б.
Шагыйрьләр сирәк була...
Авыр чакта барыбер
Шагыйрьләр кирәк була.
1а.б.
Шагыйрьләр көчле була...
Артык та, ким дә түгел-
Нәкъ Сезнең төсле була!
2 а.б.
Хөрмәтле Ралия Гатаувна, килгән кунакларыбыз, без сезгә киләчәк иҗат юлыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Шигырьләрегезнең тагын яңаларын туплап, китап итеп дөньяга чыгуын көтеп калабыз.

Приложенные файлы


Добавить комментарий