Жертвы репрессий


МБОУ”Яна Булякская ООШ”
Тукаевский муниципальный район Республика Татарстан
Выступление
Тема:
“Жертвы репрессий”
Учитель истории: Ахметзянов Сальман Музагитович.
2017 год
Репрессия корбаннары.
Тарихта ачыкланмаган, күп кенә сәбәпләр аркасында халыктан яшерелгән вакыйгалар куп. Еллар узу белән вакыйгаларга карашлар да үзгәрә. “Мәңгелек” дип йөрткән кыйммәтләр юкка чыга. Ленин бүген бөек юлбашчы түгел. Сталинга: “Намусыбыз, вөҗданыбыз даһи Сталин яшәсен”-дип җырламыйбыз. Инде бүген күп нәрсәне үз исеме белән атар вакыт җиткәндер.
Репрессия корбаннары ,нахак рәнҗетелгән ,акланган шәхесләр турында күп язалар. Ләкин аларның кичерешләрен сүзләр белән генә аңлатып бетереп буламы соң?Бу газапларны кәгазь бите генә күтәрә аламы? Урланган балачак,юеш мендәрләр,ачлык-ялангачлык ятимлек ачысын-барысын бергә җыеп ,акланды –дигән сүз белән ябып, томалап куеп буламы? Кем гаепле -дигән сорау куяр вакыт җитмәдеме? Сталин гаеплеме,әллә һәр төбәкнең үз Сталины булганмы?
Үземнең авылдашым Илһам ага Шакиров турында милләтебезнең йөзек кашы булганга гына язуым түгелдер. Язмамның эчтәлеге тирәндәрәк. Нинди генә сынаулар үтеп тә, кешеләргә карата җылы хисләр саклап, үзеңнең атаңны анаңны саткан кешеләр белән бергә аралашып яшәү өчен герой булырга кирәк! Ә бит күршесен, авылдашын саткан кеше туганын да әти –әнисен дә ,илен дә сата. Александыр Македонский, галимнәрне җыеп ,”Кем ул герой?” дигән сорау куйган. Җавап түбәндәгечә булган: “Кем үзенең дошманын дуска әйләндерә ала –шул герой”. Бетонны тишеп чыккан чәчәк кебек, алар да тормышка өмет белән карарга үзләрендә көч тапканнар. ”Халык дошманы балалары” дигән тамга да аларга тормышта уңышларга ирешергә комачаулык итә алмаган.Гражданнар сугышы герое В.К. Блюхер, горурлыгын югалтмыйча, Сталин режимына кораллы каршылык күрсәтеп, үз-үзенә кул салган шәхесләрнең берсе. Балалары исемнәрен үзгәртеп, качып яшәргә мәҗбүр булган алар. Маршал Тухачевскийны, кызын мыскыл итү белән янап, протаколга кул куярга мәҗбүр иткәннәр. Примаковны, ел ярым язалап, үлемне артыграк күрер дәрәҗәгә җиткергәннәр.
Якир,Уборевич,Эйдман,Корк,Фельдман да авыр газаплардан соң үз”гаепләрен” таныганнар. Лев Николаевич Гумилев гөмерен төрмәдә уздырып та нинди дәрәҗәләргә ия булган: тарих һәм географиядән докторлык дәрәҗәсен яклаган.Авылыбызга чакырып китерелгән Сабир мулла белән Шәмселгаян абыстайның да язмышлары аянычлы. Күмәкләштерү елларында “кулак” дип игълан итеп, өйләрен авыл буйлап тарттырып төшеп мәктәп ясаганнар. Авылның изге кешеләре землянкада яшәргә мәҗбүр ителгәннәр. Кулакларның киемнәрен ярлыларга таратканнар. Сабир мулла эзәрлекләүләрдән урманга качкан. Динебезне юкка чыгаруда беренче горур адымнар шушыдыр...Репрессияләр белән милләтебезнең генофонды юк ителгән. Күпме талантлар юкка чыккан. Сәбәбе безнең наданлыкта, битарафлыкта ,ваемсызлыкта юмагайлыкта , ялагайлыкта, икейөзлелектә. Шунысы куркыта: бу сыйфатлар геннар белән киләчәк буыннарга да күчмәс микән?
Гыйльметдин абзый өендә 1937 елның 8 октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар. Гаепләнүченең җиде кешедән торган гаилә составы түбәндәгечә язылган: хатыны нуриасма -45 яшьтә; улы Имаметдин -22; кызы Гыйльмисафа-18; кызы Гөлсем -13; кызы Зәйнәп-7; улы Кыям-5; улы Илһам 3 яшьтә. Гыйльметдин Шакиров 1940 елның 4 нче мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә,илле яше туларга ике ай кала якты дөньядан китеп бара. Илһам әтисен хәтерләми дә. Ләкин ул кимсетүләрне, ачлыкны бик яхшы хәтерли. Алты бала ятим кала. Әниләре Нуриәсма апага бу балаларны үстереп аякка бастырырга Ходай тәгалә көч биргәндер. Нуриасма апа барлык балаларын да аякка бастырып, кадер-хөрмәттә 1981 елның 29 октябрендә вафат була. Аның истәлегенә “Нуриәсма “дигән җыр яңгырый:
Җилләр дә исте каршыга,
Уйнады бураннары.
Ни күрсә дә Нуриәсма
Яманга юрамады.
Өметләр белән яшәде:
“Якты көн алда әле,
Якты көн алда әле...”
Дөньяга Илһамны биргән анага мәдхия булып яңгырый бу җыр. Мэнгелек дан Бөек аналарга !
Милләтебезне, динебезне ,телебезне саклап калу ,җир шарында сибелеп яшәгән татарларга моң өләшү өчен биргән безгә Ходай Илһамны. Төбәгебез Илһам белән данлы.
Яңа Бүләк Илһам авылы ул
Яңа Бүләк илһамлы авыл.
Бу дөньяда аның эзе калыр
Бар дөньяда чыкса да давыл.
Бу дөньяга Илһамны биргән ул
Ә Илһамы аны таныткан.
Бөек Илһам белән безнең халык
Өстен тора башка халыктан.
(Рәзилә Гайсина).
Илһам Шакиров әтием Әхмәтҗанов Мөҗәһит белән яшлек дуслары булганнар. Илһам абый туган авылына кайтканда әтием янына кермичә китми иде .Чәй өстәле артында яшьлекләрен искә төшереп, моң-сагышка тулы җырлар сузалар иде. Лесниктан качып, юкә урлап, кара мунчаларда чабата үрүләре ,мунчада куйган концертлар- аларның җылы да, сагышлы да яшьлек хатирәләре...
Истәлекләр.
Карангы төн иде..Исеңдәме? Шакыдылар...
Ишек ачты анаң куркынып .
Рөхсәтсез кереп кулга богау салып,
“Халык дошманы” дип...
Юк. Сөйләмә. Тукта. Искә алырга да куркыныч...
Халык дошманымы иген игеп ,
Үз йортында бала багучы.
Бөтен колхоз өчен тимерче эшен
Җилкәсендә алып баручы.
Шул китүдән суга төшкән кебек ,
Синең атаң кабат кайтмады.
Зур куллары белән назлап сөеп,”улым”диеп,
Төнен торып өстең япмады.
“Ятим” дигән сүздән авыр сүзне
Халык әле уйлап тапмаган.
Ә күпме соң төнлә чыгып китеп,
Ел үтсә дә кире кайтмаган.
Халык дошманының улы булып,
Авыр иде лә бит яшәве.
Тик яшәргә туган нәни йөрәк
Моңлы җырын җырлап тынычланып,
Горур булгангадыр яшәде.
Искә төшә авыр заманалар
Чабаталар үрү ,аулак өй.
Куркып уянамын: имеш безне юкә төшергәндә,
Лесник кара мыек сагалый.
Исеңәдәме: клубта концерт куйган чакта,
Моңлы итеп бер җыр җырладың...
Җырламадың ,барлык халкың белән,
Күз яшләрең белән еладың...
Сүнми торган якты йолдыз булып,
Син кабындың илем күгендә.
“Тәфтиләү”лэр, “Карурман”нар белән
Мәңгелеккә кереп күңелгә!
Бармы икән җирдә шундый кеше-
Синең моңны йөрәккәе аша тоймаган.
Тагын йөз ел яшә даһи җырчым!
Безнен жаннар синең моңга, назга әле туймаган!
(Сәлмән Әхмәтҗанов).

Приложенные файлы


Добавить комментарий